Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Сөт иле”ндәге агрофирмалар арасында “Әсәнбаш” алдынгы позицияләрне били

    Райондагы алдынгы хуҗалыкларның үкчәләренә басып килә дисәң дә була "Әсәнбаш" агрофирмасын. Күптән түгел "Сөт иле" холдингы филиаллары җитәкчеләре катнашында районда үткәрелгән республика семинарында моңа тагын бер кат инандык. Холдингның генераль директоры Минсәгыйрь Нуруллин әсәнбашлылар турында бары тик уңай фикердә генә. "Сөт тә, ит тә бар, бозаулар - күз тимәсен, печән...

    Райондагы алдынгы хуҗалыкларның үкчәләренә басып килә дисәң дә була "Әсәнбаш" агрофирмасын. Күптән түгел "Сөт иле" холдингы филиаллары җитәкчеләре катнашында районда үткәрелгән республика семинарында моңа тагын бер кат инандык. Холдингның генераль директоры Минсәгыйрь Нуруллин әсәнбашлылар турында бары тик уңай фикердә генә. "Сөт тә, ит тә бар, бозаулар - күз тимәсен, печән хәзерләү дә кызу темплар белән бара. "Сөт иле"ндәге агрофирмалар арасында "Әсәнбаш" алдынгы позицияләрне били", -диде ул.

    "Виль Кужым", "Алга" , "Заря", "Әсәнбаш" бүлекчәләрен берләштергән филиал генераль директор Илдар Гарифуллин җаваплылыгына тапшырылгач, чын мәгънәсендә үзгәрешләр кичерде. Кайсы тармакка гына күз салсаң да, бүгенге күрсәткечләр үсеш юлында. Ә инде бозау алу буенча филиал районда, гомумән, беренче урында бара. Ел башыннан агрофирмада 932 баш бозау алганнар, бу узган ел белән чагыштырганда 242 башка артыграк. Район буенча узган елга караганда барлыгы 500гә якын бозау күбрәк алынса, шунын яртысы - әсәнбашлылырның күрсәткече. Филиалда барлыгы 1395 савым сыер исәпләнә. Бер сыерга якынча көн саен 19,5 килограмм сөт савыла, барлыгы 24 тонна сөт Мамадышка жибәрелә икән. Бу -һәркөнне агрофирмага 432 мең сум акча кайта дигән сүз.

    Житәкченең кылларын тарткалап, кәефе, эш нәтиҗәләре, яңалыклар турында кызыксынам.

    -Бер яктан караганда күңелем тыныч: чәчү үзвакытында башкарылды, терлекчелек тармагында эшебез уңышлы бара. Хезмәт хаклары айныкы-айга карточкаларга күчерелеп барыла.1500 тонна коры печән складларга урнаштырылды, 7 мең тонна сенаж салынды,- ди ул. -Икенче яктан, күрсәткечләрне тагын да яхшырту, терлекчелекне "Заря"да гына түгел, һәр булекчәдә рентабельле итү буенча ныклап эшкә тотыныр вакыт житте. Иске Юмья фермасында районда, республикада үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә эшлиләр икән, ник аны башка бүлекчәләрдә дә булдырмаска ди.

    Реклама

    Әсәнбашлыларның эш аты икәнен күреп, быел "Сөт иле" җитәкчелеге "Дружба" филиалының Өркеш бүлекчәсеннән дә 4 мең 200 гектар җирне аларга тапшырган. Шунда рапс семьялыгына керүче "Рыжик" дигән яңа төр техник культура чәчкәннәр. "Ай саен филиалда малларны ашату өчен ике миллион сумлык акча тотыла. Чыгымнарны киметү өчен әлеге культураны чәчеп карадык. Орлыгын сытып май чыгара, түп (жмых) ясый торган техника да сатып алдык. Ул катнаш азык составына кушылачак,"-диде Илдар Гарифуллин.

    Катнаш азык, дигәннән, быелдан башлап үзләре үк жиде төрле кушылмадан катнаш азык әзерли башлаганнар. Республика семинарында катнашучылар аның технологиясен кызысынып карадылар. Болардан тыш та башкаларга күрсәтерлек, өйрәнерлек әйберләр бар әле агрофирмада. Алары турында соңрак язылыр.

    Гомуми мәйданы 15 мең гектарны биләгән чәчүлек җирләренең 6733 гектарына бөртеклеләр чәчелгән, 2 мең гектарны биләгән кукуруз да, күз тимәсен, кышны чыгарга ныклы азык запасы тупларлык булып үсеп килә. Көз көне аннан 20 мең тонна силос салу планлаштырыла. Әйтергә генә җиңел, берәр мең тонналы егерме чокыр дигән сүз бит бу.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: