Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Җәмгыять

Йөргән юллар

1968 елда миңа, яшь агрономга, профсоюз һәм комсомол оешмасының юлламасы буенча, үзебез өчен мәңге истә калырлык экскурсиягә - ГДРга барырга насыйп булды. Төркемдә 25 кеше: агрономнар, зоотехниклар, завод-фабрика белгечләре, механизаторлар. Җитәкчебез район комсомол комитеты беренче секретаре Сайрин Садриев иде. Мәскәүдә җитди әңгәмә узганнан соң, Мәскәү-Берлин поездына утырыр өчен Белоруссия вокзалына...

1968 елда миңа, яшь агрономга, профсоюз һәм комсомол оешмасының юлламасы буенча, үзебез өчен мәңге истә калырлык экскурсиягә - ГДРга барырга насыйп булды. Төркемдә 25 кеше: агрономнар, зоотехниклар, завод-фабрика белгечләре, механизаторлар. Җитәкчебез район комсомол комитеты беренче секретаре Сайрин Садриев иде.

Мәскәүдә җитди әңгәмә узганнан соң, Мәскәү-Берлин поездына утырыр өчен Белоруссия вокзалына барып җиттек. Бу поезд Берлинга кадәр бара, ләкин вагоннары гына, ә локомотив алышына икән. Юлыбыз Мәскәү-Смоленск-Минск-Брест территорияләре аша үтә. Тарихта "Брест крепосте" дип танылган истәлекле урынга килеп җиттек. Ул чорда да Брест чигендә таможня бик көчле иде. Барыбызга да, чемоданнарыбызны ачык калдырып, вагоннардан чыгарга боердылар. Шул вакыт Сайрин Садриевич барлык группаны "Брест крепосте"н карарга алып китте. Ә мин, кайтканда тагын карыйбыз дип әйтелгәнлектән, бармый калдым. Һәм шунда бер могҗиза күрдем. Поезд бер метрга күтәрелде, бездән килгән составның тәгәрмәчләрен сүтеп алып, Польша тәгәрмәчләре куйдылар. 1сәгать тә 45 минутка сузылган бу процесс аларның рельс колеясы 80 миллиметрга таррак булганлыктан шулай эшләнә икән. Тепловозны да Берлинныкы белән алмаштырдылар.

Юлыбыз ГДР чигенә килеп җитте: тагын таможня, тикшерүләр, Берлин вокзалы.

Искитәрлек вакыйга: без - немец илендә. Бөтен җиртә чисталык. Якын-тирәдә йөрүче немец оберлейтенантларын, майорларын күреп, йөзләребез агарып китте, ник дигәндә, немец офицерлары белән йөзгә-йөз очрашабыз бит. Безнең автобус яныннан узып баручы хәрбиләр безгә честь биреп китәләр, бу безнең илгә хөрмәт булганлыгын күрсәтә иде.

Безне Берлинның иң яхшы кунакханәсенә урнаштырдылар. Иртәгесен шәһәр белән танышырга чыгып киттек. Шәһәр чиста. Бранденбург капкасыннан ерак түгел кара төстәге Рейхстаг күренә. Ул вакытта куполы бәреп төшерелгән, җирдә ята иде.

Халык күбрәк ике катлы трамвай, троллебуста йөри. Бензин кыйммәт булгач, такси, автобуста аз йөриләр икән. Немецлар бик югары культуралы, яхшы киенә, чиста-пөхтә, бик төгәл. 15 көн дәверендә урамнарда бер исерек тә күрмәдек.

Бер мәктәпкә кергәч, кызыксынып журналларын карадым. "1ле", "2ле"гә укучылар күп икән. Чынлыкта аларда бу билгеләр яхшы санала.

Беркөнне безне Карл Маркс урамындагы ресторанга алып керделәр. Чит ил туристларын үз флаглары куелган өстәл янына утырттылар. Без СССР флагы куелганына утыруга, немецлар да, үз өстәлләре тирәсенә тиз генә урнашып, "Подмосковные вечера"ны җырлый башладылар, без дә бик теләп кушылдык. Моның СССРга хөрмәт йөзеннән махсус оештырылганы көн кебек ачык иде.

Бу ил халкы ипине аз, ләкин ит-бәрәңгене күп ашый. Монда тагын шаккатырганы шул булды: урлау дигән нәрсә бөтенләй юк. Кунакханә бүлмәләренең ачкычлары юк, эшкә килгән машиналарның ишекләрен бикләп йөрмиләр, урамда витринаның пыяла ишекле бүлемендә гигиена әйберләре - теш пастасы, щеткасы, парфюмерия әйберләре, авторучкалар бар. Бәясе күрсәтелгән, акчаңны саласың да, кирәкле әйбереңне аласың.

Безнең группа 15 көн эчендә Берлин, Подстам, Веймар, Лейпциг, Дрезден шәһәрләрендә булды. Берлинда совет сугышчыларының батырлыгы истәлегенә бик зур һәйкәл куелган. Бу каберлектә Берлин өчен барган сугышта һәлак булган 1,5 миллион совет сугышчысы күмелгән. Каберләре бик чиста, чәчәкләр белән бизәлгән хәлдә кадерләп сакланалар икән. Керү юлында "Ватан-Ана" силуэты бар, ә биш каен агачы биш ел сугыш барганын күрсәтүче һәйкәл икән.

Веймар шәһәре үзенең миллионлаган кешеләрнең үлеме белән бәйләнгән Бухенвальд лагеры булуы белән тарихка кереп калган. Лагерь тау башына, урман эченә урнашкан. Монда дүрт ел буена дүрт крематорий эшләгән - кеше яндырган. Иртән медосмотр уздырабыз дип, чишендереп, тоткыннарны гади бүлмәгә керткәннәр. Арттан башларына атканнар, бүлмәнең идәне әйләнә торган итеп ясалганлыктан, тоткын транспортерга егылып төшкән, ә транспортер үлеп тә җитмәгән тоткыннарны крематорий миченә ташыган. Дүрт мич тәүлек буе туктамыйча эшләгән. Шул рәвешле 32 илдән миллионлаган әсирләр яндырылган, ә көлләре алма, груша бакчаларына ашлама итеп кулланылган.

Реклама

Кешеләрнең тиреләрен салдырып, лагерь хуҗасы хатыны Эльза Кох кеше тиресеннән перчаткалар, абажурлар ясау цехы, кызларның чәчләрен алып, бау ишү цехы да оештырган. Бу лагерь 1937 елда Гитлер приказы белән коммунистларны җәзалау өчен оештырылган була. Сугышка кадәр үк төрмәләр, лагерьлар төзелеп беткән була инде. Мәйданы - 300 гектар.

Тагын "җен сукмагы" бар. Һәр тоткынны камчылап, юлдан йөгерткәннәр. Камчы белән сугучыны да тоткыннар арасыннан сайлаганнар, әгәр үтәмәсә, кыйнап үтергәннәр. Лагерьга сәламәт балалар да күп китерелгән, алардан фронт өчен кан алганнар. Денис исемле табиб, фосфор катнаштырып, үзе уйлап тапкан дарулар белән тәҗрибәләр ясаган. Мондый дарулар кешенең итен генә түгел, сөягенә кадәр яндырган. Тоткыннарның хәтта тырнакларын да суыртканнар. Әсирләр көче белән җир астында "Фау" ракеталары ясый торган корал заводы эшләгән. 1945 елда тоткыннар лагерьда баш күтәрәләр, Америка гаскәрләре килеп җиткәнлектән, 21 мең кеше исән кала.

Бухенвальд лагеренда хәзер музей. Зур чаң көнгә өч мәртәбә өчәр минут чаң суга.

Муса Җәлилне дә Германиянең күп төрмәләре аша уздыралар. Шагыйрьне "сатлык җан" исеменнән азат иткән төрмә - ул Моабит. Муса монда 382 көн була. Без ул төрмәне, аның 44 камерасын күрдек. Монда Муса ике "Моабит дәфтәре"н яза. Кәгазьне Бельгия партизаны Андре Тимерманс бирә. Чит ил тоткыннарына кәгазь куллану рөхсәт ителгән. Шушы кеше ярдәме белән шигырьләр тупланмасы безнең илчелеккә тапшырыла да инде.

Билгеле булганча, 1944 елда палач Муса Җәлил белән 12 политхезмәткәрнең башларын кисә. Тоткыннарны чишендерәләр, агач башмаклар кидерәләр, кулларын артка каерып бәйлиләр, камерага кертәләр. Кеше иелә, шулвакыт 75 килограммлы корыч балта башларын чабып өзә. Кнопкага басучы - сабын заводы директоры малае Эрнест Раендель дигән палач була. Бер баш кисүнең бәясе 30 марка дип бәяләнә. Җәлил эзеннән йөргән тарихчылар җәлилчеләрнең гәүдәләре төрмә артындагы каберлеккә күмелгән дип язалар. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Безгә бу вәхшилекне күргән антифашист (коммунист) аларның гәүдәләре шул сәгатьтә ук сабын заводына озатылды, дип сөйләде.

Лейпциг шәһәрендә булдык. Монда кибетләр бик күп. Аукцион оештырылган. Аукционда ул чордагы ХТЗ-7, ДТ-14 тракторлары да куелган иде. Аннан соң 500 метрлы баскыч аша 97 метр биеклектәге халык сугышчылары хөрмәтенә салынган һәйкәлгә мендек. Аннан хәтта Чехословакия күренә.

Кайту юлында Польша чиген чыкканда очучы-космонавт Юрий Гагарин һәм очучы-сынаучы полковник Серегиннарның радиодан авиакатастрофада һәлак булуларын хәбәр иттеләр. Без Мәскәүдә Гагарин белән саубуллашу тантанасын да күрдек.

Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас Дусай авылы.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pQMsE8swWi