Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илһам Ганиев: Сыйфатсыз ашлык маллар өчен куркыныч

Белгечләр киптерелмәгән һәм чистартылмаган аншлык сатып алудан сак булырга чакыра.

Җәй, көз айлары – терлек асрап көн күрүче авыл халкы өчен иң җаваплы чор. Чөнки малларны кыш буе ашатырга җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплап калырга кирәк. Район җитәкчелеге әлеге уңайдан төрле ярдәм чаралары оештыра. 

Өч һәм аннан күбрәк сыер тотучылар өчен Кукмара аграр көллиятеннән арзанлы печән, элеватордан ашлык өләшү турында күп тапкыр газета битләрендә язган идек. Үткән ел кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә җирлек халкына кыйммәт булмаган бәядән ашлык сатты. Быел да әлеге ярдәм булачакмы? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары  Илһам Ганиев белән шул турыда сөйләштек. 

- Бүгенге көндә урып-җыю кампаниясенең күрсәткечләре куандырамы? Чөнки игенчелек тармагы буенча хуҗалыклар алдына зур бурычлар билгеләнгән иде.

- Быел районда барлыгы 33428 гектар мәйданда бөртеклеләр үстерелде. Хәзерге вакытка игеннәрнең 40 процентка якыны җыеп алынды, бер гектардан уртача 45 центнердан артык уңыш чыга. Ашлыклар кырдан якынча 14 процент дымлылык белән кайта. Әмма нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, мәсәлән, «Восток»та - 54, «Урал»да гектарыннан уртача – 53, «Рассвет»та 49 центнер уңыш алалар.

- Игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен техникалар белән тәэмин ителеш тә яхшы булырга тиеш. Бу уңайдан хәл ничегрәк? 

- Бүгенге көндә районыбыз кырларында 54 комбайн эшли. Бер кыр корабына якынча 450 гектар җир туры килә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында исә кырыкка якын кыр корабы исәпләнә. Хәзерге техникалар егәрле, хезмәт башкаручанлыклары югары, шуңа күрә бу яктан авырлыклар булыр дип уйламыйм. Урып-җыю эшләренә әзерлек барышында ремонтка барлыгы 50 миллион сумга якын акча тотылды. «Восток Агро», «Яңа тормыш», Данил Һадиев, Айнур Нигъмәтҗанов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары, Кукмара аграр көллияте – берәр, «Урал», «Уңыш» җәмгыятьләре  икешәр комбайн сатып алды. Шушы көннәрдә әсәнбаш, вахитлеләргә дә берәр кыр корабы кайтып җитәргә тиеш. Әлбәттә, араларында чәчүлек мәйданнары зур булып, эшне бераз кызулатырга кирәк булган хуҗалыклар да бар. Алар, уру срогын киметү максатында, өстәмә комбайннар яллыйлар. Бу уңайдан аграр көллият хуҗалыкларга ярдәмгә килә. 

- Игеннәрне кырдан җыеп алу гына түгел, чистартырга һәм тиешенчә киптерергә дә кирәк бит.

- Бу мәсьәлә буенча районда авырлыклар юк. Хуҗалыкларда барлыгы 17 ашлык киптерү җайланмасы бар. «Урал», «Восток Агро» һәм «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятьләрендә яңа, сәгатенә 30 тоннага кадәр бөртек киптерү мөмкинлеге булган МИГ-30 җайланмалары урнаштырылды. «Уңыш», Данил Һадиев, Айнур Ризванов хуҗалыклары исә игеннәрен элеваторга китерә. 

- Быел берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең уңышы әйбәт булды, әмма шуңа да карамастан, шәхси сатучыларда бер түк печәннең бәясе 85-90 сумга кадәр күтәрелде. Халык арасында ашлыкның да бер килограммы 9-10 сумга җиткән, дигән сүзләр йөри. 

- Үткән ел район җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үз территориясендәге җирлекләрдә сыер асрап көн күрүче (сыер саны мөһим түгел) шәхси хуҗалыкларга кыйммәт булмаган бәядән ашлык сатып бирергә тәкъдим ителде. Иң беренче чиратта, хуҗалыклар аны үзләренең эшчеләренә өләште. Быел да әлеге ярдәм оештырылачак. Терлек асраучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җитәрлек күләмдә сыйфатлы ашлык сатып алу мөмкинлеге булачак. Әлбәттә, ул чистартылган, киптерелгән булырга тиеш. Аның килограммы 8 сумнан артмаячак. Шуңа күрә халыкка ашыкмаска тәкъдим итәр идем. Чөнки ышанычсыз куллардан сыйфатсыз ашлык алып, малларның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Шул ук вакытта тиешенчә киптерелмәгән бөртекләрне кыш буе саклап та булмаячак.

Рифат Кәримуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

Сәламәт малдан гына мул продукция алырга мөмкин. Шуңа күрә терлек азыгының сыйфатлы булуына игътибар итәргә кирәк. Дымлы, тиешенчә киптерелмәгән ашлык бик тиз күгәрә. Ә ул, үз чиратында, бик күп авырулар килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки анда организм өчен куркыныч бактерияләр, токсиннар җыела. Агулану барлыкка килергә, малның эче китәргә, бозавын төшертергә мөмкин. Әле күптән түгел генә авыл җирлекләрендә малларга прививка кадап йөргән вакытта берәү сыерымның өч тапкыр бозавы төште, дип зарланып торды. Ашлык тартмасын ачып карасак - ап-ак күгәрек. Монда башка сәбәпне эзләп тә торасы юк. Шунысын онытмыйк: зарарлы матдәләр терлекчелек продуктларында да чагылыш таба. Малың сау булса, үзең дә сәламәт, дигән сүз.
 

 

 

Фото: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев