Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әтинең каберенә бардык

    Мин 1933 елда Ятмас Дусай авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш чоры баласы мин. 1941 елның 22 июнендә күрше-тирә балалар белән уйнап йөри идек, шулчак әти-әниләрнең, күршеләрнең "сугыш башланган" дип кайгыга батып елашуларын ишеттек. Ирләрне, белгечләрне фронтка алу башланды. Безнең авылдан яуга 115 кеше киткән, шуларның 62се генә исән кайта алган. Әтием...

    Мин 1933 елда Ятмас Дусай авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш чоры баласы мин.

    1941 елның 22 июнендә күрше-тирә балалар белән уйнап йөри идек, шулчак әти-әниләрнең, күршеләрнең "сугыш башланган" дип кайгыга батып елашуларын ишеттек. Ирләрне, белгечләрне фронтка алу башланды. Безнең авылдан яуга 115 кеше киткән, шуларның 62се генә исән кайта алган. Әтием Мансур Баһаветдиновны озатканда мин беренче сыйныфка укырга кереп калдым. Октябрь ае иде бу. Сеңелләрем Гөлсәрия 1939 елгы, Зөлфәрия 1936 елгы иде. Әти китеп, озак та тормады, 1942 елның гыйнварында энем Илсур туды. Ул озак яшәмәде, авырып вафат булды.

    1941 елның октябре... Әтиебезгә, Зиннәтулла Әшрәповка, Нәбиулла Шәфыйковка, Шепшеңәр авылыннан Әлтәф Кашаповка Тәкәнеш хәрби комиссариатыннан повестка килгән. Әниләр, халык контора янына җыелып, елашып, ирләрне ат белән озатып җибәрделәр. Әти тальян гармунында матур итеп "Минзәлә" көен уйнап-җырлап киткән. Аларның поездга утырып киткәннәрен күреп, хушлашып калу өчен, икенче көнне әниләр җәяүләп Кукмарага - егерме биш чакрымлык юлга чыктылар. Әтиләр дә вокзалга Тәкәнештән ала шулкадәр араны җәяүләп үткәннәр.

    Әтинең фронттан җибәргән бер хатын гына хәтерлим."Сапер булып хезмәт итәм, бер елга аша күпер салабыз. Немецлар белән бик каты көрәш бара, исән-сау калырбызмы-юкмы",- дип язган иде. Шуннан соң күп үтмәде, һәлак булуы турында хәбәр килде.

    Күп еллар узды. Балалар белән уйлашып, архив документларын табып, әтинең кай җирләрдә көрәшкәнен, кайда җирләнгәнен белдек. Һәм мин үзем, кызым Нурфия, улларым Мөдәрис, Роберт белән быел июль аенда, машинага утырып, Калуга өлкәсенә юл тоттык. Мәскәүдә кунып, туганыбыз, журналист-язучы Рәфкать Сабировны да үзебез белән алдык. Калугага Мәскәү-Киев юлы белән барасы, юл бик шәп, күп урынга плитә җәелгән, дүрт рәтле хәрәкәт. Мәскәүдән Думинич районының Высокое авылына 232 чакрым. Әлеге һәм Пузановка авыллары янындагы елга буенда немецлар белән бик көчле бәрелешләр булган. Оборона министрлыгыннан алынган архив материаллары буенча, безнең әтинең гомере 1943 елның 15 июлендә Пузановка авылы янында өзелгән. Аңа әле 39 яшь кенә була. Ул Высокое авылы янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән. Каберлекне карап, тәртиптә тоталар, веноклар салып торалар. Анда барлыгы 6233 сугышчы ята, аларның исемлеге язылган стенд урнаштырылган. Без әтием яткан каберлек өстенә, белгән догаларыбызны укып, Дусайдан алып барган өй нигезенең һәм әнинең кабер балчыкларын сиптек. Аннары туган авылыбыздан алып килгән нарат үсентеләренең берсен шушы каберлеккә, икенчесен Пузановка авылы янында әти һәлак булган урынга утырттык. Әтинең үзе белән күрешкәндәй булдык, күңелләр тулды. Ниятебезне чынга ашыра алуыбызга сөендек. Аннан шулай ук ике нарат үсентесе алып кайтып, Ятмас Дусай җиренә утырттык.

    Авыл мәктәбе директоры безгә музейга куярга немец пулеметы дискасы, каскалар, патроннар, штык һәм иң кадерлесе - сугыш булган урыннарның хәрби карталары күчермәсен, башка сугыш чоры экспонатлары бирде. Без үзебез белән Кукмарадан алып килгән чәк-чәк, китаплар һәм башка әйберләр бүләк иттек. Бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп, бик җылы хушлаштык.

    Барлыгы 2850 чакрым юл үттек.

    Мияссәр МАНСУРОВ

    фото: http://yarnovosti.com/rus/news/yaroslavl/society/voinskie_zahoronenia

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: