Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Журналистыбыз VI Бөтендөнья яшьләр форумында булып кайтты

    Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда 24 илдән, Рәсәй һәм Татарстанның төрле төбәк, шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 600ләп делегат чакырылган иде. Шәхсән мин үзем әлеге чарада инде өченче тапкыр катнашсам да, һәрберсеннән зур тәэсирләр алып, татар булуым белән чын күңелемнән сөенеп, горурланып кайтам. Без - татарлар Дөньяның төрле...

    Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда 24 илдән, Рәсәй һәм Татарстанның төрле төбәк, шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 600ләп делегат чакырылган иде. Шәхсән мин үзем әлеге чарада инде өченче тапкыр катнашсам да, һәрберсеннән зур тәэсирләр алып, татар булуым белән чын күңелемнән сөенеп, горурланып кайтам.
    Без - татарлар
    Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татар яшьләрен барлау, аларны берләштерү, үзара элемтәләр булдыру максатыннан оешкан "Бөтендөнья татар яшьләре форумы" иҗтимагый берләшмәсе үз эшчәнлеген 2004 елдан алып бара. Ике елга бер тапкыр берләшмәнең корылтае уздырыла. Бу юлы да ул Казанга милләт, туган телебезнең киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне җыйган иде.
    ...Беренче көн. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бинасына бер-бер артлы агылучы яшьләрнең һәммәсе дә сине үзләренең иң якын туганнары кебек ихластан сөенеп кабул итә. Милләттәшләребездән: "Без - татарлар, телебез - татар теле", - дигән сүзләрне ишетү, аларның саф татар телендә сөйләшүләрен ишеткәч, рәхәт булып китә. Төркия татарлары белән аралашканда, үзебез дә сизмәстән, ияләнгән гадәт буенча, рус теленә күчеп алганбыз. Әмма Байкул Сәлим, Байкул Өмәр, Өмет Кайаларның:
    -Кызлар, туктагыз әле. Без татар яшьләре форумына килдек, әйдәгез, татарча гына аралашыйк, - диюләре бер мәлгә йокыдан уяткандай булды.
    Егетләрне һәркем алкышларга күмде. Шулай булмый ни?! Чит ил делегатлары безгә уйланырга җирлек тудырды, ләбаса. Татарстанда яшәп тә күбрәк рус теленә басым ясыйбыз, ике сүзнең берсен урысчалап әйтүне модага керттек бит. Күпчелек ата-аналарның үз балаларын рус мәктәпләренә укырга бирергә тырышулары, гаиләләрдә рус телендә сөйләшүгә басым ясау да гадәти хәлгә әйләнеп бара, татар мохитеннән читләшәбез, халкыбызның җыр-моңнарын, гореф-гадәтләребезне, хәтта үзебезнең татар икәнлегебезне дә акрынлап оныта барабыз түгелме соң, җәмәгать...
    Төп яңалык - милли проектлар мәктәбе
    Форумның пленар өлеше яшьләрнең милли үзаңын формалаштыруга, татар яшьләре оешмаларының эшчәнлеген тагын да җанландыруга юнәлдерелгән, милли мәгариф, борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып килгән йолаларны, мәдәният-сәнгатьне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Ә инде VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының төп яңалыгы булып милли проектлар мәктәбе оештырылу һәм секцияләрдә нәкъ менә яшьләрнең чыгышлары торды.
    Аларның күпчелеге татар рухында, бишек җырлары, халык әкиятләре аша балалар тәрбияләү белән бәйле проектлар әзерләп килгән иде. Әйтик, "Үчтеки"дә бармак уеннары, тизәйткечләргә урын бирелсә, "Әлифба"да исә өч-дүрт яшьтән үк сабыйларга рәсемнәр һәм табышмаклар аша татар алфавитын өйрәнүгә басым ясалган. Шулай ук милли киемнәр, татар ашлары, интернет технологияләр, скайп аша татар теленә өйрәнү, атаклы, күренекле шәхесләрнең татар яшьләре белән очрашулары, халкыбыз әдәбияты классикларына багышланган әдәби кичәләр, татар әниләре һәм нәниләре, әкият, китап кичәләре, яшь кияү һәм башка проектлар да делегатларда кызыксыну уятты. Тәкъдим ителгән проектларның иң уңышлыларын сайлап алып, аларны тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшлисе генә кала.
    Барлык делегатларның да иң яратып башкара торган җырларының берсе - "Туган тел"нең сүзләрен язган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны белмәүче форумда катнашучылар арасында бөтенләй юк иде. Шуның өчен дә Арча районына барып, анда шәһәр көнендә катнашу һәркем өчен зур бүләк булды.
    -Безнең форумда беренче тапкыр катнашуыбыз. Татарстанда Арча дигән төзек, матур район хакында бирегә килмәсәк, белмәгән дә булыр идек әле. Бик күп дуслар таптык, оештыручыларга зур рәхмәт, рәхәтләнеп ял иттек, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Кырым делегациясе кызлары Арчада булып кайткач.
    Кукмара кызы - оештыру комитетында
    VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының оештыру комитеты вәкилләре арасында Кукмара кызы, Казан филология университетының Алабуга шәһәрендәге филиалының икенче курс студенты, татар һәм чагыштырма филологиясенең инглиз теле төркемендә белем алучы Алсу Садыйкова да бар иде.
    Минем бурыч - Төмән өлкәсеннән килүче делегатларны каршы алу-озату, биш көн дәвамында алар белән бергә булу иде. Миңа форум яшьләре белән аралашу бик ошады, - ди ул. -Үземә бик күп яңа мәгълүматлар алдым, дуслар таптым. Чит төбәкләрдә яшәүче яшьтәшләремнең тырышып татар телен өйрәнүләренә, татар моңына битараф булмауларына сокланмау мөмкин түгел иде.
    Форум кысаларында башкала буйлап экскурсия - Кол Шәриф мәчете, Иске татар бистәсе, Казан Кирмәне, меңьеллык музейда булу, Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында "Идел" журналының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль юбилей кичәсендә катнашу да җылы тәэсирләр калдырды. Австралияле Зөлфия Камалова һәм Мубай концерты, "Болгар" тыюлыгына сәяхәткә бару да күңелләрдә озак сакланыр. Алтынчы татар яшьләре форумы да үзенең "Алмагачлары", "Күбәләгем", "Ай, былбылым", "Туган тел" җырлары һәм берсеннән-берсе яңа идеяләргә бай, актив, иҗади егет-кызлары белән артта калды. Әмма шуны да онытмаска кирәк - милләтнең киләчәге өчен янып-көеп йөрүче яшьләр булганда телебез, милләтебез югалмас. Без - бергә, без - бердәм!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: