Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Сәрдек гимназиясенә 100 яшь

    Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә, һәркемнең күз алдына балачагы, сабакташлары, зур тормышка озатып калган остазлары килә, күңелендә мәктәп еллары белән бәйле иң матур истәлекләр яңара. Бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Зур Сәрдек мәктәбенең (хәзер гимназия) элекке укучылары да шушы хисләрне кичерәдер. Зур Сәрдек төбәгендә мәгариф тарихы 20нче гасыр...

    Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә, һәркемнең күз алдына балачагы, сабакташлары, зур тормышка озатып калган остазлары килә, күңелендә мәктәп еллары белән бәйле иң матур истәлекләр яңара. Бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Зур Сәрдек мәктәбенең (хәзер гимназия) элекке укучылары да шушы хисләрне кичерәдер.

    Зур Сәрдек төбәгендә мәгариф тарихы 20нче гасыр башына барып тоташа. Авылда мәктәп ачылу күренекле мәгърифәтче, шагыйрь, Габдулла Тукайның якын дусты Сәгыйть Сүнчәләй исеме белән бәйле. Ул авылга берничә укытучы белән килә. Аның укучылары арасыннан заманы өчен укымышлы кешеләр чыга: Хәсән Сафиуллин-хисапчы, Сәүбән Сөләйманов-авыл советы сәркатибе, Фәйзрахман Кәримуллин - сельпо рәисе, Хәким Насыйбуллин- зоотехник, Динмөхәммәт Ишмөхәммәтов колхоз һәм авыл Советы рәисләре булып эшли.

    Октябрь инкыйлабыннан соң яңа мәктәп 1918нче елда эшли башлый. Аның беренче укытучысы Малмыж шәһәреннән килгән Хәдичә Хисамиева була. Кыз балаларга Мәгъсүмә Бәхтиярова, ә ир балаларга авыл мулласы малае Нәкыйп Бәхтияров белем бирә.

    1923-24нче уку елыннан мәктәп тарихы авылның укымышлы кешеләре Вәли Галиев һәм аның хатыны - Фатиха Аитова мәктәбен тәмамлаган Мәрьям Борһан кызының исемнәре белән бәйле. Мәктәп өчен беренче бина да 1928нче елда Вәли Галиев тырышлыгы белән төзелә. Бу елларда шулай ук Чишмәбаш авылы мулласының улы Мәгъсүм Салихов, Әтнә районыннан Әминә һәм Мәгъсүм Рафиковлар, Күшел авылыннан Шәмсенур Нәбиева, Шәмсенур Чутаевалар укыта.

    1933нче елның 1нче сентябреннән Зур Сәрдек мәктәбе тарихында яңа этап башлана - тулы булмаган урта мәктәп оеша. Бу елларда мәктәп директорлары булып Ваккас Сабирҗанов, Габдулла Галәветдинов, Шиһаб Гыйләҗевлар эшли. Укыту-тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен мәктәп 1940-41нче уку елында күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә.

    Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында мәктәпне Билал Хөсәенов (Билал абый урта мәктәпнең беренче директоры була, аңа "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә), Мәгъсүм Закиров, Рәхим Гобәйдуллиннар җитәкли. Сугыштан соңгы авыр елларда да укытучыларга колхоз терлекләренә азык әзерләргә, кыр эшләрендә катнашырга туры килә. Авыл халкы белән бергәләп тормыш авырлыгын алар да үз җилкәләрендә күтәрә.

    1950нче елда урта мәктәп буларак эшли башлаган Зур Сәрдек мәктәбе 1953нче елда үзенең беренче карлыгачларын зур тормыш юлына озата. Бу елны 19 егет һәм кыз кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Алар иң беренчеләр булса да югалып калмыйлар. Мәктәп елларында алынган белем һәм остазларының ышанычы аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

    1951нче елны мәктәпкә килгән беренче югары белемле мөгаллимнәр мәктәп тормышына яңа сулыш өрәләр. Якупов Мәкъсүт абый, Әшрәпова Мәгъфүрә апа, Садыйков Әнвәр абый, Нәкыя апа- тиз арада укучыларның яраткан укытучыларына әйләнәләр. 1954нче елда Мәкъсүт абый үзенә кадәр эшләгән тәҗрибәле укытучы, остаз Хөсәенов Билал Хөсәен улыннан мәктәпне директор буларак кабул итеп ала. 1958нче елда директор итеп Әнвәр Садыйкович билгеләнә. Соңыннан ул озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкли, укучыларның гына түгел, укытучыларның да остазы була. Япь-яшь егет булып килгән Рафак абыйны укучылары армия сафларына озатып калалар һәм ул үзенең классындагы кызларга армиядән хатлар яза.

    1955нче елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, химия- биология укытучысы булып эшкә килгән Азат абый Арслановны безнең бәхеткә язмыш Сабитов Закирҗан абый белән очраштыра. Таләпчән, иҗади фикерләүче, зур эшләргә башкаларны да рухландыра алучы директор Закирҗан абый һәм белем-тәрбия бирүнең бөтен нечкәлекләрен тирәнтен аңлаган, укытучыларның остазы Азат абый җитәкчелегендә коллектив яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә яңа үрләр яулый. Остазларыбызның хезмәте югары бәяләнә: Закирҗан абый «Россиянең атказанган укытучысы», Азат абый «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Бу елларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Галиева Д.И.-га «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исем бирелә.

    Мәктәпнең 1973нче елда үзенең беренче укучыларын кабул иткән бүгенге бинасын салуда хуҗалыкның ул вакыттагы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакировның хезмәте бәяләп бетергесез зур була. Хуҗалыкны төрле елларда җитәкләгән Габделхай Шәмсетдинов, Илдар Шакиров һ.б. мәктәп ихтыяҗларын аңлап, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торалар.

    90нчы еллар- мәктәп өчен аеруча уңышлы. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен 1990нчы елда мәктәпкә Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә, Россиядәге иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кертелә, «Ел мәктәбе» республика бәйгеләрендә җиңү яулый. 1991нче елдан мәктәп-лицей, 1998нче елдан гимназия булып эшләү укыту һәм тәрбиянең эчтәлеген яңарту өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ача.

    Гимназиянең йөзен, әлбәттә, аның укучылары билгели. 1953-2014 елларда мәктәпне дүрт меңгә якын укучы тәмамлаган. Бу укучыларның күбесе тормышта үз урыннарын табып, игелекле хезмәт белән көн күрә. Без Зур Сәрдек мәктәбендә белем алган медицина фәннәре докторы, табиб-остеопат, «Татарстанның атказанган табибы» Васил Зыятдинов, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, К.Насыйри исемендәге бүләк иясе Чулпан Харисова, фән кандидатлары Маһинур Сәмигуллина, Әхмәтфаил Фәхриев, Илсур Шәймарданов, Энҗе Хөсәенова, Луиза Җамалиева, Фаил Мәрсетдинов, Рәзинә Сабирова, Ләйсән Шәрифҗанова, табиб-психотерапевт Фарис Галләм, журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, шагыйрь Газинур Морат, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиятуллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Габделхай Гыйльметдинов, Шамил Шакиров, Закирҗан Бикмөхәммәтов, Россиянең атказанган укытучысы Марзыя Яруллина, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Факил Галиев, Рафаэль Мостафин, Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Фирдәүсә Ризванова, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәрләре Илгиз Салихов, Нуретдин Зыятдинов, Татарстанның атказанган спорт остасы Минерахман Ваккасов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова, гер спорты буенча күп тапкырлар Россия һәм Татарстан чемпионы Фаил Гобәйдуллин, чаңгы спорты буенча дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы булган Ания Галимуллина һәм башка бик якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.

    Соңгы еллардагы уңышлар («Мәгариф» илкүләм өстенлекле проектында җиңеп чыгу, укытучыларның «Иң яхшы укытучы», «Безнең яңа укытучы» грантларына ия булулары, күп санлы дәрәҗәле бәйгеләрдә яулаган җиңүләр һ.б.)- гимназиядә төрле елларда директор булып эшләгән Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Айдар Арсланов, «Иң яхшы директор» гранты иясе Илсур Кашапов җитәкчелегендәге коллективның тырыш, максатчан хезмәте нәтиҗәсе.

    100 ел элек ачылган мәшһүр мәгърифәт учагының күркәм эшләрен исә бүгенге мөгаллимнәребез һәм укучылар лаеклы дәвам итә.

    Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА,

    Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1980нче елгы чыгарылыш укучысы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: