Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Өзелгән җыр

    Пычкы, чүкеч, балта һәм дә әллә ниткән эш кораллары чыгарган авазлардан дәртле җыр яңгырый. Миңнеәхмәт Нуриев остаханәсеннән көннәр буе өзелмәгән бу көй тәнгә сихәт, җанга ямь һәм рух өсти.

    Реклама


    Менә ничә еллар инде мин шул остаханәдән чыккан авазлар белән йокыдан уянам, ә җыр ишетелми башлагач кына кичен түшәккә ята идем. Идем дим, чөнки әле кайчан гына пенсиягә чыккан Миңнеәхмәтнең вафатына да бер ел тулып килә икән.
    Кичтән ду күчереп йөргән, көч-куәте ташып торган, типсә тимер өзәрлек бу пәһлеванның үлеме бөтен Хәлфин урамын сискәндереп җибәрде.
    Узган-барганда күпләр остаханә янында туктап кала, күпне күргән, җор телле, ягымлы, яшьләрдәй төз, чибәр оста белән гәпләшеп алуны мәртәбәгә саный иде. Соңгы вакытта ул үзен балта тотарга, эшкә өйрәткән, ышанып "шабашка"га ияртеп алып чыгып киткән остазлары турында еш искә ала. "Мин аларның берсен дә онытмыйм, Хафиз абый. Беренче хезмәт күнекмәләре биргән олуг укытучыларымның исемнәрен аерым атап, газетага бик җылы язма хәзерлисе иде".
    Куен кесәмнән блокнотымны чыгарам.
    -Мин әзер, - дим. - Шул хөрмәтле затларның исемнәрен бөтен халыкка ишеттерик әле.
    -Аз гына сабыр ит инде, Хафиз абый. Туганнан-туган энем янкорма төзүгә кереште. Шунда эшне бетергәч, бер иркенләп сөйләшербез әле. Туган җирем - Зур Кукмара һөнәрчеләр иле бит ул. Остазлык анда тирән тамыр җәйгән, ул борын-борыннан килә.
    Миңнеәхмәт Киров якларында "шабашка"да йөргәннән соң, туганнары, дуслары, таныш-белешләренең киңәшен тотып, Үзбәкстан якларына барып чыга. Аннан Әлфия атлы чибәргә өйләнеп, шунда төпләнеп кала. Тату, дус гаиләдә ике кыз, бер малай тупырдашып үсәләр. Миңнеәхмәт җиһаз ясау, столярлык һөнәре буенча әйләнә-тирәдә мактау-хөрмәт казана. Малае да чын столяр булып җитешә. Моның өстенә Миңнеәхмәт сантехник, слесарь, электрик, төзүче кебек дистәләгән һөнәрләрне дә үзләштерә.
    Узган гасыр ахырларында бу гаилә Кукмара бистәсенең Хәлфин урамында төзелеп бетмәгән өй сатып алып, аны заманча йорт итеп өлгертә, тыштан да, эчтән дә бизәү эшләрен хуҗа үзе башкара. Беренче көннәрдән үк ул остаханә корып, анда эшне җайга сала, ишек, тәрәзә, башка уннарча төр әйберләр ясый, күп гаиләләргә өйләренә барып ярдәм күрсәтә.
    Үз йорты белән яшәүче белә: анда атлаган саен эшләр туып тора. Моны башкару һәркайсыбызның да кулыннан килми. Ә Миңнеәхмәт барын да булдыра, бик күпләрнең ышаныч-таянычы иде.
    Бу авыр хәсрәт аның тормыш иптәше Әлфияне дә аяктан ега. Ул хәзер урын өстендә. Олы кызы тәрбиясендә.
    Капка каршында басып торам. Каршыма бер машина килеп туктый. Аннан бер ир-ат чыга.
    -Абзый, исәнме, - ди. - Миңа Миңнеәхмәт оста кирәк. Ерактан киләм. Өй салам, ишек-тәрәзәләр кирәк иде. Башка эшләр дә бар. Берничә җирдән "чиратка бас" дип кире бордылар. Ә миңа ашыгыч кирәк. Аны кеше хәленә керә белә, дигәннәр иде.
    Дөрес әйткәннәр. Әнә, янәшәдә генә аның остаханәсе. Тик аннан тавыш чыкмый. Оста вафат инде. Бөтен урамга яшәү дәрте, ышаныч биреп торган остаханәдә җыр өзелде.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: