Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Җәмгыять

Грипптан үзлегеңнән дәваланырга ярамый

Гриппның көчле, төрле өзлегүләргә китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле. Быел инфекциянең нәкъ шушы төре килде. Бу штамм бөтен дөньяны 2009 елда ук куркыткан иде. Быел да дуңгыз гриппы бик тиз таралыш ала. Төрле төбәкләрдә авыручылар исәбе артканнан-арта бара, хәтта үлүчеләр дә бар. Татарстанда әлегә эпидемия чигенә...

Гриппның көчле, төрле өзлегүләргә китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле. Быел инфекциянең нәкъ шушы төре килде. Бу штамм бөтен дөньяны 2009 елда ук куркыткан иде. Быел да дуңгыз гриппы бик тиз таралыш ала. Төрле төбәкләрдә авыручылар исәбе артканнан-арта бара, хәтта үлүчеләр дә бар. Татарстанда әлегә эпидемия чигенә ерак - дуңгыз гриппы диагнозы өч кешегә куелган.


2009 елда дуңгыз гриппы белән авыручылар исәбе артык күп булмаса да, дөньяда 20 меңгә якын үлем теркәлгән иде. Бу барлык чирләүчеләрнең 1 проценты дигән сүз һәм медицина статистикасы буенча, бу бик зур сан. Быел исә вәзгыять ул кадәр кискен булмас дигән ышаныч бар. Эпидемиологлар алдан ук быел гриппның шушы төре булачак дип фаразлар ясаган иде. Шуңа да вакциналарда А(Н1N1) штаммы гриппка каршы вакциналар эшләнгәндә исәпкә алынган. Димәк, вакытында прививка ясаткан кешеләргә әллә ни борчылырга урын юк.

Россиядә табиблар ел да үгетләгән бу кисәтү чарасын быел 45 миллион кеше, ягъни барлык халыкның 32 проценты сайлаган. Әмма республикабызда үз сәламәтлеген алдан кайгыртып куючылар исәбе күп кенә төбәкләргә караганда шактый калыша. Узган елның сентябрь-ноябрь айларында прививканы 1 миллионнан бераз гына артыграк кеше ясаткан. Бу Татарстан халкының 27 проценты.

Вакцинация - кешенең грипп белән бөтенләй авырмау гарантиясе түгел. Әмма инфекция йоктырган очракта да чир җиңелчә генә уза, өзлегүләр булмый. Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та күзәтелмәгән. Вакцинациянең уңай нәтиҗәсенең төп күрсәткече нәкъ шул.

Россиядә дуңгыз гриппы бик тиз таралыш ала. Вирус эләктерүчеләр саны бик зур тизлек белән үсеш ала. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, тын юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авыручыларның яртысында H1N1 штаммы ачыкланган. Илнең 13 төбәгендә дуңгыз гриппын йоктыручылар исәбе эпидемик чикне узган. Югалтулар да бар инде. Барлыгы декабрь ахырыннан илебезнең төрле субъектларында инфекциядән ике дистәгә якын кеше үлгән. Бу кешеләрнең берсе дә вакцинация үтмәгән һәм алар табибка бик соң мөрәҗәгать иткән диләр.

Татарстанда вәзгыять контрольдә тотыла. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең соңгы мәгълүматларына караганда, 11-17 гыйнвар көннәрендә тын юлларының кискен вируслы инфекцияләренең 12 802 очрагы теркәлгән. Шуларның яртысы (6 292 очрак) башкалабыз Казанга туры килә. Авыручыларның өчесенә дуңгыз гриппы диагнозы куелган. Бу инфекция ике олы кеше һәм бер балада ачыкланган.

"Гомуми халык арасында авыручылар исәбе эпидемиологик чиктән 18,8 процентка түбәнрәк, Казанда гына эпидемия дәрәҗәсе бераз гына (1,5 процентка) югарырак", - дип тынычландыра идарә белгечләре.

Шул ук вакытта табиблар паникага бирелмәскә, ә салкын тиюнең беренче симптомнары күзәтелгәч үк, үз белдегең белән дәваланмыйча, иң беренче итеп белгечкә күренергә киңәш итә.

Грипп, башлыча, авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә 2-3 метр арага таралып, һава, төкерек тамчылары аша йога. Авыру кеше инфекция эләктергәннән соң 1-2 көн узгач кына үзен сиздерә. Калтырата-туңдыра башлый, кинәт температура күтәрелә һәм ул 39-40 градуска кадәр җитә, баш каты авырта, буыннар, тән сызлый, коры ютәл җәфалый. Әгәр дә хәл катлауланып китмәсә, авыру 5-6 көннән соң уза. Гриппны балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр авыр кичерә. Авыру катлауланган очракта аларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә, хроник чирләр үзен нык сиздерә.

Гриппны ничек кисәтергә соң? Табиблар сүзләренчә, иң үтемле ысул - вакцинация. Әмма инде хәзер, грипп баш калкыткан вакытта, дәваханәләргә йөгерүдән файда юк. Вирусларга иммунитет барлыкка килү өчен 4-6 атна таләп ителә. Димәк, хәзер прививка ясатсаң да, организм вирусларга каршы, мөгаен, инде грипп сезоны узгач кына көрәшер хәлдә булачак.

Прививка ясатмаган кешегә аеруча сакланырга гына кала. Авыру кешеләр белән контактлардан читләшергә, гаилә әгъзасы авырый калса, аны мөмкинлек булса, аерым бүлмәгә күчерергә, үзенә аерым савыт-саба билгеләргә, кулларны ешрак сабын белән юарга киңәш ителә. Бүлмәне ешрак җилләтеп тору кирәк.

Урамга чыкканда һава торышына карап киенергә, кеше күп җыелган урыннарга йөрмәскә тырышырга кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, тиешле кадәр вакыт йоклау, саф һавада йөрү, витаминнарга бай азык белән туклану организмга теләсә-нинди инфекцияләргә каршы торырга ярдәм итә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Реклама

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/53285.html

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pQMsE8swWi