Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты: урып-җыюның кыл уртасы, саламын да җыярга, берьеллык үләннәрдән соң җирен сукалап, көзге культураларны чәчеп калдырырга кирәк. Терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Төп игътибарны кыр эшләренә генә биреп, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый, фермаларны кышка әзерлисе бар. "Кукморагрохимсервис" җәмгыятенең "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында...

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты: урып-җыюның кыл уртасы, саламын да җыярга, берьеллык үләннәрдән соң җирен сукалап, көзге культураларны чәчеп калдырырга кирәк. Терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Төп игътибарны кыр эшләренә генә биреп, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый, фермаларны кышка әзерлисе бар. "Кукморагрохимсервис" җәмгыятенең "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында район һәм хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз шулар хакында барды.

    -Район буенча 14900 гектарда арыш һәм көзге бодай чәчәсе бар. Бу эшләрне унбишенче августта башлап, бишенче сентябрьгә төгәлләрбез дип торабыз. Көннәр аяз торудан файдаланып калырга кирәк, чәчүне кичектерергә ярамый. Чөнки җитәрлек дым һәм җылылык булганда гына чәчелгән орлыклар үзвакытында шытым биреп, көзге салкыннар башланганчы ныгып калырга өлгерәчәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Моның өчен, әлбәттә, иң беренче, туфракны яхшылап эшкәртергә кирәк. Әмма бу эш кайбер хуҗалыкларда аксый әле.

    Реклама

    Аннан-моннан гына эшкәртеп, агротехник таләпләр үтәлмәгән участокларда уңыш та түбән була. Искергән чәчүлек материалны югары репродукцияле һәм яңа сорт орлыкларга алмаштыру кирәклегенә дә тукталдылар белгечләр. Билгеле, игътибар җитмәгән чәчүлек мәйданнарның уңдырышлылыгы елдан-ел түбәнәя бара, ә әлеге басу-кырларны тәрбияләүгә шул ук чыгымнар тотыла. "Нинди тармакны алсак та, аның икътисады үзен-үзе аклый торган, табышлы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Соңгы елларда явым-төшемнәр аз булып, язгы культуралардан көткән уңыш алынмый. Шуңа күрә көзге чәчүгә тиешле игътибар бирергә кирәклеген ассызыкладылар. Үрәсбашлылар да җирлекнең бер өлешендә яңгыр явып, ә икенче өлештә бер тамчы явым-төшем булмаган урыннар булды, - диделәр. Шуңа күрә хуҗалыкта киләсе ел уңышы өчен быелдан җиң сызганып эшкә керешкәннәр.

    -Уракның 34 проценты башкарылды. Кырда өч комбайн эшли. Ел ярымлык запас белән терлек азыгы әзерли алдык. 600 тонна печән тупланды, биш мең ярым тонна сенаж салынды, әле 150 гектарда кукурузны силоска саласы бар. Хәзерге вакытта ике чәчү комплексы көзге чәчүгә чыкты, - диде "Үрәсбаш" хуҗалыгының агрономы Зөфәр Гәрәев. Әлеге агрегатларны иярләгән егетләрне дә мактап кына телгә алдылар җитәкчеләр: "Болар кебек тагын өч-дүрт механизатор булса, бөтен хуҗалыкны алып барып була", - диделәр. Түбән Үрәстән Руслан Богданов МТЗ-82 тракторында хезмәт куя. Эшли башлаганына да алай күп түгел, биш ел элек Кукмара аграр көллиятен тәмамлаган, шул вакыт аралыгында үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән. "Нинди эш бар - барысын да башкарам: үзем чәчәм, үзем урам", - диде ул, елмаеп. Хуҗалык печәненең сиксән процентын ул чапты, диделәр аның турында. Эчүчелек ил афәтенә әйләнеп барганда, тәртипле, хезмәтеннән тәм табып, янып-көеп яшәүче яшьләрне күреп сөенеп куясың.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: