Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Кукмарада яшәүче Ислам абыйны Белоруссиядә дә онытмаганнар

    -Сугышның бер көне турында гына да сөйләп бетерү мөмкин түгел, галәмәт булды анда.Ул көннәрдән соң бер кеше гомере кадәр вакыт үтсә дә, барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Көрәш барган җирләрдә кабат булырга туры килсә, шунда ук таныр идем, - дип әйтеп куйды Ислам абый Гыймадиев, үзе узган фронт юллары турында...

    -Сугышның бер көне турында гына да сөйләп бетерү мөмкин түгел, галәмәт булды анда.Ул көннәрдән соң бер кеше гомере кадәр вакыт үтсә дә, барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Көрәш барган җирләрдә кабат булырга туры килсә, шунда ук таныр идем, - дип әйтеп куйды Ислам абый Гыймадиев, үзе узган фронт юллары турында ике сәгатьләп сөйләшеп утырганнан соң.
    Ислам абый Апас районының Тәүгелде авылында туып-үскән. Гаиләдә алты ир бала булган алар. Иң олысы Ризаэтдин, 1942 елда сугышка чакырылып, шул елны ук хәбәрсез югалган. Фронт сызыгы еракта булса да, "җилләре" үсмер егет Исламга да кагылган. 1941 елның көзендә, Казанны саклау максатыннан, берничә район аша танкларга каршы окоплар казу башланып, аның линиясе алар авылы яныннан үткән.
    -Бирегә хәрби часть килеп урнашты. Безне хәрбиләргә Казаннан ат белән азык-төлек ташырга билгеләделәр. Тәтештән исә солы алып кайта идек. Текә тавыннан йөк төягән җигүле атлар белән белән менүе бигрәк кыен булды, - дип сөйли Ислам абый.- Бервакыт ерак юлдан кайтып керсәм, өй тулы халык, аяк басар урын юк: окоп казучылар фатирга кергәннәр. Кышкы чатнама суыклар, ягарга утын юк, идәнгә тезелешеп йоклый иде бичаралар.
    1942 елның ноябрендә 17 яше тулган егет хәрби комиссариатка чакыру ала. Ул көнне авылдан өч егет китә. Булачак солдатларны башта товар поездларына утыртып, Ерак Көнчыгышка, Кытай чигенә җибәрәләр. Анда озак тотмыйча, Пермь өлкәсенә кайтаралар. Биредә, 8нче укыту бригадасында, ир-егетләр өчен михнәтле тормыш башлана.
    - Сугышырга юньләп өйрәтү булмады, өйрәнгәннәрнең дә яу кырында кирәге чыкмады. Урманнан җилкәләргә күтәртеп бүрәнә ташыттылар. Ашарга сохаридан башка берни юк иде, ачлыктан тәмам интектек, хәлсезләндек. Идәне җир булган суык землянкаларда яшәргә туры килде,- дип дәвам итә сөйләвен Ислам абый.- Фронтка озатканда яңа, яхшы киемнәр бирделәр. Эчке киемнәрне беренче станциядә үк ризыкка алыштырдык.
    Сугышта беренче чирканчык
    Маршал Георгий Жуков җитәкчелегендәге I Белорус фронтына билгеләнеп, Белоруссиянең Коваль шәһәре янына килеп җитә алар. Кулларына автоматлар тотып, траншеяларга таралышалар. Тәүге тапкыр ут астына керүен тасвирлаганда ветеран күңеле тулуын сиздермәскә тырышты:
    -Каршы якта да, артта да "шарт" та "шорт" килә. Немецлар ярыла торган пулялар белән аталар, ул пулялар безнең өстән узып, урман эчендә яңгырап шартлый икән. Шуңа күрә кайдан атканнарын башта аңыша алмадык. Беренче чыныгуны шулай алдык. Соңрак инде очып барган снарядның да кайда төшәсен чамалый башладык.
    Тиздән аларны алгы сызыктан алып, Көнбатыш Украинага бандерачылар белән көрәшергә җибәрәләр. Анда һәрдаим күзгә күренмәс дошман сагалый. Бер ай буе төнге "ау"лардан соң, егетләрне кабат I Белорус фронтына кайтаралар. Оборонада торган гаскәрләр нәкъ шул вакытта һөҗүмгә күчә. Бу хактагы истәлекләр Ислам абыйның йөрәк түреннән китми:
    -Бух елгасын көпә-көндез, дошман күз алдында кичтек. Бик күпләр ут астында һәлак булды. Йөзә белмәгәннәр шунда ук су астына китте. Аларга яр буендагы агач ботакларын сындырып, елганы шуларга тотынып булса да чыгарга кушылган иде. Ботаклар гына ничек чыдатсын авыр кораллар күтәргән солдатны? Кайберәүләр суга чишенеп керсәләр дә, исән калмадылар. Мин үзем балачактан яхшы йөзә белгәнлектән, елганы тиз кичтем. Каршы ярдагы сазлыклы урын безгә өстәмә кыенлыклар тудырды. Көн бик матур, күктән кояш елмая иде, мондый көндә бигрәк тә яшисе килде. Әмма хисләргә бирелергә вакыт юк иде. Киемнәрне киптереп тә тормыйча, дошманны куа киттек. Кичкә кадәр кудык, арудан күзләр тонды. Йокларга ауган җирдән иртән көч-хәл белән тордык. Бик нык ачыккан идек, шул вакытта кыр кухнясы килеп туктады... 1944 елның сентябрендә Висла елгасына барып җиттек. Бу - киңлеге урыны белән 200-1000 метрга җитә торган Польшадагы иң зур елга. Аны төнлә көймәләргә утырып кичтек. Мин ул чагында взвод командиры ярдәмчесе идем. Дошманга сиздермичә текә ярдан менү җиңел булмады. Пышылдап сөйләшү дә тыелды хәтта. Шыпырт кына иген чүмәләсе эченә кереп яшеренеп, немецларга каршылык күрсәтергә әзерләндек. Соңрак өстәмә көчләр килде. Шунда ук безгә Сталинның Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Таң атуга һөҗүмгә күчтек. Патроннар бетте бервакыт. Инде нишләргә? Старшинаның гимнастерка итәгенә салып патроннар алып килүе генә коткарып калды. Шул чакта һәлак булган рота командиры хәзергәчә күз алдымнан китми, снаряд кыйпылчыгы эчен ярган, эчәкләре бүселеп чыккан иде. Бер ияләнгәч, үлемнән курку бетә икән. Шулай да исән каласы килә. Яңа урынга туктауга ук траншея казый башлыйсың, ун метр озынлыкта казу берни тормый иде.

    Мәкаләнең дәвамын газетаның 1 август санында укый аласыз.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: