Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якты эзләре калды

    Моннан 25 ел элек чыккан бер язмамны укып утырам. 1990 елларга кадәр яшәгән сугыш ветераны Кәбир абый Галиәхмәтов турында ул. Яу кырында юлбарыстай сугышкан, тыныч хезмәттә аттан артык эшләгән кешеләрнең берсе. Андыйлар халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел - ул буын кешеләре каннарын түгеп, җаннарын биреп илебезне саклап калдылар. Хәзер фоторәсемнән...

    Моннан 25 ел элек чыккан бер язмамны укып утырам. 1990 елларга кадәр яшәгән сугыш ветераны Кәбир абый Галиәхмәтов турында ул. Яу кырында юлбарыстай сугышкан, тыныч хезмәттә аттан артык эшләгән кешеләрнең берсе. Андыйлар халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел - ул буын кешеләре каннарын түгеп, җаннарын биреп илебезне саклап калдылар. Хәзер фоторәсемнән генә карап тора. "Бәхетле булыгыз, дөрес яшәгез", - дия кебек...

    1988нче еллар. Сәрдекбаш урта мәктәбендә ветераннар белән очрашуга әзерләнәләр. Укучылар аларның тормыш юлларын өйрәнделәр, актлар залын бизәделәр. Арада гасырлар биеклегеннән сөйләрлекләре бар икән. Кәбир абый Галиәхмәтов - шундыйларның берсе. Ул кечерәк гәүдәле булса да, хәрәкәтләре җитез, егетләрчә төз атлый, күкрәген ике орден һәм 15тән артык медаль бизи. Бөтен кеше геройга сокланып карый - 77 яшендә булуга карамастан, колхоз тормышында актив катнаша, мәктәпләрдә очрашуларда еш була икән.

    Кәбир абыйның яшьлеге авыр елларга туры килә. Октябрь революциясеннән соң авылда зур үзгәрешләр башлана. Җир крестьяннарга бүлеп бирелә. Зур Сәрдекнең җирләре дистәләгән чакрымнарга сузылган, барып-кайтып эшләве читен, шуңа 1930 елларда хуҗалыкларны күчереп утырту башлана. Урман аланы кырыендагы агачларны төпләп йортлар салалар, җир сөрәләр. Каен күп үскәнгә, авылга "Каенлык" исеме кушыла. Авылдагы 50 хуҗалык - бер колхоз, бик тырыш, уңганнар яши, районда алда баралар. Ләкин матур тормыш озакка бармый - сугыш башлана. Кәбир абый 1941 елда Ленинград шәһәрен саклаучылар сафына баса. Саперлар, автоматчылар взводларында хезмәт итә. Дошман чолганшында калган шәһәрне бар яклап үлем сагалый - күктән дә, судан да, коры җирдән дә утлар ява. Ачлык миллионлаган ленинградлыны үтерә, урамнарга түшәлгән мәетләрне җыеп бетерә алмыйлар. Берничә тапкыр үлем белән очраша, яралана, тагын терелеп сугышчылар сафына баса. Күп операцияләрдә катнашкан Кәбир абый Кызыл Йолдыз орденнарына, "Батырлык өчен" медаленә лаек була. Сугыш беткәнче байтак орден-медальләр күкрәген бизи. Чолганыш 900 көн дәвам итә, бирешмиләр. 1944 ел башында дошманны куа башлыйлар, авыр сугышлардан соң Кенигсберг шәһәре алына, Кәбир батыр сугышны шунда тәмамлый.

    Кәбир абый үзе тыйнак кеше, күп батырлыклар күрсәтсә дә, күбрәк сугышчан дусларын сагынып сөйли.

    Реклама

    Сугыштан соңгы елларда атлар да карый, тимерчелектә эшли. Бер дә тик торырга яратмый, кирәк чакта йортлар да сала, каралты-куралар яңарта. Бөтен эшне җиренә җиткереп, күңел җылысын биреп башкара. Тыныч хезмәттә дә Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. Үзе кебек уңган балалар үстерде ул, инде алары да бабайлар чорына керделәр. Кызы Ташкентта, өлкәне Габделнур - мактаулы электрик, Муллануры - алдынгы механизатор. Үз һөнәре буенча районда иң алдынгылар булдылар. "Хезмәттәге батырлык өчен" медале ияләре. Инде лаеклы ялда алар. Үзе мәңгелеккә китсә дә, тормыш Кәбир абыйның балалары, оныклары, оныкчыкларында дәвам итә, аларның саны 50дән дә артып китә. Дәвамчылары Кәбир бабаларын горурлык белән искә алалар.

    Рәхимҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ

    фото: http://masanu.ru/page40.shtml

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: