Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чыбыркыны электр-көтүче алыштырды

    Кайбер авылларда исә мал саны күп булса да, ялланган кешегә аена бер сыерга меңәр сум акча җыешсалар да, көтү көтәргә теләк белдерүчене табуы бик авыр икән.

    Авыл халкы үзе дә сизмәстән шәһәр тормышына яраклаша бара: мал-туарны аз асрый яки бөтенләй бетерә, сыерны аппарат белән генә сава, бәрәңге бакчасының мәйданын киметә... Сарыкларның йонын алып, төрле тасма-билгеләр тагып, маңгайларына буяудан тамга ясап, көтүгә озатуларны, кичен аларны авыл бетереп эзләп йөрүләрне, тәкәләрне мөгезеннән тотып яисә өстенә атланып өйгә алып кайтуларны сагынып кына искә алырга калды. Әле ярый кайбер авылларда һаман да сыер көтүе йөри. Көтүчеләрнең, чыбыркы шартлатып, сөтлебикәләрне болынга кууларын күрү күңелгә ниндидер рәхәтлек өсти бит.

    Әкрен генә күккә кояш күтәрелеп, әтәчләр бар җиһанны тирән йокыдан уяткач, авылым Салтык-Ерыклы, чын мәгънәсендә, җанланып китә. Хуҗабикәләр тизрәк сарайга – маллары янына ашыга. Иртәнге савымны төгәлләп, сыерын көтүгә озата. Авылдашларым капка төбеннән генә кычкырып, күрше-тирәнең хәл-әхвәлен белешә дә янәдән үзенең вак-төяк чебешләре янына юнәлә. Ямь-яшел әрекмән, кычыткан җыеп, шул арада кош-кортларга көне буена җитәрлек тәмле азык та әзерләп куя. Һәр хуҗабикәнең диярлек иртәсе шулай башлана, эшнең берсе артыннан икенчесе ялгана тора, көннең очкыч тизлегендә үтеп киткәне сизелми дә кала.

    Ә көтүченең вакыты бик әкрен уза, аның һәр секунды – минутка, минуты сәгатькә тиң. Җитмәсә, суык, каты җилме, яисә хәлдән таярлык эсселекме, я озынборын, кигәвенме – көтүче бернигә дә карамастан үз вазыйфасын башкарырга, маллар өчен җавап бирергә тиеш. Хәер, техника заманы алга барган саен, чыбыркы тоткан көтүчегә дә ихтыяҗ кимегән, аны электр-көтүче алыштырган.

    - Кәркәүч җирлеге авылларында сарык көтүен күптән бетерделәр, хәтта сыерныкы да бездә генә калды, - ди авылдашым, җирлек башлыгы Марат абый Зәйнетдинов. - Бурсык Елгада – ике, Ташлы Елгада өченче ел сыер көтүе чыкмый, быел Кәркәүчтә оештырырга планлаштырган идек, ничек булып бетәр. Җирлек халкы нәкъ 100 баш сыер асрый, ләкин күбесе төрле сәбәпләр аркасында малын көтүгә куарга теләми, шуңа да авылларда көтүне туктаттылар. Салтык-Ерыклыда 26 сыерның әлегә 17се генә чыга, калганнарының кайсыдыр – буаз, кайсыдыр – арканда. Өч ел элек, мал саныннан акча җыешып, 17500 сумга электр-көтүче сатып алдык. Ул 4 гектар җиргә исәпләнгән, махсус тимерчыбык белән кирәкле мәйданны әйләндереп алдык. Чыбыклар аша җиңелчә ток уза, бер тапкыр ток тотса, сыерлар аңа икенче юлы якын килергә курка. Болындагы чирәм ашалып беткәч, янәдән икенче җиргә күчереп куябыз. Быел көтүне 18 майда кудык, бер атнадан электр-көтүчене урнаштырдык. Бик уңайлы, авыл халкы аннан тулысынча канәгать, кигәвен котырган вакытта да сыерлар кача алмый. Үзебезнең 3 сөтлебикәбез бар, аларны тормыш иптәшем Вәсимә аппарат ярдәмендә сава.

    Мин дә электр-көтүче белән якыннанрак танышырга теләп, авылдашым Эльвира апа Фәттаховага кушылып, көтүлеккә киттем. “Хәзер чыбыркының, көне буе сыерлар янында торуның кирәге дә калмады”, - дип елмайды ул. Чыннан да, шулай икән. Малларны авыл буенча җыйдык та билгеләнеп куелган мәйданга кертеп җибәрдек, шуның белән эшебез дә бетте.

     - Көтүлек безнең бакча башында урнашкан. Чиратыбыз җиткәч, тәрәзәдән генә карап, күз-колак булып ятабыз инде, малларны шул тимерчыбык саклый. Үзебез умарта тотабыз, кош-кортлар, ике сыер асрыйбыз, кул белән савабыз. Сөт бәясенең түбән тәгәрәве генә кәефне төшерә, - диделәр Фәттаховлар.

    Сарайдан иркенгә, яшел үлән белән капланган болынга чыккан сыерлар берсен-берсе уздырып, тәмләп ашап калдылар, ә мин өйгә таба юл алдым. Сарык көтүе туктаса да, Нурия апа белән Ренат абый Хөрәмшиннар сарыкларын бетерергә ашыкмаганнар – бакча артларына арканлап куйганнар. “Сыерыбыз көтүгә берничек тә ияләнә алмады, юаш булды, гел качып кайта иде, шуңа күрә аны да арканлыйбыз”, - дип аңлатты хуҗабикә.

    Реклама

    Ә башка якларда көтү мәсьәләсе ничегрәк икән дип кызыксынмыйча кала алмадым. Березняк авылында яшәүче Раушания апа Гыйниятова сүзләренә караганда, авылларында 80нән артык сыер бар, шуның әлегә 30 баш тирәсе генә йөри. Быел көтү 12 майда башланган.

    Березняклылар аңа чират буенча чыга, бер сыерга бер көн исәпләнгән, ә кешегә ялланып көтүчегә узган ел көненә 700 сумнан түләгәннәр.
    Биредә берничә сөтлебикә асраучы хуҗалыклар да бар икән. 8 сыер тоткан Фәнзилә белән Зөлфәт Зәйнәгыевларның тырышлыкларына, бер атна вакытларын көтүлектә уздыруларына хәйран калырлык.

    - Бүгенге көндә көтүгә 7 олы малыбыз йөри, 1се – буаз. Иртүк торып, аларны аппарат белән савам. Үзем мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшлим, әлегә кечкенә бала белән өйдә. Көтүне дә бергә-бергә көтәбез, 9 һәм 12 яшьлек улларыбыз бөтен эшебезгә ярдәм итәләр, печәнне дә гаиләбез белән хәзерлибез, - дип сөйләде Фәнзилә Зәйнәгыева.

    Купка якларында, киресенчә, көтүче яллаганнар.

    - Сыерларны быел 3 кеше көтәргә алынды, узган елдагылар алмашынды. Аларга аена һәр малга 800 сум исәбеннән түлибез, көнгә бер тапкыр – төшке ял вакытында ашатабыз. Авылыбызда 146 баш сөтлебикә бар, шуның бүгенге көндә 90ы көтүдә. Лаеклы ялга чыккач та, өйдә тик торасы килми. Гаиләбез зур булганга, маллар да ишле: көтүгә бер сыер куабыз, өч тананы арканлыйбыз, - диде туганым Рафис җизни Рәхимҗанов.

    Кайбер авылларда исә мал саны күп булса да, ялланган кешегә аена бер сыерга меңәр сум акча җыешсалар да, көтү көтәргә теләк белдерүчене табуы бик авыр икән. Югыйсә, җәй буена саллы гына күләмле акча эшләргә мөмкин бит!

    Ни генә дисәләр дә, мин авылны яшелчә тулы бакчалары, трактор-комбайн гөрелтесе яңгырап торган кырлары, сыер көтүе йөргән болыннары белән генә күз алдына китерә алам. Яшәсен авыл!

    фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: