24 ел элек үтәлгән интернациональ бурыч
Кырыс февраль иртәсе. Җиңү паркында әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куйган стелла янында шушы сугыш ветераннары җыелган, 4нче мәктәп "Форпост үзәге" укучыларының кулларында шәмнәр, гитара... Сискәндереп салют яңгырый.
Бер төркем әфганчылар автобуста Камышлы авылына юл алды. Нибары 20 яшендә Әфган җирендә башын салган Шамил Касыймовка шушы айда быел илле яшь тулган булыр иде. Авылдашлары быел аның истәлегенә зурлап хоккей турниры үткәрергә булганнар. Күпне күргән, терәүләргә таянган Камышлы авылы клубы яны гөрләп тора. Хоккей мәйданчыгында уенчылар тән яза. Яшь-җилкенчек, сөйкемле ханымнар кар өстендә казан асып пылау пешерәләр, каяндыр чиләк-чиләк кайнар коймак килеп тора.
Әфганчы ветераннар Чишмәбашта җирләнгән Тәлгать Әхмәтшин, Чуллы зиратында тынычлык тапкан Рәис Вәккасов, Купка авылына алып кайтып күмелгән Наил Латыйповлар каберләренә барып килделәр, аларның ата-аналарына күчтәнәчләр керттеләр. Интернациональ бурыч үтибез дип яшьләй башларын салган райондашларыбызны онытмау, хөрмәтләп искә алу бик әйбәт. Хөкүмәт тарафыннан "сугышта катнашканнар" исемлегенә кертелмәсәләр дә, 18-20 яшьтә үк аяусыз, канлы сугышта булды бит әфганчылар. Хәтердән һич җуелмаса да, искә аласы килмәгән канлы вакыйгалар эчендә булганнар илгә кайткач күпме интегеп йөриләр.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев