Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Данил Һадиевның КФХсында күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу төгәлләнгән

    Ул барлыгы 5100 тонна тәшкил иткән.

    Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов белән Данил Һадиевның крестьян-фермер хуҗалыгында булып, басу-кырларның торышы белән танышып кайттык. «Быел игеннәр матур күренә, инде алдагысы хәерле булып, исән-сау җыеп алырга язсын. Басудагысы түгел, амбардагысы уңыш, диләр бит», - дип каршыладылар безне.

    «Быел районда игенчелек буенча юл картасы кабул ителде, хуҗалыклар үзләре өчен иң кулай дип табылган востоклылар технологиясен сайлап алды. Шуның нигезендә басуларны җитәрлек күләмдә микроэлементлар белән баеталар, ашлыйлар. Билгеле, бу хуҗалыкта да басуларның торышы буенча чуарлыклар бар, әмма шулай да кырларны башка еллар белән чагыштырырлык түгел», - диде баш агроном. 
    Крестьян-фермер хуҗалыгының 4750 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 1550 гектарында язгы кыр эшләре башкарылган, ә көзге культуралар 730 гектарны били, калган мәйданнарга терлек азыгы өчен  күп һәм берьеллык үләннәр, кукуруз чәчкәннәр.

    «Кырлар да тәрбияләгәнне ярата: сыйфатлы орлык, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар, технологияләрне дөрес куллану – барысы да игеннәрнең уңышында чагыла. Бары тик комплекслы эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Билгеле, быел игенчеләргә табигатьнең дә ярдәме зур. Шулай да әле, бер-ике атна яңгыр яумыйча торып, куркытып алды. Быел барлык чәчүлек материал сыйфатлы орлыкка алыштырылды. Күпьеллык үлән басуларының да ел саен 250 гектарын яңартып барырга тырышабыз. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 60 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертелде. Башка елларны әлеге сан 20-35 килограммнан артмый иде. Эретмә үзәге дә ясап куелды», - диде хуҗалыкның агрономы Газиз Сафиуллин. 
    Агроном шулай ук көзге арыш, бодайларны әйбәт кышладылар, бер гектарын да бозып чәчәргә туры килмәде, дип билгеләп үтте. 

     

    Бүгенге көндә хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу төгәлләнгән. Ул барлыгы 5100 тонна тәшкил иткән. Безнең әле үткән ел әзерләгән базларыбыз да тулы, диделәр. Шушы көннәрдә эшчеләргә печән өләшергә җыеналар. Моның өчен 220 гектарда үләннәр чабылган. Ә пайчыларга салам һәм ашлык биреләчәк икән. 

    Синәр авылы янындагы көзге бодай басуында да булдык. Артык мактап, күз тидермәскә куштылар, әмма диңгез кебек чайкалып утырган, башаклары тулып торган иген кырларын бәяләү өчен авыл хуҗалыгы белгече булырга да кирәк түгел. Бирегә үткән ел гына районлаштырылган «Дарина» сортын чәчкәннәр. Шунысын да әйтеп үтим: әлеге басуга бару юлында ромашка кырлары да күзгә ташланды, бер фермерның күпьеллык үлән җире, диделәр. Әмма ул инде берничә ел тәрбия күрмәгән ташландык участокны хәтерләтә.

    «Көзге чәчүне вакытында башкару быелгы уңышка ныклы нигез салды, аны сентябрьнең бересендә төгәлләдек, уҗымнар икешәр тапкыр тамырдан һәм яфрактан өстәмә тукландырылды. Әлеге басу 23 августта чәчелде. Аңа кадәр монда рапс иде. Сидерат буларак аның да йогынтысы булгандыр, әмма тиешенчә минераль ашламалар кертү дә игеннәргә тәэсир итми калмады», - - диде  фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данил Һадиев. 

    Хуҗалыкта техника паркы да яңартылган. ОП-2500 сиптергече, терлек азыгы хәзерләүче комбайн, үзйөрешле печән чапкычка 7 метрлы ургыч сатып алганнар, тиздән «Полесье» комбайны кайтып җитәргә тиеш, диделәр. Быел басуда эшли торган барлык техникаларга да GPS-навигаторлар куелган. Аның нәтиҗәсе дә озак көттермәгән: үткән ел чәчү кампаниясе вакытында - 74 тонна, быел исә 52 тонна ягулык тотканнар. «ГЛОНАСС» системасына тоташтыру  акчаны янга калдыру ягыннан гына түгел, икътисадчы, агроном, бригадир кебек белгечләргә исәп-хисап алып бару өчен дә бик уңайлы, диде җитәкче. Техника сәгать ничәдә чыгып киткән,  ничә гектар эш башкарылган, күпме ягулык тотылган – барысы да экранда күренеп тора. Механизаторлар арасында ватсап төркеме булдырылып, бу мәгълүматлар көн саен шунда җибәрелә икән. Алар башкалар белән үзләрен чагыштырып карый ала.

    Хәзер иң мөһиме – игеннәрне югалтуларсыз үстереп, вакытында җыеп алу. Илдар Габбасовның сүзләренә караганда, дымлы, җылы һава бөҗәкләр үрчү һәм авырулар таралу өчен менә дигән микроклимат тудыра, ә корткычлар бер гектардан 5 центнерга хәтле уңышны юк итәргә мөмкин, шуңа күрә вакытында саклану чаралары күрергә кирәк.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: