Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Игенчелек тармагында без беренче унлыкта

    Әңгәмәдәшебез - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин. 1.Рафак Шамилович, быел Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килгәч, районыбыз алдына 100 мең тонна иген уңышы җыю бурычы куйган иде. Бу күрсәткечкә ирешә алдыкмы? -Аз гына сынаттык. Бөртеклеләрдән 91 мең тонна уңыш җыелды. Әле "Әсәнбаш",...

    Әңгәмәдәшебез - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин.

    1.Рафак Шамилович, быел Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килгәч, районыбыз алдына 100 мең тонна иген уңышы җыю бурычы куйган иде. Бу күрсәткечкә ирешә алдыкмы?

    -Аз гына сынаттык. Бөртеклеләрдән 91 мең тонна уңыш җыелды. Әле "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба" агрофирмаларында, "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда кукуруз орлыгын суктырасы бар, аннан 4 мең тонна җыем булыр дип көтелә. Уңышны югалтуларсыз җыеп алсак, 95 мең тонна бөртек булачак дигән сүз.

    2. Биш мең тонна ашлыкны алып бетерә алмау табигать шартларына гына бәйлеме?

    - Бердәнбер сәбәп һава шартларының көйсезлегендә генә булса, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында һәр гектардан уртача 35-40 центнер ашлык алынмас иде. Шундый ук шартларда эшләгән "Тукай", "Дружба", "Исток Агро" агрофирмаларында исә һәр гектардан 15-18 центнер уңыш белән генә канәгатьләнеп калдылар. Басуларның уңдырышлылыгын 20 центнерга кадәр генә күтәрә алсалар да, тагын өстәмә 10 мең тонна ашлык җыелыр иде. Файдаланылмаган резервлар менә кайда ул. Корылыкны сылтау итеп аласы түгел, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк. Җирне яхшылап эшкәртмәү, начар орлык чәчү, агрочараларны соңарту, чәчү әйләнешен сакламау, туфракны тиешенчә ашламау, эшнең сыйфатына игътибар бирмәү - түбән уңышның сәбәбе әнә шуннан башлана. Мисал өчен чагыштырып карасак, "Урал" хуҗалыгында сөрүлек җирләрнең һәр гектарыннан 47 мең 548 сум акчалата керем алынган. Ә "Дружба" агрофирмасында бу күрсәткеч 5 мең сумнан артмый. Ураллылар аларга караганда 9-10 тапкыр нәтиҗәлерәк эшләгән булып чыга. Җирне эшкәртү, чәчү, уңышны җыеп алу өчен чыгымнар аз тотылмый. Ләкин бу чыгымнар "Дружба"да үзен акламый. Монда инде табышлы эшләү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Җир - авыл хуҗалыгының төп байлыгы, ул тиешенчә файдаланганда гына эшнең нәтиҗәсе булачак.

    3. Ләкин бер үк хаталар ел да кабатланып килә. Оештыра белмәүдәнме, әллә эшләргә теләмәүдәнме? Бәлки эшләргә теләге булганнарга күбрәк мөмкинлек тудырыргадыр?

    Реклама

    -Әйе, бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та үз чыгышында әйтеп узды. "Бизнеска кешелеклелек, кызгану дигән нәрсә кирәк түгел икән, күпме генә ярдәм итсәң дә, эшләргә теләге булмаганнарны аякка бастыру мөмкин түгел. Аларга биргән акчаларны алдынгы хуҗалыкларга бирсәң, нәтиҗәсе зуррак булачак", - диде ул. Шуңа киләчәктә дәүләт ярдәме хуҗалыкның ирешкән күрсәткечләренә бәрабәр булачак. Көчле хуҗалыкларны тагын да үстерү өчен аларга өстәмә җир бирү кирәк дигән фикер дә бар.

    4. Бездә бер чиктән икенчесенә ташлану гадәте бар. Бу авыл хуҗалыгына да кагыла. "Туңга сөрү - дөрес агрочара түгел: туфракның структурасын үзгәртә, күп чыгымнар тотуга китерә, моңа чик куярга, җирне өстән эшкәртү алымын кулланырга кирәк", - дигән иде бер инвестор җыелышта...

    -Кирәкмәгән эш булса, туңга сөрүдән шул ук алдынгы хуҗалыклар баш тартыр иде. Көздән яхшылап эшкәртелмәгән басуга чәчелгән игеннең уңышы ким булуы җирдә эшләгән һәркемгә мәгълүм. Быел көздән кырларны яхшылап эшкәртеп бетерүне бурыч итеп куйдык. Узган ел бу вакытта сөрүлек җирләрнең 40 проценты эшкәртелгән булса, быел 65 процентында эш башкарылды инде. Аеруча туңга сөрүгә өстенлек бирәбез. 30 мең гектарда җирләр сукаланды инде.

    5. Хәзер һәр тармакта билгеле бер күрсәткечләр буенча рейтинг дәрәҗәсен билгеләү тәҗрибәсе кулланала. Авыл хуҗалыгында районыбыз нинди урыннар били?

    -Игенчелек тармагында без беренче унлыкка керәбез. Ә вахитлеләр белән ураллылар баскычның өченче басмасында торалар. "Восток" та алдынгылар сафында. Терлекчелек тармагында без көнлек сөт саву буенча республикада икенче урында барсак, сыерлардан уртача көнлек савым буенча бишенче урынны билибез. Бу тармакта да хуҗалыклар арасында саннарның төрлелегенә юл куела. Тырышканның эш нәтиҗәсе бар, кем көн үтсенгә йөри - артта сөйрәлә. Авыл хуҗалыгы ул шундый тармак: бер көнлек кимчелекнең кайтавазы айлар буе сузылырга мөмкин. Шуңа бүген эшне оештырганда иртәге көнне дә уйлап эш итәргә кирәк. Алдынгылар тәҗрибәсе шуны күрсәтә.

    фото http://www.recolta.eu/thumbs/640-400-1/2012/07/31/rusia-scade-din-nou-previziunile-pentru-recolta-de-grau-2012-2541.jpg

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: