Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Кукмарадагы зәңгәр ләмнән район халкы дәва таба

    Ак болытларга үрелгән мәгърур тау итәгендә урнашкан ул Зур Кукмара авылы. Яшел чирәмле тау битендә халык җир җиләге җыя, мал-туарын арканлый, чыгарылыш укучылары тау башында таңны каршылыйлар. Кайберәүләрне бирегә тирә-юньдәге матурлык белән очар кош биеклегеннән хозурлану теләге тарта. Гомумән, тау - биредәге яшәешнең аерылгысыз бер өлеше. Үткән гасырларда бу урыннарда...

    Ак болытларга үрелгән мәгърур тау итәгендә урнашкан ул Зур Кукмара авылы. Яшел чирәмле тау битендә халык җир җиләге җыя, мал-туарын арканлый, чыгарылыш укучылары тау башында таңны каршылыйлар. Кайберәүләрне бирегә тирә-юньдәге матурлык белән очар кош биеклегеннән хозурлану теләге тарта. Гомумән, тау - биредәге яшәешнең аерылгысыз бер өлеше. Үткән гасырларда бу урыннарда бакыр рудасы чыгарганнар. Хәзер дә әле составында бакыр булган яшькелт балчыкны күрергә мөмкин. Тау итәге буйлап агучы Нүрминкә елгасы ярында ул яшькелт-зәңгәр төстәге ләм рәвешендә очрый. Менә шул ләмне сызлаган-авырткан урыннарына сылап, дәваланучылар бар. Туып-үскән төбәгеңнең туфрагы да шифалы, күрәсең. Ләмнең даны күрше-тирә төбәкләргә дә таралган. Читтән килеп алучылар бар, ди. Болай булса, бетмәгәе дип, мин дә бервакыт, кулыма көрәк тотып, шул тарафка барып килгән идем. Кызып китеп, бер чиләк ләм казып алдым. Үземә дә, туган-тумачага да булыр, дип. Акчага түгел бит, бушка. Тик, артык комсызлансаң, күтәреп кайтуы бик авыр икән. Файдасы турында тәгаен генә әйтә алмыйм: кулымның сынган урынына бер-ике тапкыр сыладым да, башкача мәшәкатьләнмәдем. Үз саулыгыбыз турында даими кайгыртырга күнеккәнмени без...

    Кукмарадан Вакыйф абый да кызыксына ул балчык белән, дип ишеткәч, үзен күрергә булдым. Тәфсилләп сорашу иде исәбем. Кызганычка каршы, өметем акланмады.

    -Әйе, алып кайткан идем. Тик ничегрәк файдаланырга белмәдем, шул хакта язылган китапчыгым да бар иде, югыйсә. Бер таныш шәфкать туташы минераль су белән сыегайтып сыларга киңәш бирде. Ничектер кул җитмәде...-диде ул.

    Ә менә Зур Кукмарада яшәүче Равия апа Хәмитова ләмне байтак еллар кулланган.

    -Файдалы булуы турында ЗОЖ газетасында укыган идем. Шуннан бирле ләмне коймак кебек җәеп әвәләп, ашказаным турысына ябарга күнектем. Авыртулары кимегән кебек була иде,- дип сөйләде ул.- Соңгы вакытта бу эшне туктаттым әле. Ял йортларының берсендә ләм белән дәвалаучы танышым бар, ул үзбелдегем белән дәвалануны хупламады. Ләмне еш куллану йөрәкне нык эшләтеп, какшатырга мөмкин, ди. Башта организмга ярыймы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк икән. Тикшеренү зыян итмәс иде, әмма без - авыл кешеләренең вакыты бармыни санаторийларга барып йөрергә? Күршеләрем исә яр буендагы ләмнең сихәтен тапмадык, диләр. Һәркемгә һәм һәр чирдән килешмәскә дә мөмкин: организмнар төрле бит.

    Икенче бер ханым да(исемен газетага язуымны теләмәде), ләмнең шифасын сынап караганнан соң, шундый ук фикергә килгән.

    -Тез башына мунчада 15шәр минутка ягып, бер атна дәваландым шулай. Күз тимәсен, шешкән буыным рәтләнде, югыйсә инде бөгелми башлаган иде. Аягыма иркенләп басам хәзер. Удмуртиянең Ижау шәһәрендә яшәүче кодагыебыз шушы ләмне зоб авыруына каршы кулланды. Сыеклатып эчкән ул аны. Бөтенләй җиңмәсәм дә, хәлем җиңеләйде, ди. Минем үземә зобтан ярдәм итмәде.

    Әлеге ханымны тыңлагач, "Белер-белмәс көе ләмне ашарга-эчәргә ярыймени?" дигән шикле уй килде башыма. Ирексездән мәрхүмә әбиемнең 1921 елгы рәхимсез ачлык турында сөйләгәннәрен исемә төшердем. Ачлыктан хәлсезләнгән кешеләр, чүп үләннәрнең орлыкларын балчык белән кушып ашап, ашказаннарын алдарга тырышканнар. Андыйларның күбесе эчәкләре тыгылудан интегеп вафат булган. Ләмне, минем уйлавымча, тәнне тышкы яктан дәвалау өчен һәм чама хисен югалтмыйча, табиб кушуы буенча гына кулланырга була. Шундый чыганакларга ял итәргә баргач, шифаны күбрәк алып калыйм дип, көннәр буе кап-кара булып сыланып ятучыларның хроник чирләре кузгалуы мәгълүм. Тоз Илендә(Соль-Илецк) әти-әнисе ләмгә төргән бер сабыйның үлүе хакында газеталарда язылганны хәтерлисездер әле.

    Реклама

    Дәвалануның бу төре турында белгеч фикерен белү зыян итмәс дип, Кукмарадагы "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балчык терапиясе белән шөгыльләнүче Ленара Шәйдуллинага шалтыраттым. Балчыкның дәвалау үзлекләре турында ул күп белә һәм озаклап сөйли ала икән:

    -Зәңгәр балчык минераль тозларга һәм микроэлементларга бай, составында Менделеев таблицасындагы барлык элементлар, шул исәптән көмеш тә бар, диләр. Шуңа күрә ул косметологиядә дә киң урын тапкан. Зур Кукмара янындагысы турында берни әйтә алмыйм, көндезге бүлеккә ял итәргә килүчеләр мактап телгә алалар үзен. Әмма эшкәртелмәгән ләмнән тәнгә зарарлы микроблар эләгү ихтималы бар. Без исә Санкт-Петербургтан медицинада куллану өчен фильтрланып кайткан балчыктан файдаланабыз. Буыннары авырткан кулларга компресс рәвешендә куябыз. Аллергия булмаган очракта аның башкача зыяны юк, буыннарны йомшартып кына җибәрә. Ә менә ләм белән тулысынча төренү куркынычрак, аеруча - балалар өчен. Андый чара бездә каралмаган.

    Зур Кукмарадагы ләмнең составы нинди икән соң? Аны кемнәрдер ачыклаган, дип ишеткәнем юк. Хәер, акчага корылган бүгенге заманда зур лабораторияләр бу эшкә бушлай алынмас. Димәк, кемдер бу эш артыннан йөрергә, түләргә тиеш булачак, дигән сүз. "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Кукмара районындагы бүлеге лабораториясендә исә андый тикшерүләр үткәрелми.

    Кемдер сихәт таба икән, хикмәте булырга мөмкин бу балчыкның. Әллә үзебезне шуңа ышандырырга тырышуыбызмы?

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://www.liveinternet.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: