Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров: Кукмараның «Тойма» хуҗалыгы - Татарстанда иң нәтиҗәле хуҗалыкларның берсе

Кукмара районында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры катнашында семинар үткәрелде.

Бүген Кукмараның «Тойма» хуҗалыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында «Игенчелектә инновацион технологияләр» дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде.

 

Әлеге чарага муниципаль район башлыклары, эре инвесторлар, районның хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинарның «Тойма» хуҗалыгы базасында үткәрелүе юкка гына түгел, чөнки биредә заманча технологияләр, эш алымнары кулланып, шул ук вакытта эллеккедән килгән традицияләргә таянып эшлиләр. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.

«Биредә үзеңә көн саен яңалык табарга була. Хезмәтләренең нәтиҗәсе күз алдында. Әлбәттә, районда мондый хуҗалык булу бик әйбәт. Чөнки аларның эш алымнарын башка хуҗалыкларга да өйрәнергә, кулланып карарга була. Игенчелек тармагы буенча без үз алдыбызга зур бурычлар куйдык. Хуҗалыкларның һәрберсендә эретмә үзәкләре булдырдык, юл картасы төзедек. Бүгенге көндә без гектарыннан уртача 43 центнердан артык уңыш алабыз», - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар урып-җыю комплексларының җитештерүчәнлеген һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча сөйләштеләр.

«“Тойма” - республикада югары нәтиҗәле хуҗалыкларның берсе. Алар бу уңышларга бер ел эчендә генә ирешмәгәннәр. Галимнәр, белгечләр белән эшләгәннәре, төрле препаратлар, алымнар кулланып караганнары күренеп тора. Семинарда катнашучыларга бары тик анализ ясарга, аңларга һәм үзләрендә кулланып карарга гына кирәк», - диде Марат Җәббаров, хуҗалыгының эшчәнлеген югары бәяләп.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk