Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Җәмгыять

Әбиебез – гасыр кешесе

Әбием Хәбибямал Хисмәтова 72 ел гына фани дөньяда яшәп кала. Хәер, кеше гомере еллар белән түгел, ул кылган гамәлләр белән бәяләнә бит! Ә әбиемнең кылганнары бихисап һәм барысы да бик саваплы гамәлләр. Биш ятимгә - әни. Ул Мәмәшир авылында туа, 11 яшендә әнисез кала һәм ятимә әбиемә тормыш арбасына бик...

Әбием Хәбибямал Хисмәтова 72 ел гына фани дөньяда яшәп кала. Хәер, кеше гомере еллар белән түгел, ул кылган гамәлләр белән бәяләнә бит! Ә әбиемнең кылганнары бихисап һәм барысы да бик саваплы гамәлләр.

Биш ятимгә - әни.

Ул Мәмәшир авылында туа, 11 яшендә әнисез кала һәм ятимә әбиемә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Ана назыннан мәхрүм булып, тормыш яшәешнең никадәр катлаулы һәм мәрхәмәтсез икәнен күреп үсә ул. Язмыш дигәнең аның алдына көн саен яңа сынаулар куеп, аны ныгыта, чыныктыра. Ятимлек мөһите аның самими күңеленә кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, миһербанлык орлыклары сала һәм алар шытып, аның тормышында гомерлек юлдаш булып калалар. Башта ул Мәмәшир авылында балалар бакчасы мөдире, комсомол оешмасы җитәкчесе була. Бик актив, үз өстендә даими эшләүче комсомол булганлыктан, аны Кукмара райкомына яшьләр белән эшләүче бүлеккә мөдир итеп куялар.

1947 елда әбиемне Тәкәнеш районына культура бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ул илдә барган зур үзгәрешләрнең эчендә кайный, яшьләр арасында башлап йөрүче, өлкәннәр янында тынгысыз оештыручы була белә. 30-40нчы елларда авылларда барган зур үзгәрешләрнең шаһите һәм турыдан-туры тормышка ашыручысы, яңа чорның революцион таләпләрен үтәүдә башлап йөрүче була.

Безнең бабабыз Габделбарый Хисмәтов 1931-1939 елларда Кукмара районында эшли: партия инструкторы, әбинең туган авылы Мәмәширдә "Электро" колхозында рәис була. Сугышка кадәр туган ягында - Тәкәнеш районы Олыяз авылында шулай ук рәис, директор урынбасары булып эшли. 1942 елдан сугышта катнашып, 1945 елның октябрь аенда госпитальдән Олыязга кайта. Олыязда 1950 елга кадәр рәисе булып эшли. Бабайның гаиләсе зур, оешкан, ләкин аның беренче хатыны гына еш авырый һәм 1949нчы елда, берсеннән-берсе кечкенә булган балаларын калдырып, ул үлеп китә. Олы уллары Нургали абыйга 23 яшь, ул хәрби хезмәттә, Лена апага 11 яшь, Роза, Рая апалары - игезәкләр, аларга 3 яшь, Равия апага 1 яшь була. Сугыштан соңгы авыр еллар. Гаилә бик авыр хәлдә кала. Озак уйлаганнан соң, әбием шушы гаиләгә килергә риза була һәм вафат булганчы шушы зур гаиләдә әни булып яши. Олыяз мәктәбендә укытучы булып эшли, яшь буынга белем, тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Ул үзе дә гел мәгърифәткә омтыла, үзбелеме өстендә даими эшли, үз чорының күренекле җәмәгать эшлеклесе дәрәҗәсенә ирешә.

Әбинең бу гамәлен, ятим калган биш бала өчен әни вазыйфасын кабул итүен бик саваплы эш, зур батырлык дип уйлыйм мин. Пәйгамбәребез әйткән бит: "Ятим балаларны тәрбия кылган хатын җәннәттә, минем белән ике бармак кебек якын, янәшә булыр", - дигән. Әйе, иншаллаһ, әбиемнең урыны, һичшиксез, җәннәттә булыр! Әле бит биш ятим өстенә, бабайга булган олы мәхәббәте җимеше буларак, минем әтиемне Фәрит Барый улын һәм кыз бала - Рәйлә апаны да таба.

Шулай итеп, әбием җиде баланы үз кочагына сыендыра, бөтен барлыгын, аналык хисен, тормыш-яшәешен аларны тәрбияләүгә, чын кешеләр итүгә багышлый.

Тормыш йөген ялгыз тартты.

Әйтүемчә, бабай Бөек Ватан сугышы ветераны, Сугышчан Кызыл Байрак ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән, берничә тапкыр яраланган кеше. Ул 1959 елда вафат була. Әби белән нибары 10 ел гына яшәп калалар. Балаларның икесе читтә, ә бишесе белән әби үзе генә кала. Аларны туйдырырга, укытырга, тәрбияләргә кирәк. Ул мәктәптә укыта, шул ук вакытта партия оешмасы секретаре була. Ничек кенә барысына өлгергәндер ул? Бабайның вафат булуын, аннан соң балаларның, әбинең тормышын мин әтинең, апаларның сөйләүләреннән беләм: "Әти үлгәндә безгә 13 яшь иде. Иң курыкканыбыз -безне балалар йортына җибәрүләре, - дип искә алалар Роза апа белән Рая апа. "Әтиегезне бик яраттым, беркая да китмисез, бергә яшибез", - ди әби аларга. Өлкән апалары - Лена апа, Алабуга медицина училищесында укый. Ул да инде: "Укуны ташлап кайтырга, балаларны үстерешергә кирәк булыр", - дип уйлый, әби аңа: "Укып бетерәсең", -ди. Апаларның тагын бер истәлеге: "Без колхоз басуында бәрәңге өлгергәнен күреп, әз булса да файда булыр дип, сөенә-сөенә бәрәңге җыеп кайттык. Әни моны күрде дә, безне бик каты орышты һәм шул бәрәңгеләрне кире илтеп күмәргә кушты. Бу гамәле белән ул безгә, гомергә истә калырлык итеп, кешенекенә тияргә ярамаганны аңлатты". Әби бик таләпчән, туры сүзле булган, гаиләне туйдыру өчен бары тик эшләп тапкан гына лаек ризык булып хисапланган.

Реклама

Әбием белән бабамның тормыш кичерешләре, яшәешләре, үзара мөнәсәбәтләре бабайның олы улы Нургали абыйга язган хатларда, башка истәлекләрдә сакланып калган. Ул хатларда бик зур хисләр чагыла. Ә аларның искиткеч оста итеп, бер ялгышсыз, аңлаешлы, төгәл җөмләләр белән язылуына мин шаккаттым. Бу аларның үзбелеме өстендә эшләүләрен, күп укуларын тагын бер кат раслый. Әбинең бер хатында: "Безнең максат: киләчәктә балаларны яхшылап укытып, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләп үстерү," - дигән юллары бар. Моңа бары тик үзеңнең үрнәген аркылы гына ирешеп була. Шулай ук бер хатында әби: "Нургали! Яхшы китаплар укыйсыңмы? Хатларыңнан әдәбият белән яхшы ук шөгыльләнүең күренә. Хәзер шул кадәр яхшы китаплар бар, укып кына җитеш инде", - дип яза.

Китап уку, шәхси китапханәне даими баетып тору гадәте әби белән бабайдан минем әтигә дә күчкән. Хәзерге көндә безнең өйдә ике меңгә якын китап саклана. Авылда бабамның да, әбиемнең дә авторитеты зур иде. Өлкән кешеләр аларны бары тик яхшы яктан гына искә алар.

Әби-бабайның барлык балалары да тормышта үз урыннарын тапты, алар күрсәткән кыйбладан тайпылмыйча, лаеклы кешеләр булып яшиләр, балаларын, оныкларын да шулай тәрбиялиләр.

Ул булдырган традицияләр яши.

Гомеренең соңгы елларына кадәр әби үзенең тормышка карашын сүрелдермәде, һәр баласының тормыш-яшәешен күзәтеп барды, үзенең матур, изге киңәшләрен белән безнең -Хисмәтовлар ыруын бер йодрыктай, бердәм һәм дус-тату булуын тәэмин итте. Әбинең вафат булганына инде 30 ел була, ул калдырган традицияләр, гадәтләр минем әти-әнидә чагыла. Алар да төп йортка барлык туганнарны даими җыеп, аралашып яшиләр. Менә әбинең кызы Раилә апа, минем әти теләге белән әбинең 100 яшь тулган көнендә искә алу кичәсе уздырдык. Монда барлык туганнар, дуслар белән хатирәләрне яңартып, аралашып, әбине искә алып утырдык. Әби чын-чынлап үзенең балалары белән горурлана ала, аларга карап әби белән бабамның куйган максатларына ирешкәннәре күренә.

Әби минем өчен хатын-кыз үрнәгенең иң бөегедер. Мин инде үзем дә әни кеше, кызым белән улым үсеп килә. Минем зур теләгем, аларны туганчыл, ярдәмчел кеше итеп тәрбияләү.

Еллар үткән саен әбиебезнең якты рухы безнең күңелләрдә гел яңара гына бара.

Ралина ХИСМӘТОВА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pQMsE8swWi