Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бирде тормыш кирәкне

    Кукмараның итек фабрикасында яңа гына эшли башлаган чагым. Әти-әни исән булса да, "әти" дигән сүзне әйтеп үсәргә насыйп булмады. Мамадыш районының Козгынчы авылыннан булган әти бер яшьтә безне ташлап чыгып киткән. (Бәлки бүгенге көндә дә исәндер). Әти эчеп кайткан саен әнине кыйнаган, әни гомере буе дәваханәдә ятты, аннан калган гомерен...

    Кукмараның итек фабрикасында яңа гына эшли башлаган чагым. Әти-әни исән булса да, "әти" дигән сүзне әйтеп үсәргә насыйп булмады. Мамадыш районының Козгынчы авылыннан булган әти бер яшьтә безне ташлап чыгып киткән. (Бәлки бүгенге көндә дә исәндер). Әти эчеп кайткан саен әнине кыйнаган, әни гомере буе дәваханәдә ятты, аннан калган гомерен урын өстендә үткәрде, сигез ел кузгалмыйча урында булды ул. Әбием 80 яшьтән узган иде. Шуңа күрә һәр атнада еллар дәвамында өйгә кайтып кер юдым, җыештырдым, кыскасы, бөтен эш мине көтте. Озын ялда төн йокысы йокламыйча ял көнем уза, ә кыска ялда көнендә китәсе иде. Фабрикага икенче сменага эшкә барып җитешергә кирәк. Бервакыт юл бик начар булганлыктан, Нырты автобусы совхозга килмәде. Кичкесе дә күренмәде. Бер автобуслык халык белән төнгә каршы Кукмарага җәяү киттек. Караңгыда Түбән Чәбиядән алып Кукмарага кадәр 52 чакрым араны бер-беребездән калышмаска тырышып атладык. Төнге унынчы яртыда Кукмарага килеп җиткәндә аяклар кадакка баскан шикелле иде. Фабрикада смена төгәлләнергә сәгать ярым вакыт калган. Эшкә бармадым, мастерыбыз моның өчен миңа прогул язды. Күңелсез сүз авызымнан чыкканы булмаса да, йөрәгенә үтәрлек сүз әйтмичә булдыра алмадым. Шуннан соң мастерыбыз озак еллар мине күралмады. Үч алып яшәде. Миңа бер тиен дә акча язмаган айлар да булды. Хәтта бурычлы да булып кала идем. Начар станокка куя, кеше бракка ташланган товарны җыеп бирә. Смена ярым эшләтә башлады. Баланы да бакчадан алырга җитешергә кирәк. Үземә бирелгән норманы үти алмадым, чөнки браковчица (исән булганлыктан исем-фамилиясен күрсәтмәскә булдык. Ред.) итекләремнең барысын диярлек бракка чыгара иде, ә миңа өч баламны да аякка бастырырга кирәк.

    Бервакыт мастерым бик авыр хәлдә дәваханәгә керде. Акчам булмаса да, табып, берничә мәртәбә мул итеп күчтәнәчләр алып, янына хәл белергә бардым. Шуннан соң аның миңа карашы үзгәрде: әйбәт эшли торган станокка билгели, сыйфатлы товар бирә, үзе дә норманы тутырыша, күп акча алып эшли торган кешеләр белән бергә дә куя. Акчаны әйбәт ала башладым, итекне дә бракка чыгармый башладылар, әмма мастер озак эшләмәде, пенсиягә китте.

    Итек фабрикасы тулай торагындагы тәрбиячебез Миңсорур апа Рахматуллина турында аерым әйтеп үтәргә телим. Ул сәләтле оештыручы булуы белән үрнәк иде. Минем өчен чын мәгънәсендә икенче әни булды. Ул беркемне ачуланмый, үпкәләтми, сабыр кеше, һәр кешенең күңелен күрә белә иде. Безнең өчен төрле түгәрәкләр, күңелле кичәләр, ярышлар оештырды. Бервакыт мин дә шашка ярышында беренче урынны алып бүләкләндем. Чиста, тәртипле яшәгән кешеләрне стена газетасына мактап яза иде.Тулай торакта күңелле, тыныч яшәдек. Озак еллар фабрикада эшләп, тулай торакта гомерләрен үткәргән кешеләргә бик тә игътибарлы булды. Минем тормышым авыр булгач гел якын итеп хәлемне белде. Бервакыт Миңсорур апа миңа да путевка алып Ульяновскига теплоходта сәяхәткә алып барды. Ничә еллар узса да бу вакыйганы гел сагынып искә алам. Эшләгән яхшылыклары өчен мин Миңсорур апага рәхмәтле булып яшәдем. Аңа сәламәтлек, тыныч картлык телим.

    Нырты автобусы совхозга кадәр генә йөрде. Сәйфулла абыйның автобуста эшләгән вакытлары. Автобуска утыра алмыйча калсам, аңа урын өстендә яткан әни көткәнен әйткәч, мине автобусның руль ягыннан булса да утырта иде, юлда калдырмады. Шул гомердән бирле аңа рәхмәтле булып яшим. Бервакыт минем белән булган хәл һич исемнән чыкмый. Автобустан төшкәч, Төркәш, Югары Чәбияне узып, Түбән Чәбиягә кайтып барам. Карыйм, каршыма бер зур үгез үкерә-үкерә бар көченә чабып килә. Ә минем өстемдә кызыл кофта. Аллаһы Тәгаләгә ялвара-ялвара, юл буендагы ут баганасына таба йөгердем. Багананың метр ярым озынлыктагы аскы өлеше таштан, ә агач өлеше ташка калын тимер чыбыклар белән уратып беркетелгән иде. Күчтәнәчләр тутырылган сумкамны үрелеп таш өлешенә куйдым, ә үзем көч-хәл белән баганага менеп җитәргә өлгердем. Үгез багананы сөзәргә тотынды, таш өстенә дә мөгезләрен болгап ала. Сумкамны беләккә куеп, аякларым белән багананы кочакладым. Аякны ташка да куйгалыйм, күтәреп тә торам. Шулай багананы кочаклаган көе бер сәгатьләп вакыт узгандыр. Ничек ул үгезнең мөгезләре сынмаган! Сыңар кул белән генә кофтаның төймәләрен чишеп ычкындырдым, аны беләгемә салдым. Үгез тынычланды, читкәрәк китеп үлән ашый башлады. Көч-куәте калмаган кулларымны бераз хәрәкәтләндереп, көчкә баганадан төштем һәм җиргә сузылып яттым. Азрак хәл алгач, үгез турысыннан шуышып, үрмәләп, аңа күренмәскә тырышып узып киттем. Өйгә әни белән әби янына кайткач, аларны мунча ягып кертү иде исәбем. Кара-каршы гына торган күршеләр мунчасына су ташып, мунча яктым ягуын, әмма йөри алмаган әниемне урам аркылы алып чыгу өчен көзге пычракны - К-700 тәгәрмәчләре күмелерлек сазны үтәргә кирәк. Әнинең яшь вакытта үзе ясаган агач чанасы бар иде. Саз өстенә озын такталар салдым да, чанага әнине утырттым. Сиксән яшьлек әбием белән чананы шудыртып кына алып чыгарга исәбебез. Урам аркылы чыгып бара идек - сыйныфташым, күрше малае, хәзер Зур Кукмарада яшәүче Т. прожектор шикелле көчле фонаре белән яктыртып җибәрде. Мескен әнием куркып китте дә, таш шикелле сап-салкын, тирән сазга килеп төште. Күршебез, безнең азапланып ятканны күрә торып, яныбыздан сызгыра-сызгыра, җыр көйли-көйли берни булмагандай клубка таба күңел ачарга үтеп китте. Көч-хәл белән әнине саз эченнән чыгарып, мунча керендердем.

    Авылга кайткан-киткән арада әбиемә мал асрарга печән чабып, киптереп, аны капчыклап ташыйм. Балтаны кулларымда гына уйнатам, бер машинаны берүзем белән утын ярам. Бервакыт мал симертер өчен урманга имән чикләвеге җыярга үзем генә бардым. Урман буенда имән агачлары тезелеп киткән. Чикләвек белән ике чиләгем дә тулды. Урман буеннан килгән бер мотоциклчының күзенә чалынмас өчен атылып урман эченә кердем. Ни күзем белән күрим - каршыма бүре килеп чыкты. Бер имән төбенәрәк килеп башымны сузып карасам, тамыр аралары тирән итеп казылган зур гына куышта бер ана бүрене тезелешеп балалары имеп ята. Ә ата бүре тешләрен күрсәтеп, авызын зур итеп ачып ырылдап җибәрде. Баскан җиремдә селкенергә дә куркып торам. Бүре очраса, аның күзенә карап артка таба чигенергә кирәклеген ишеткәнем бар иде. Үзем аның күзенә карыйм, үзем эчемнән генә Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Кулымны аңа таба сузып: "Юк-юк, балаларыңа да тимим, син дә миңа кагылма" , - дип бүре белән сөйләшәм. Урман эченнән чиләк-көянтәләремне алып, теге мотоциклны карый-карый артка чигенергә тырышам. Ә бүре: "Анда куркырлык нәрсә бар соң?"-, дигәндәй, миннән алда чыгып, урман буена күз салды. Күпме гомер яшәп, бүренең өне имән төбендә икәнен белми идем.

    Рәйсә ӘГЪМӘМҖАНОВА, Кукмара

    фото: http://astro.kupitedom.com/?p=319

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: