Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада сигез өйле поселок бар (+Фото)

    Әйе, әйе, Беренче Май (Первомайск) поселок исемен йөртсә дә, Ятмас Дусай авыл җирлегенә керүче бу поселокта бүгенге көндә сигез генә хуҗалык көн күрә. Гадәттә, тормыш кайнап торган, халык күп яши торган торак пунктларны, район үзәкләрен поселок дип атыйлар. Ни өчен үзәктән шактый читтә булган Беренче Май поселок исемен йөртә, анда...

    Әйе, әйе, Беренче Май (Первомайск) поселок исемен йөртсә дә, Ятмас Дусай авыл җирлегенә керүче бу поселокта бүгенге көндә сигез генә хуҗалык көн күрә. Гадәттә, тормыш кайнап торган, халык күп яши торган торак пунктларны, район үзәкләрен поселок дип атыйлар. Ни өчен үзәктән шактый читтә булган Беренче Май поселок исемен йөртә, анда бүген кемнәр гомер итә икән? Гомумән, поселок ничек яши? Әлеге сорауларга җавап эзләп баргач, кичерешләремнән берничә көн айный алмадым.

    Урман кочагындагы авыл

    Җир өстенә беренче кырпак кар төшкән көнне булырга туры килде бу якларда. Табигатьтә көзнең кышка авышкан мәлендә дә матур икән биредә. Ә сап-сары тузганаклар кояшка сәлам биргән ямьле яз аенда, бер-берсе белән качышлы уйнап кубәләкләр куышкан, чәчәктән-чәчәккә кунып бал кортлары безелдәгән ямьле җәйдә, гомумән, урамнан керәсе дә килмидер?! Шагыйрь әйтмешли кашыкка салырлык куе саф һавасын күкрәк киереп сулап, яшел чирәменнән ялан аяк атла да атла... Әнә, безне Беренче Май белән таныштырып йөргән авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина да юкка гына: "Җәй көне бик матур монда. Иң тәмле җиләкләр дә Беренче Май урманында гына үсә, бер җыя башласаң туктап булмый. Җиләк дия-дия урманында адашып та калдым инде", -димидер.

    Ятмас Дусай авылыннан поселок күренеп тора. Һава торышы уңай торганда турыдан, басу юлы аша гына йөрсәләр, әйләнечтән, күтәртелгән юлдан бару 13 чакрымга җыела икән. Ныртыга да урман аша чыгып була, диделәр.

    Урман кочагына сыенып утырган бу поселокта заманында тормыш кайнаганына ышанып та булмый. Анда-санда берән-сәрән генә хуҗалык күренә, ташландык, ярым җимерек барак, тәрәзәләренә аркылы такта кадакланган өйләр дә күзгә ташлана. Поселок уртасында кыйшаеп беткән, күгәрүдән кызыл төскә кергән су колонкасы күзгә чалынды. Газы булмаса да, һәр йортка су килә икән. Бу - элеккеге, поселок "ду" итеп яшәгән заманнан калган бүләк. Утынны һәр хуҗалык үзе әзерли. Кайсысына гына керсәң дә, ишек алдына, бакча кырыена әрдәләнәп өелгән утын күзгә чалына.

    Өлкән буын белән әңгәмә

    Беренче Майда бүгенге көндә 21 кеше яши. Иң яше - Илфар Рамазановка 5 яшь булса, иң өлкән кеше Марзыя апа Гайфиева 1929 елда туган. Аңа 86 яшь. Мәктәп яшендәге бер генә бала бар, Илфарның абыйсы - Илнар. Поселокка килеп кергәч тә, иң элек Марзыя апаларга барырга, аннан поселок тарихын сораштырырга уйладык. Әмма, без килер алдыннан гына Марзыя апаның кан басымы төшеп киткән дә, аны Ныртыдагы участок, аннан соң Кукмара дәваханәсенә алып киткәннәр булып чыкты. Өйдә аның улы Рашит абый гына иде. "Туганнан бирле фермада инде мин", - ди ул үзе турында . Поселокта йортларның таралып урнашканына бер гаҗәпләнсәм, Марзыя апалар хуҗалыгына кергәч икенче тапкыр тел шартлатырга туры килде. Чөнки, Беренче Май юкка чыга бара, дип тормыйча, Гайфиевлар каралты-кураларын төзекләндерү белән мәш киләләр икән. Өр-яңа мунча эшләп куйганнар, абзар-кураларын такта белән тышлаганнар. Капка төбендә дә өеп куелган такталар күренә. Димәк, тагын нидер яңартырга уйлыйлар. 58 яшьлек Рашит абыйны матур итеп фоторәсемгә төшерергә күпме генә тырышсам да, яшь бала кебек киреләнде, шапкасын муенына кадәр тартып киеп, караватка ук барып ятты.

    Чираттагы тукталыш - Факия апа белән Тимербай абый Закировлар нигезе. Тимербай абый күп сөйләшергә яратмый икән, исәнләште дә түр якка узды. Ә тумышы белән Саба районының Язлы Арташ авылыннан булган Факия апа белән рәхәтләнеп аралаштык.

    1962 нче елда килен булып төшә ул поселокка. "Мин килгәндә поселок чын мәгънәсендә яши: клуб, кибет, мәктәп, балалар бакчасы, зур сыер фермасы, ат конюшние бар иде. Мин сыер савучы, пешекче булып эшләдем. 1975 нче елның 25 маенда булган зур янгыннан соң поселок тарала башлады. Кемдер Кукмарага, икенчеләре Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләргә күченеп китте. Нәрсә генә дисәләр дә, тормыш барыбер рәхәт, җайлы хәзер. Өебездә җылы су бар, автомат кер юу машинасы эшләп тора, газ баллоныннан да өзелгәнебез юк. Ходай гомерне генә бирсен иде инде."- диде ул.

    Бер уңайдан авылның тагын бер өлкән кешесе Шәмсенур апа Гатиналарга да сугылдык. Ул да кодагые Марзыя апа кебек улы белән генә яши икән. 81 яшьлек Шәмсенур апа башка яшьтәшләре кебек үк элеккеге заманның бар михнәтләрен күреп үскән кеше. 18 яшендә биредәге Тимерхан исемле егеткә кияүгә чыгып, 60 ел гомер иткәннәр, биш бала үстергәннәр.

    Реклама

    -Дусайда үстем мин балам. 14 яшьтә "лесхоз"да эшли башлаган идем,- дип сөйли башлады ул . - Ялантәпи килеш әнигә булышырга дип басуга баргач, камылга киселеп аяклар канап бетә торган иде. Алып кайтырга ярамаганлыктан, шунда гына уып арыш ашый идек. Кеше җыйганчы дип иртүк торып кычыткан, балтырган җыя, акчәчәктән аш пешерә идек. Күп кеше шуның белән агуланды. Сыерыбыз булганлыктан, шуның сөтен эчеп исән калдык. Җиде яшьлек чагымда әти сугышка китте, шунда үлеп калды, әни без өч баланы берүзе үстерде.

    Бармак башы кадәр кигәвенгә түзсәң...

    Фермер Лилия Шакированың терлек фермасын исәпкә алмаганда поселокта бер генә дә учреждение юк. Лилиянең фермер буларак шактый җире бар икәнен ишетеп белә идем, ә менә Беренче Майдагы төзек, бар җире ялт итеп торган сыер торакларын күргәч, тырыш, булган әлеге ханымга карата хөрмәтем тагын да артты.

    Телефон аша элемтәгә чыгып сөйләшеп тә алдык әле үзе белән.

    -Ник фермасың эченә үк кереп Рашитне бозаулар белән фотога төшермәдегез? Салкын булганга утарга чыгармагандыр инде. 31 кызыл бозавыбыз бар, барысы да ак башлы, калган җирләре - кызыл. "Әтиләрен" Азнакайдан, нәселле фермадан алып кайткан идек,- диде ул.

    Лилия үгезенең токымын атаса да, аңлап бетерә алмадым. Ә менә сыерларының ит токымлы булганын юлда килгәндә җирлек башлыгы әйтеп узган иде. "Ул сыерларны саудырмый, бозаулары имә. Гомумән, Лилия булдырып эшли, аның малларына сорау зур. 450 гектар җире бар, аларны менә дигән итеп эшкәртә", -диде Фирая Гарифуллина.

    Лилия үзе исә юлсызлыктан зарланып алды. "Күтәртелгән булса да, юл бик начар, юк дәрәҗәсендә. Язгы-көзге пычракларда кереп-чыгу бер михнәт. Вертолет кирәк анда керергә. Йөри алмаслык хәлгә килгәндә машинамны Нырты тирәсендә калдырам да, мине трактор чыгып ала. Вакытында юлларны рәтләү буенча эш планына кертелмәгән инде ул. Сигез генә хуҗалыклы Беренче Майның юлын кем рәтләтсен инде хәзер, - диде. - Җәйләрен бармак башы кадәр кигәвененә, черкиенә түзсәң, биредә яшәргә була. Хәер, алары да безгә ияләнделәр ахрысы, бик интектермиләр. Балаларның җәйге каникуллары башлануга мондагы йортыбызга күченеп киләбез. Интернетны әйтмим дә инде, телевизор карау түгел, газета укырга да вакыт юк. Эш тә эш".

    Лилиягә биредә яшәүче өлкән буын да бик рәхмәтле. "Кыш көне трактор белән юлларны ачтырта, печән, салам, ашлыгын бирә. Бер елны да Өлкәннәр көне уңаеннан бүләксез калдырмый. Быел да Корбан гаетенә тана суйдырып 4әр килограмм ит өләште", диделәр. Төркәш авылыннан эшмәкәр Юлдаш Гатауллинны да мактап телгә алдылар. Көн саен һәр капка төбенә туктап кайнар ипи, пироглар алып килә икән ул. Атнага бер тапкыр авыл урамнары аша райпоның "Автолавка" машинасы да уза, диделәр.

    "Кәчтүмемне кием әле, гәҗитне бөтен кеше карый",

    - диде фоторәсемгә төшергәндә 45 ел хезмәт стажы булган , "Татарстанның атказанган механизаторы" исемен йөртүче Ятмас Дусай авылыннан Хафизулла абый Гарифуллин. Картадан юкка чыга барса да, әлегә яшәеш чаткылары булган Беренче Май поселогының үткәне турында хезмәт ветераны биш бармагыдай белә, дисәң дә хата булмас.

    -Бар иде "Первомай"ның гөрләп торган чаклары, алты зур урамнан тора иде. Элек-электән поселок дип аталды ул, - дип хатирәләргә бирелде Хафизулла абый. - Мин аның кайсы елларны төзелгән икәнен хәтерләмим, әмма Ятмас Дусайга кушылганчы моннан дистә ел элек Нырты совхозыннан аерылып чыкканын, ә элеккеге елларда эш таба алмаучыларның бирегә килеп урнашканнарын беләм. Бик каты янгын вакытында үлем-җитем булмады, әмма озын-озын бараклар, өйләр күп янды. Җилле көн иде, ярдәм итеп булмады, урам-урам юкка чыкты. Поселокта яшәүчеләрнең һәркайсы белән таныш идем, аларга утын, печән күп алып кайттым. 1958нче елларда "Первомай"ның сыер фермасында алты корпус бар иде. 1200 бар терлек, шуларның 400е- савым сыер. Ферманың үзеннән генә дә җәйләрен ике көтү чыга. Теләсә каян килеп урнашкан халык янгыннан соң китә башлады, шуннан соң фермаларда эшләүче кеше калмады, авыл күзгә күренеп таралды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: