Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Урал» җәмгыятендә узган семинарда техникаларны саклауга кую, эретмә үзәгенең әһәмияте турында сөйләштеләр

Бүгенге көндә җәмгыятьтә тырма ремонтының 80 проценты төгәлләнгән.

«Урал» җәмгыятенең район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар «Правда» бүлекчәсенең техника паркында булып, ремонт эшләренең барышы белән таныштылар, шулай ук эретмә ясау үзәген карадылар. Шулай ук терлекчелек тармагына караган мәсьәләләргә, бүгенге көнгә булган күрсәткечләргә тукталдылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

«Безнең бу бүлекчәдә амбар алды, ашлык, орлык складлары урнашкан. Шулай ук бүлекчәнең ремонтлау мастерское бар, ә терлекчелек тармагы буенча Киндеркүл авылындагы фермада үгезләр генә асрала, - дип аңлатты “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов. – Бүгенге көндә хуҗалыкта тырма ремонты бара. Аның 80 проценты төгәлләнгән. Моның өчен әлеге бүлекчәдә дүрт кеше билгеләнгән. Көннәр уңай торганнан файдаланып калырга тырышабыз, чөнки гаражларны ягып җылытасы юк, уңайлы», - дип аңлатты «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

Хуҗалыкның барлыгы 5 меңнән артык сөрүлек җирләре бар. Шуның якынча 3 мең гектарында бөртеклеләр игеп, гектарыннан уртача 42 центнер уңыш җыеп алганнар. Бүгенге көндә кырларның 47 проценты туңга сөрелгән.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk