Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Аяктан бутый төшмәсә дә, иң кирәкле хезмәт

    "Мин килгәндә оешма республика рейтингында кырык өченче урында иде. Үзалдыма биредәге хәлне тамырдан уңай якка үзгәртергә дигән максат куйдым", - ди район ветеринария берләшмәсен җитәкләүче Рифат Кәримуллин

    Районыбыз ит һәм сөт җитештерү буенча республикада лидерлар сафында бара. Терлекчелек тармагының үсешенә авыл уңганнары белән беррәттән ветеринария хезмәткәрләре зур өлеш кертә. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләрнең генә түгел, бөтен район халкының иминлеге сагында тора. Район ветеринария берләшмәсен җитәкләүче Рифат Кәримуллин да районда эпизоотик хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итү, сыйфатлы ит-сөт продукциясе җитештерү, малларның сәламәтлеген кайгырту өстендә бар күңелен биреп хезмәт куя. Бәйрәм алдыннан аның белән район ветеринария берләшмәсенең эшчәнлеге турында сөйләштек, уй-фикерләрен тыңладык.

    - Рифат Нәкыйпович, сүзне бераз гына ерактан, ветеринария өлкәсенә тәүге тапкыр аяк баскан вакытларыгыздан башлыйк әле.

    - Мин Казан ветеринария академиясен (ул вакытта институт дип йөртелә иде) тәмамладым һәм 1991 елның август аеннан Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшли башладым. Анда 23 ел хезмәт куйдым. Башта гади мал табибы булып урнаштым. Әлбәттә, эшли башлаганда бер дә җиңел булмагандыр: тәҗрибә юк, проблемалар бик күп иде. Шул ук елның сентябрь айлары тирәсендә беренче чирканчык алдым: авыл көтүенә йөрүче егермеләп сыерның эче күпте. Аларны саклап калу өчен бик нык тырышырга туры килде, без сөтлебикәләрнең унлабын үлемнән алып кала алдык. Шуннан соң икенче көнне Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Факил улы миңа баш ветеринария табибы эшен тәкъдим итте. Бөтен республикада кризис вакыты, дарулар сатып алырга бер тиен акча юк, сөт җитештерү түбән... Шунысына сөенәм: миңа ул еллар зур тәҗрибә мәктәбе булды. Мөхәммәтҗан Ибраһимов, Рөстәм Гыйльмуллин, Мөнирә Корбанова, Газинур Хәбибрахманов кебек үз эшенең остасы булган, олпат кешеләр белән хезмәт куйдым, алардан киңәш, ярдәм сорый ала идем. Һәрвакыт хуҗалыкның мал табиблары авылныкылар белән бергә, кулга-кул тотынышып эшләде. Фермадан төнге сәгать уникедә кайткан вакытлар да булды. 

    - Нишләп әлеге һөнәрне сайладыгыз икән, үкенгән чакларыгыз булмадымы?

    - Минем әти гомер буе – шофер, ә әни хисапчы (учетчица) булып эшләде. Әтинең хезмәт стажы кырык елга җыела иде. Алар мәрхүмнәр инде. Бүгенге көндә әтинең эшен бертуганнарым дәвам итә: берсе - Вахитов исемендәге хуҗалыкта баш инженер, икенчесе бездә шофер булып хезмәт куя. Ә минем яшьлек хыялым медицина буенча белем алу иде, әмма аңа тормышка ашарга язмаган, күрәсең. Тик мин әлеге һөнәрне сайлаганыма бер вакытта да үкенмәдем. Чөнки без искиткеч мөһим эш башкарабыз. Төп максатыбыз - кешеләргә зыян сала торган себер түләмәсе, лейкоз, бруцеллез, туберкулез, тычкан авыруын һәм башка йогышлы чирләрне районда булдырмау. Шулай ук халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү, әйтик, ит-сөт, эремчек, балык, йомырка, бал – барысы да табынга безнең аркылы үтә. Бу тагын да зуррак җаваплылык таләп итә. Сыйфатсыз продукция бер кешене генә түгел, ә меңләгән кешене аяктан егарга мөмкин. Юкка гына табиблар - кешене, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый, дип әйтмиләр бит.

    - Ничек уйлыйсыз, мал табибының бүгенге көндә дәрәҗәсе бармы?

    - Бу иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер, дип уйлыйм. Без укыган вакытта аны сайлаучылар аз иде, әмма хәзер яшьләр күп килә.
    Халык тормышта нинди генә һөнәрләрне үзлегеннән өйрәнми: үзе утырта, үстерә, тәрбияли, исәпли... Ә мал табибын беркем дә алыштыра алмый. Тик шуңа әзер булырга кирәк: югары уку йорты тәмамладым дип кенә галстук, кәчтүм-чалбардан йөреп булмый, һәрвакыт өстән махсус кием, аяктан резин итекләр төшми. Тагын шунысы бар: мал табибының эше терлек авырый башлагач кына күренә. Әйтик, сыерларда мастит башлангач, аягы авырткач, бозавы булмагач һәм башкалар. Әмма терлекләргә ярдәм итеп, хуҗасыннан рәхмәт сүзләре ишетү – зур бәхет. Әгәр яшьләр, теләкләре булып, әлеге һөнәрне сайлый икән, һич кенә дә үкенмәс, дип ышанам.

    - Район ветеринария берләшмәсен ничәнче елда җитәкли башладыгыз?

    - 2014 елда район башлыгы Сергей Димитриев мине әлеге урынга чакырып китерде. Мин Вахитов исемендәге хуҗалыкта еллар дәвамында булдырган тәртипне, технологияне районга да кертергә тырыштым. Чөнки сыйфатлы терлек азыгы, сәламәт маллар булганда гына югары продукция җитештерергә мөмкин. Авыруны дәвалаганчы, аны булдырмый калу турында уйларга кирәк. Моның өчен без үзебезнең команда белән бөтен профилактик чараларны вакытында башкарырга тырышабыз. Аллага шөкер, районда үзгәреш күп, ул әле дә дәвам итә. Терлекләрне дөрес итеп ашатуга зур игътибар бирелә. Без эшли башлаганда көндәлек 140 тонна сөт җитештерелә иде, бүген көнгә 300 тонна сөт саву турында сүз алып барабыз. Халык тырыш бит бездә, терлек асрап көн күрәләр: хуҗалыкларда - 32 мең тирәсе, шәхси секторда ул 16 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә.

    - Сез берләшмәне кулга алганнан соң, ул нинди үзгәрешләр кичерде?

    - Мин килгәндә оешма республика рейтингында кырык өченче урында иде. Үзалдыма биредәге хәлне тамырдан уңай якка үзгәртергә дигән максат куйдым. Моның өчен, иң беренче чиратта, белгечләргә дөрес юл күрсәтергә кирәк иде. Коллектив ныгыды, көчлеләнде. Хәзерге вакытта бездә кырык алты кеше хезмәт куя. Үз эшенең остасы булган егет-кызлар эшли.  Лаборатория бик алга китте, кечкенә хайваннарны дәвалау клиникасы ачтык, эт-мәчеләрне стерильләштерүне оештырдык, хәтта күрше-тирә районнардан киләләр. Азык тикшерү лабораториясе дә бик кирәк иде. Аның өчен аерым белгеч алырга, аны өйрәтергә туры килде. Шәхси хуҗалыкларга барып хезмәт күрсәтү өчен ортопедик команда булдырдык. УЗИ аппараты белән эшләүче белгеч хезмәт күрсәтә башлады. Берләшмә бинасының әйләнә-тирәсен дә төзекләндереп тәртипкә китердек. Хәзерге вакытта күп күрсәткечләр буенча республикада алдынгы урыннарны билибез, безгә башка районнардан өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Дәүләт ярдәме белән берләшмәнең техника базасы ахыргы биш елда тугызлап машинага баеды. Быел биологик калдыкларны җыю буенча тагын бер пилот программа эшләп китәчәк, хәзерге вакытта махсус техника кайта башлады. Себер түләмәсе авыртулы терлек калдыклары күмелгән 53 үләт базы һәм 33 биотермик чокырны тәртиптә тотабыз, аларга ремонт ясыйбыз. Җиң сызганып эшләгәч, хезмәткәрләрнең дә күңелен күрәсе килә. Ел дәвамында аларны республика, район күләмендә бүләкләргә тырышабыз.

    Реклама

    - Алга таба нинди хыялларыгыз бар?

    - Соңгы елларны районда кошчылык тармагы киң үсеш ала. Ул да - четерекле юнәлеш, аның буенча сораулар бик күп, шуңа күрә әлеге тармакны яхшы белгән, әзерлекле белгеч кирәк. Умартачылык буенча да белемле хезмәткәргә ихтыяҗ зур. Әлегә шушы мәсьәләләрне хәл итәсебез бар.

    - Сез чит илләргә дә күп йөрисез, чагыштырып ни әйтер идегез?

    - Чит төбәкләрдә технология бик алга киткән, алар азык рационына зур игътибар бирәләр, табыш алам, дип эшлиләр. Дөрес итеп ашатсак, безнең дә күп кенә проблемалар хәл ителер иде.

    Израильдә, Америка Кушма Штатларында, Канадада авыл хуҗалыгы зур үсеш алган, диләр. Кызганыч, минем анда булганым юк. Әмма кайда гына барсаң да, яңалык табарга, тәҗрибә тупларга була. Хәтерлим әле, Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшләгәндә маллар алдындагы калдык сенажны алып атып, салам белән башак бирә идек. Югыйсә, сенаж файдалырак бит. Хәзер бу күренешне күз алдына да китерә алмыйбыз. 1991 елны хуҗалыкка Венгриядән таналар кайтты. Әлбәттә, ул вакытта күп сөт саудык, әмма ничек ашатасын белмәү сәбәпле, аларның күбесен югалттык. Тора-бара эзләнү, өйрәнүләр нәтиҗәсендә без әлеге хаталарны төзәтә алдык.

    - Үзегезнең шәхси хуҗалыкта да маллар асрыйсызмы? Бу технологияләрне үзегездә дә кулланасызмы?

    - Аллага шөкер, гомер буе сыер, бозаулар, кош-корт асрап гомер иттек. Бакчада күпьеллык үлән үстердек. Аны файдалы, туклыклы чагында тизрәк җыеп алырга тырыша идем. Сыерыбыз көндәлек 36 литрга хәтле сөт бирде. Шәхси хуҗалыклар өчен иң авыры - сыйфатлы терлек азыгы булдыру. Шуңа күрә хәзер районда аларга ярдәм йөзеннән төрле программалар оештырыла, мөмкинлекләр бик күп.

    - Гаиләгез турында да әйтегез әле, балаларыгыз арасында сезнең юлны дәвам итүчеләр бармы?

    - Тормыш иптәшем Равия хуҗалыкта хисапчы булып хезмәт куйды. Минем күп вакытым эштә үткәнгә, йорт-кура тирәсендәге эшләр аның җилкәсенә төште. Без ике бала тәрбияләп үстердек. Һәркемгә үзенең эше иң авыры кебек тоела бит ул. Мин дә шулай дип уйлый идем. Шуңа күрә балаларымның бу юлдан китүләрен теләмәдем. Улым төзелеш буенча укыды, әмма аларның эше дә җиңел түгел икән. Ә кызым яшьлек хыялларымны тормышка ашырды: медицина буенча китте, эндокринолог белгечлеген үзләштерә. Шуңа күрә һәркемнең бу тормышта үз юлы, вазыйфасы, дип уйлыйм. Ә хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбрик итәм, алга таба да бергә, бердәм булып эшләргә язсын.

    - Рифат Нәкыйпович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, бәйрәм белән сезне!

    Рифат Нәкыйп улының бүләкләре:

    “Татарстан Республикасының ветеринария үсешенә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесе, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының,  баш ветеринария идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хаты, “Татарстанның атказанган ветеринария табибы” исеме, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, район башлыгының Мактау грамотасы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: