Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Безнең Роза апабыз

    Роза апа Закированың Янил авылында (Кукмара районы) туып-үсеп, шунда урта белем алганын белсәм дә, әнисе Анна апа, туганнары Александр абый, Галя апалар белән шактый аралашкан булсам да, барыбер ул безнеке, Олыязныкы кебек. Халык алдында бик абруйлы, дәрәҗәле шәхесләрнең берсе ул. Беренчедән, ул минем укытучым. Зифа буйлы, озын чәчле, зәңгәр күзле...

    Роза апа Закированың Янил авылында (Кукмара районы) туып-үсеп, шунда урта белем алганын белсәм дә, әнисе Анна апа, туганнары Александр абый, Галя апалар белән шактый аралашкан булсам да, барыбер ул безнеке, Олыязныкы кебек. Халык алдында бик абруйлы, дәрәҗәле шәхесләрнең берсе ул.

    Беренчедән, ул минем укытучым. Зифа буйлы, озын чәчле, зәңгәр күзле Роза апа урта мәктәпне тәмамлагач, безгә математика укытырга килде. Аның матурлыгы, йомшак тавышы, белеме безне үзенә генә түгел, әлеге фәнгә дә гашыйк итте.

    Аннан ул минем җитәкчем. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Тирән энциклопедик белемле, төп белгечлеге рус теле булса да, химия, физика, математика буенча да дәресләр укытырга туры килде аңа. 1961 елны без, берничә яшь укытучы Наҗия Шәрәфетдинова, Зәкиябану Якупова һәм мин аның кул астында беренче эш алымнарына өйрәндек.

    Халык белән эшләү сәләтен күреп, халык ихтирамына таянып, аны авыл советы рәисе итеп сайладылар. 1975 елдан лаеклы ялга чыкканчы ул шунда эшләде.

    И-и, ул елларда нинди генә бәйрәмнәр үтми иде дә, нинди генә чаралар оештырылмый иде клубта. Лаеклы ялга зурлап озатулар, юбилейлар, чәчәк үстерүчеләр конкурслары үткәрүләр, дисеңме. Роза апа үзешчән сәнгатьне үстерүгә дә зур игътибар бирә иде: Рәмзия Гыймадиева, Зөлфия Гыйльметдиноваларның танылып китүләре дә шушы елларда авылыбыз сәхнәсеннән башланды. Җәмәгать оешмалары - хатын-кызлар советы, иптәшләр суды, халык дружиналары эшләрен оештыру да аның вазыйфасына керә иде.

    Коммунист буларак, агитация-пропаганда, радио һәм стена газеталары, лекторлар төркеме эшчәнлеге үзәгендә булырга туры килә. Әле бит халыктан сөт, йомырка җыю, колхозчыларны эшкә тарту, көйсез гаиләләрне татуландыру - барысы да авыл советы эше дип исәпләнә. Роза апа кешеләрне эшкә дәртләндерә, уңай ягын күреп ала белә иде.

    Ул елларда колхозга булдыклы җитәкче Минәхмәт Фәләхов килде. Аның тырышлыгы белән районда беренчеләрдән булып авылга газ керде, мәдәният йорты, юллар, күперләр төзелде. Бу вакыйгаларның уртасында булды Роза апабыз. Әле бер мәлне кибеткә кайткан товарларны халыкка тигезләп бүлү дә авыл советына йөкләнде. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрү мәшәкатьләре дә өстәлеп торды.

    Үзебезнең Роза апабыз дип әйтүнең тагын бер нигезе бар. Мәктәптә укыткан елларында ук ул авылыбызның иң чибәр, булдыклы гармунчы егет Мөнзил абыйга кияүгә чыкты. Бу бәхетле гаиләдә өч малай - Рөстәм, Радик, Рафаэль, зур кара күзле Йолдыз туып-үскән еллар иде. Тормыш юллары сикәлтәле шул: көтмәгәндә, уйламаганда бәхетсезлек тә сагалап тора. Мөнзил абыйның авариягә очрап кинәт үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде. Роза апага бу вакытта 39 яшь тә тулмаган, ә төпчеге Йолдызга 5 яшь була. Бу авырлыкны ничек кичергәнен, йокысыз төннәр, түгелгән күз яшьләрен үзе генә беләдер. Дүрт баланы үстереп, аякка бастырасы бар бит. Шулай эшкә чумып, кешеләр белән аралашып, тормышны алга алып бара ул.

    Роза апаны тагын бер ачы хәсрәт көтеп тора икән. Кайгы агач башыннан йөрми шул. Икенче улы Радик 40 яшьтә авырып вафат булды. Бу югалтуны Роза апа бик авыр кичерде, сәламәтлеге какшап калды. Ничә еллар үтсә дә, ул Радикны теленнән төшерми. Баласын югалткан кешеләр аның хәлен бөтен тирәнлеге белән аңлый инде.

    Дөрес, бүгенге көндә Роза апаның тормышы һич тә зарланырлык түгел. Алтын баганалары Рөстәм, Рафаэль, Йолдыз, киленнәре, кияү өчен ул иң кирәкле, кадерле кеше. Барлык эшләренә булышалар, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. Оныклары Ренат, Гүзәл, Фәрит, Ранис, Динара, Рәшит, Булат, Алисә, Риназ, оныкчыклары Тимур, Рәис, Самина, Валерик аның тормышын тулыландырып торалар.

    Балаларын ничек шулай тәрбияли алгандыр, анысы сер булып кала. Эшкә киткәндә аларга "нәрәт" бирүе генә истә: кем су алып кайта, кем учакка яга, кем себерә, кем юа. Җаваплылык хисе шулай тәрбияләнгәндер. Ә рухи якынлыкны алай гына тәрбияләп булмастыр.

    Радикның тормыш иптәше Әлфия авылда. Ялгызлыкны сиздермәс өчен бөтенесен эшли. Бу йортта җанга рәхәт, җылылык бөркелеп тора, атна саен кунак каршылыйлар. Көтеп алынган бу кунаклар - балалар.

    Роза апаның өе зәвык белән бизәлгән, анда һәрчак ак чәчәкле тәрәзә гөлләре, зур чүлмәкләрдә биек экзотик гөлләр, бакча шулай ук гөлләргә күмелгән. Шушы тормышына сөенеп, озак еллар гомер итәргә язсын.

    Рәсимә Сәләхова, Олыяз авылы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: