Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт сынавы (хикәя)

    Иртә белән торуга Илүзә календарь битенә күз салды да, сихри генә елмаеп куйды. Бүген үзенчәлекле, сихри, ярату-назга төрелгән бәйрәм "Гашыйклар көне" икән ләбаса. Әлеге көн Илүзәләр гаиләсе өчен бик тә кадерле, шул ук вакытта сөенечле бәйрәм иртәсе бит... Нәкъ тә шушы көнне Илшат белән Илүзә туган -тумача, дус-ишләрен җыеп гөрләтеп...

    Иртә белән торуга Илүзә календарь битенә күз салды да, сихри генә елмаеп куйды. Бүген үзенчәлекле, сихри, ярату-назга төрелгән бәйрәм "Гашыйклар көне" икән ләбаса. Әлеге көн Илүзәләр гаиләсе өчен бик тә кадерле, шул ук вакытта сөенечле бәйрәм иртәсе бит...

    Нәкъ тә шушы көнне Илшат белән Илүзә туган -тумача, дус-ишләрен җыеп гөрләтеп туй мәҗлесе уздырдылар.... Инде тормыш корып яши башлаганнарына да шактый еллар узган. Берүк гаилә учакларына күз генә тия күрмәсен. Икәүләшеп ике ул, бер кызны үстереп олы тормыш юлына аяк бастырдылар, ә хәзер берсеннән-берсе чая, шаян, җитез оныкларын сөеп туя алмыйлар. Эх вакыт дигәннәре бертуктамый алга чаба, гомер дигәнең сизелми уза да уза шул... Илүзә уйланып ята торгач, ерак яшьлек елларын, мәхәббәт утында янып йөргән чакларын исенә төшереп бер мәлгә күзләрен йомды...

    Илшат белән Илүзә балачактан ук бергә уйнап үстеләр. Бер-берсеннән күршедә генә яшәгәнлектән, кунакка йөрештеләр, дәресләрне дә бергә утырып хәзерләделәр. Балалар бакчасыннан ук бергә булган дуслар мәктәпкә дә бергә, бер үк сыйныфка укырга керергә хыялландылар. Әлеге дуслыкка күпләр көнләшеп карадылар, кайберләре чын күршеләр шундый бердәм булып яшәргә тиеш инде диештеләр.

    Төскә-биткә чибәр, акыллы егеткә тора-бара кызыгучылар күп иде. Илүзәгә дә башка егетләрнең күзе төшмәде түгел, төште. Тик бу чакта Илшат белән Илүзә арасында мәхәббәт утлары кабынып өлгергән иде инде. Алар бернигә дә карамыйча, үзләренә гашыйк булып йөргән егет-кызларга да исләре китмичә, гел бергә иделәр...

    Унберенче сыйныфны тәмамлауга, икесе дә югары уку йортына керделәр. Әлеге бәхетле мизгелләрне күрә алу ата-аналар өчен дә куаныч иде, әлбәттә. Тик Илүзәнең иптәш кызы, сыйныфташы Лилия генә укырга керә алмыйча кайтты. Илүзә дусты өчен бик кайгырды, аны җылы сүзләр әйтеп юатты. Тик Лилиянең үзеннән көнләшүен, Илшатка читтән генә гашыйк булып йөрүен Илүзә белми дә, аңламый да иде шул...

    Шулай итеп, Илүзә белән Илшат тырышып-тырмашып укырга керештеләр, чын студентлар булдылар. Күрше кызы Лилия озак кына уйлаганнан соң, үз авылларына хат ташучы булып эшкә урнашты. Яшьләр арасында мәхәббәт утлары көчәйгәннән - көчәя барган арада, Илшатны армиягә чакырып хат килеп төште. Аңа укуын кичектереп хезмәт итеп кайтырга кирәк иде. Егеттән бигрәк Илүзә кайгырды. Кечкенәдән үк янәшәсеннән атлаган дустын бердә чит җирләргә җибәрәсе килмәде шул Илүзәнең. Илшаттан аерылып бер үзе калуын уйлаганда кызга куркыныч булып китте. Әлеге хәбәрне ишетүгә Лилия сөенде генә. "Гел Илүзә генә бәхетле булырга тиеш түгел, Илшат армиядән үзгәреп кайтыр, күрше кызы Лилиянең дә аның өчен янып-көеп йөрүен аңлар" дип уйлады...

    Ә үзе ул арада дус кызы Илүзәгә кайгырмаска, Илшатның бер елдан исән-имин кайтып җитәячәгенә ышанырга кушты.

    Илшат сөйгәнен, дусларын, якыннарын җыеп мәҗлес уздырды. Иртән аны җырлап, изге теләкләр әйтеп олы юлга да озаттылар. Ике гашыйк бер-берсен онытмаска вәгъдәләр бирешеп аерылыштылар.

    Илүзә сөйгәне киткән көннән алып аннан хатлар көтте. Илшатны бик сагынды, юксынды. Тик укуына тап төшермәде, бар көчен, тырышлыгын дәресләренә багышлады. Лилия дә Илшаттан хатлар көтте, аның адресын эзләп табып иң беренчеләрдән булып хат җибәрде.

    Бер атна үткәннән соң, Илшат Илүзәгә хат язып салган иде. Әлеге хатны күрүгә, Лилиянең ачуы кабарды. "Минем хатыма җавап язмаган булган, Илүзәсен сөендерергә ашыккан имеш. Тик егеткәй хыялларың чынга ашмас шул, үзең гаепле" дип үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә Лилия хатны ачып укырга булды. Егет бар да тәртиптә икәнлеген, Илүзәне бик тә сагынуын, хәтта исән сау хезмәт итеп кайткач сөйгәненең кулын да сорарга барачагын язган иде. Лилия җитезлек белән хатны укып чыкты да, почта өләшергә дип урам буенча китте.

    Илшат хатлар яза торды, тик алар Лилия кулына эләктеләр. Ә Илүзә сөйгәненнән хатлар килмәвенә бик нык борчылды, "әллә мине онытты микән" дигән уйлар аңа тынгылык бирмәде. Беркөнне кыз Лилиянең почта өләшүен күреп аңа дәште:

    Реклама

    -Сәлам Лилия! Синнән сорыйсы әйберләр бар иде: Илшаттан бердә хатлар килми, алар ялгыш почтада адашып ятмыйлар микән. Үзем дә язып карадым, тик җавап хаты килмәде. Бик нык борчылам Илшат өчен,- диде кыз.

    -Сәлам Илүзә! Юк шул, Илшаттан хатлар килмиләр. Үзем дә аптырыйм хәтта, сез бер-берегезне бик нык ярата идегез бит. Ни өчен сөйгәнең сиңа хатлар язмый микән соң? Әгәр дә Илшаттан хатлар килсә иң беренче синең яныңа чабармын,-диде дә китеп тә барды.

    Көн арты көннәр, төн арты төннәр уза торды. Лилия Илүзәгә берни әйтмичә Илшатның хатларын укуын дәвам итте, хәтта Илүзә булып, аның исеменнән хатлар язарга да курыкмады. Ул хатларда мондый юллар бар иде: Сөеклем Илшат! Зинхар гафу ит мине, сине вәгъдәләр биреп озатсам да, каршы ала алмам шул инде. Мин башканы сөям! Хуш җаным!

    Әлеге хатны алып укыгач солдат егет нинди уйлар кичергәндер, анысын ул үзе генә белә! Шушы сүзләрне алып укыганнан соң, ул башка Илүзәгә атап хатлар язмады. Бу форсаттан файдаланып күрше кызы Лилия иң матур, йөрәккә үтеп керә торган итеп Илшатка хат язып җибәрде. Үзе дә Илшаттан кечкенә генә хат кисәкчеге алды. Шулай итеп ул, серле рәвештә, ике яшь йөрәкнең мәхәббәтен акрын гына җимереп килә иде...

    "Без капчыкта ятмый" дигәндәй, Илшат та туган якларына кайтып төште. Уенда һаман да сөйгәне Илүзә һәм хат кисәгендәге "Хуш, җаным" диелгән сүзләр иде. "Ни өчен ул мине ташлады икән, кайда минем гаебем! Ник алдаган ул мине?" дип баш ватты егет. Һәм Илүзәгә үзенең кайтуын хәбәр итеп почта тартмачыгына кечкенә генә кәгазь кисәге ташлады.

    Илүзә сөйгәненең кайту шатлыгын уртаклашырга дип, күрше кызы Лилияләргә таба йөгерде.Лилия бу хәбәрне белми иде әле. Кыз дустының өенә керүгә шуңа игътибар итте: өстәл тулы конверттан ачылып ташланган хатлар яталар. Илүзә тиз генә аларны карап чыкты. Һәм Лилиянең яшерен рәвештә хатларны укып ятуын, аның исеменнән сөйгәненә хатлар язуын аңлап алды. Аның дус кызына бик нык ачуы килде, Лилянең ялганын ул беркайчанда кичермәячәк.

    ...Бу вакыйгалардан соң озак вакытлар үтте. Күрше кызы Лилия егет белән кызның арасын күпме генә бутарга тырышмасын барып чыкмады. Үзе дә авылның бер исерегенә кияүгә чыгып бәхетнең нәрсә икәнен күрә алмады, җитмәсә эшеннән дә кудылар...

    Илшат белән Илүзә үзара аңлашып мәхәббәтләрен саклап кала алдылар. Мәхәббәт сынауларын үтеп, ике яшь йөрәк арасында сөю уты тагын да катырак дөрләп яна башлады. Алар әлеге яратуны исбатлау нигезеннән пар балдаклар алышырга сүз куештылар. Туйларын да үзенчәлекле көнгә "Гашыйклар" бәйрәменә билгеләргә булдылар.

    Илзия Харисова, Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

    фото: http://www.liveinternet.ru/users/myparis/post155862031/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: