Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Укытучы Наҗия

    ...Авыл киче, клубта алма төшәрлек тә урын юк. Бүген монда авыл яшьләре көче белән әзерләнгән зур концерт бара. Сәхнә түрендә җырчы Наҗия белән гармунчы Туфан. Наҗиянең салмак, моңлы матур тавышына әкрен генә тартылган гармуннан "Арча", "Ал Зәйнәбем" җырларының моңлы авазы клубка гына сыеп бетмичә, авыл урамнарын урап йөри. Арча педагогия...

    ...Авыл киче, клубта алма төшәрлек тә урын юк. Бүген монда авыл яшьләре көче белән әзерләнгән зур концерт бара. Сәхнә түрендә җырчы Наҗия белән гармунчы Туфан. Наҗиянең салмак, моңлы матур тавышына әкрен генә тартылган гармуннан "Арча", "Ал Зәйнәбем" җырларының моңлы авазы клубка гына сыеп бетмичә, авыл урамнарын урап йөри.

    Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, тумышы белән Арча районыннан булган Наҗия Шәрәфетдинованы Олыяз сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрәләр. Ул фән буенча штат тулы булганлыктан, түбән сыйныфларны җитәкләүне ышанып тапшыралар. Тиз арада коллективта үз кеше булып китә. Халык арасында да, балаларның да яраткан укытучысына әйләнә. Мәктәптән тыш эшләрдә дә актив катнаша. Ындыр табакларында, комбайнчылар янында басуда, фермаларда агитатор була, хатын-кызлар советы рәисе итеп сайлана.

    Җырчы Наҗия белән гармунчы Туфан сәхнәдәге очрашуы тора-бара мәхәббәткә әверелә.

    1965 елда гаилә корып җибәрәләр. Бик матур итеп яшәп китәләр. Балалары туа. Туфан абый авылда кирәкле һөнәр иясе - мал табибы булып эшли. Әмма бу мәхәббәт кыска була. 1976нчы елда Туфан абый өч баласын, сөекле хатынын, тумыйча калган баласын ятим итеп, якты дөньядан кинәт кенә китеп бара. Ул чагында Наҗия апаның ниләр кичергәнен аңлатырга сүзләр җитми. Аны йөрәк аша гына үткәрергә мөмкиндер.

    Шулай да ул бирешми, 4 бала тәрбияли, яңа өй салып чыга. Әлбәттә, үз көчләренә колхоздан алган ярдәм дә килеп кушыла. Наҗия апаның батырлыгына, сабырлыгына таң калырлык. Дүрт баланы ялгызын аякка бастыру, аларга югары белем алырга ярдәм итү, ил-көн күзендә оятка калмаслык тәрбия бирү, тормыш көтәргә яраклы итеп әзерләү - пар канатлы кешеләргә дә таманга төшә әле ул. Наҗия апага "афәрин" дими ни дисең. Олы улы Илшат төзүче һөнәрен үзләштергән. Армия тормышын Әфган җирендә тәмамлаган. Өйләнгән. Хатыны Газимә шушы авыл кызы. Уңган, тырыш. Кукмарада гомер кичерәләр. Икенче бала булып дөньяга килгән Гөлгенә әнисе һөнәрен сайлап, ун ел мәктәптә эшләгән. Хәзер Кукмара боз сараенда администратор булып эшли. Аңа кадәр Төркиядә, Себердә эшли. Матур җырлый, гармунда-баянда уйный. Иң яраткан җыры "Әй, язмыш, язмыш". Әтисе үлгәндә тугыз яшьлек булып калган бала бүген үзе күпләргә үрнәк булырлык хатын-кыз. Аның белән сөйләшеп утыру кызыклы, файдалы да. Җәйге каникулларын әнисенең туган авылы Мөндештә үткәргәннәр алар. Ул чакларны матур итеп сөйли ул. "Кабартма", "Зирекле" суларында коенуларын, яланаяк чәп-чәп йөргән чаклары күңелле, бәхетле балачак булып хәтерендә калганнар. Мөндешкә барган саен тау өстендәге наратларны барлыйлар, тау итәгендә ялгыз корыган нарат астыннан изге чишмә ага. Шуның суын эчеп үскәнгәдер, дүрт баланың дүртесе дә кешелекле, ярдәмчел, эшчәннәр, изге күңеллеләр. Моның төп "гаеп"лесе әниләре була, икенчесе чишмәдер, мөгаен.

    Илсур Нәҗмиев - авылда билгеле кеше. Егерме ел инде тренер. Республикага пәһлеван көрәшчеләр тәрбияли. Хатыны мәктәптә рус теле укытучысы. Икесе дә педагоглар, кулга-кул тотынышып яшь буынга белем, физик тәрбия бирәләр. Илсур Туфан улының шәкертләре, Россия һәм Татарстан чемпионнары. Улы Айнур - үз авырлыгында Россия чемпионы.

    Реклама

    Төпчек кызы Чулпан ире белән бик чибәр бер кыз үстерәләр. Мәктәптә татар теле укытучысы булып хезмәт куя. Наҗия Шәрәфетдинова - Нәҗмиевадан башланган педагоглык хезмәт, балалары тарафыннан дәвам ителеп, йөз елга җыела икән. 2010 елда район Сабан туенда, район башлыгы чакыруы нигезендә сабантуй уртасына балалары белән чыгарылып, район халкы каршында Мактау кәгазе белән бүләкләнәләр. Наҗия Нәҗмиеваның хөкүмәт тарафыннан алынган "Халык мәгариф отличнигы", "Хезмәт ветераны" исемнәренә шушы мактау грамотасы да килеп кушыла.

    Халык телендә укытучыларга, кадер-хөрмәт бетте дигән сүзләр йөри. Сәгать үтсенгә, хезмәт хакыннан хезмәт хакына йөрүчеләр өчен беткәндер дә. Монысы белән килешәм. Наҗия апалар кебек чын, үз эшен яратып, укытучы булуы белән горурланган, үз балаларына да шушы хезмәткә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләгән кешеләрнең кадер-хөрмәте еллар үткән саен арта гына бара. Наҗия апа бүген ничек яши соң? Ул кадерле, "иркә" әни, оныкларына укытучы - әби, балаларына кирәк чакта әти дә була белгән, изге күңелле, бик кирәкле кеше.

    Укытучы нинди кеше ул? Бүгенгене киләчәккә сузган, өзелмәс нык җепнең очы ул!

    Наҗия апага киләчәктә кайгы-хәсрәтсез, бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек телим. Яшьлегендә кылган яхшылыклары олыгайган гомер сукмагыннан атлаганда, маяк булып яктыртып торсыннар!

    Рәхмәт сезгә, укытучы, Наҗия апа!

    Фидания КАМАЛОВА

    фото: http://www.babaevo-gazeta.ru/news/2011-10-07/1102/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: