Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Затлылык тамырлары

    Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, дустың кем дип сора, диләр. Шуның кебек, әби-бабасына, әти-әнисенә карап та кемнең кем икәнен бик ачык төсмерләргә була. Күренекле музыка белгече һәм оста аккордеончы Марс Нәҗип улы Кәшиповны шәхес, мөгаллим буларак ничә дистә еллар белсәм дә, аның белән очрашкан саен, бу гаҗәеп талантлы һәм тыйнак...

    Реклама

    Аның бабасы - әтисенең әтисе - Сабада бик абруйлы мулла булган. Кәшиф мулла дип данлыклап йөрткәннәр аны. Тирә-якта аңа итагатьлек кылучылар күп булган. 1917 елдагы түнтәрелештән соң динне мыскыл итү, җәмгыятьтәге әхлакый нигезләрне какшату башлангач, ул мондый хәлләргә карата битараф кала алмаган, тиешле сүзен әйтүдән тыелмаган. Чөнки ышанган - ул үзенең эшчәнлеге, сүзе, гамәле белән кешеләргә игелеклелек алып килә. Яхшы гамәлләр өчен үзенә начарлык кылырга базмаслар дип уйлый. Әмма ул ялгыша, яңа хакимияттәгеләрнең кем икәнен чамалап бетерми. Тәкъва дин әһеле дип тормыйлар, аны, типкәли-типкәли, Мамадыш өяз төрмәсенә илтеп ябалар. Шактый еллар үткәч кенә аның 1921 елда Себер якларында атып үтерелүе турында хәбәр килеп ирешә. Ул имам булган мәчетнең манарасы киселә, бинада клуб ясыйлар.
    Әмма моның белән генә дә чикләнмиләр. Ун елдан соң чират улына - 1900 елда туган Нәҗипкә килеп җитә. 1931 елның бер төнендә аның тәрәзәсен шакыйлар. Ят кеше түгел, бергә уйнап үскән, кызлар артыннан икәүләп йөргән иптәш егете икән. Алар дус кызларны яр иткәннәр, гаилә корып җибәргәннәр. Шуңа күрә, таныш тавышны ишеткәч, Нәҗип шикләнмичә ишек ача. Әмма төн уртасында килгән кеше гадәттә юньле хәбәр китерми. Күрә, дусты органнарда эшләүчеләр киеменнән, билендә алтатар. Шулай да ямьсез кыланмый.
    - Мин, - ди ул, - ишетеп калдым. Сине кулга алырга киләчәкләр. Хатының, балаларыңны алып, сиңа моннан табан ялтыратырга кирәк. Бүген үк, хәзер үк. Мулла-мәзин нәселләрен барысын да җыялар. Син исемлекнең иң башында.
    Балалары Мансура белән Чулпанны уятып, Нәҗип белән хатыны Разияга күтәрердәй иң кирәкле нәрсәләрне алып чыгып китүдән башка чара калмый. Сыерны да ияртәләр. Дусты - ЧК кешесе дә бер төенчекне күтәрә. Ул аларны Кукмара үренә кадәр озата да бара. Инде таң беленә башлый. Ул әйтә:
    - Миңа эш урыныма ашыгырга кирәк, алга таба инде үзегез генә атлагыз. Кая барасыз, анысы сезнең эш. Сабага кайтсагыз, эшегез харап, аны яхшы белегез.
    Гаилә, йөк күтәреп, Кукмарага таба китеп бара. Бернинди таныш-белешләре булмаган ят җиргә. Бистә кырыендагы йорттагы бер мәрхәмәтле кеше, балаларны кызганып, аларны йортына кертә.
    Кукмарада элек-электән итек баса торган фабрика бар. Нәҗип шунда хисапчы булып урнаша.
    Тора-бара гармуны белән үзешчәннәр концертларында катнаша башлый, спектакльләрдә уйный, Кукмараның танылган кешесе булып китә. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, 1960 елда мин Кукмара район мәдәният йортында театр коллективы җитәкчесе булып эшли башладым. Нәҗип абый шунда иң күренекле артистыбыз иде. Көр тавыш, мәһабәт гәүдә, ачык дикция, бай иҗат фантазиясе. Бервакыт Кукмарага Казаннан атаклы режиссер, заманында Г.Камал театрында эшләгән, татар театр техникумы директоры булган Сәет Булатов килеп чыкты. Репетициядә катнашты, киңәшләре белән булышты. Шунда әйтеп куйды:
    - Татар телен бу дәрәҗәдә камил белүчеләр, матур итеп сөйләшүчеләр аз. Нәҗип кордашның сөйләме Академия театрын да бизәр иде.
    Сүз уңаенда әйтергә кирәк, журналист Җ. Кәлимуллин "Татарстан яшьләре" газетасының 1967 елның 21 декабрь санында бу гаилә хакында "Кәшиповлар династиясе" дигән зур очерк бастырган булган, моннан кырык биш ел элек, әлеге нәселгә бик югары бәя биреп, республика матбугатында чыгыш ясаган.
    Марс Нәҗип улы - менә шушындый талант иясенең малае. Кукмараның икенче санлы мәктәбендә укыганда, аның үзенең дә сәләте ике яклап ачыла: рәсем ясау һәм музыка. Җиде сыйныф тәмамлаган үсмернең Казан сәнгать училищесына барып керүе очраклы булмый. Яшүсмер, рәссам булып, дөньяга үзеннән матурлык өстәргә омтыла. Әмма әтисеннән гармун уйнарга өйрәнгән, мәктәптә үк дөнья класссиклары әсәрләреннән ләззәт алуның тәмен татыган Марс бер үк вакытта музыка белән дә мавыга. Армиядә хезмәт иткән елларда бу омтылышы тагын да үсә. Солдат каешын салгач, Кукмара татар урта мәктәбендә рәсем, сызым һәм җыр укытучысы булып эшләгән бер елда шуны аңлый - ул музыкасыз яши алмаячак. Талантлы егетне Казан музыка училищесына бик теләп кабул итәләр. Монда инде ул чыннан да үз дөньясын табуына ышана, бөтен барлыгын музыкага багышлый. Әле яңа гына шәфкать туташы дипломы алган Әлфия исемле чибәр кызга өйләнеп, гаилә дә корып җибәрә. Училище директоры, күренекле дирижер һәм музыкант Ильяс Әүхәдиев аңа, Сабага барып, балалар музыка мәктәбе оештырып эшли башларга тәкъдим итә. Бу исә Марсның үз күңеленә дә хуш килә. Ни өчен дигәндә, әтисе еш кына Сабаны сагынып сөйли, аның кешеләрен яратып искә ала. Кан тарту дигән нәрсәнең көчен ул шунда тагын да ачык аңлый. Яңа гына өйләнешкән пар Сабага килеп төшә. Марс Нәҗип улы балалар музыка мәктәбен нигезли, аңа биш ел буе җитәкчелек итә. Хәзер бу мәктәп Сабада туып үскән атаклы композиторлар Хөснул һәм Аллаһыяр Вәлиуллиннар исемен йөртә.
    М.Н.Кәшипов бер үк вакытта Казан консерваториясенә читтән торып укырга керә, аны көндезге бүлеккә күчеп тәмамлый. Ниһаять, югары белемле Марс Нәҗип улын Казан педагогия институтының музыка факультетына укытучы итеп чакыралар. Ул биредә дирижерлык белгечлеге буенча укыта башлый, яшьләрне хор белән җырлау серләренә өйрәтә.
    Хор дигәннән, Марс Кәшипов үз факультетында эшләү белән генә чикләнмәде, җәмәгатьчелек тәртибендә тарих-филология факультетында да студентларның татар хорын оештырды. Мин ул елларда шушы факультетның деканы булып эшләдем. Марс Нәҗип улы җитәкләгән хор, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, шәһәр күләмендә танылды, коллектив бик җаваплы концертларда чыгыш ясады. Иң мөһиме - мәктәпләрдә эшли башлагач, элеккеге хор солистлары, укучылар белән хор коллективлары оештырып, балаларга музыка тәрбиясе бирүдә зур эш башкардылар. М.Н.Кәшипов безнең югары уку йортында 2002 елга кадәр, ягъни 31 ел эшләде. Аңа 1988 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 1995 елда доцент дигән гыйльми исем бирелде.
    Аның татар профессиональ музыка өлкәсенә керткән өлеше дә зур. Татар халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен эшкәртүнең зур остасы буларак танылу алды. Аларны Х.Бегичев, З.Сәхәбиева, З.Сөнгатуллина, А.Фәйзрахманов һәм башка күренекле җырчыларыбыз башкарып, халыкның мәхәббәтен казандылар. М.Кәшипов күп еллардан бирле "Яраткан җырлар", "Җырлыйк та, биик тә", "Туган як кичләре", "Җидегән чишмә", "Хан кызы", "Их, күңел ачабыз", "Синең исемең җырда" дигән җыр китаплары чыгарды, алар һәрвакыт җыр сөючеләр кулында.
    Ул - композитор да. Балалар өчен язган җырлары концерт залларында, радио-телевидение тапшыруларында еш яңгырый. Әле узган елда гына аның шагыйрь Нәкыйп Каштанов шигырьләренә язылган утыз җырын туплаган "Сөю елгасы" дигән җыентыгы музыка сөючеләр кулына килеп керде. Аның коллегасы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитов болай ди: "Марс бу китапларга халык иҗат иткән җырларны, биюләрне сайлаганда аларның сәнгати сыйфатларын, формаларының камиллеген, теге яки бу башкаручының эстетик зәвыгын танып эш итә, аларның башкару стилен саклап калырга тырышып ноталаштыра. Җырлардагы бай һәм камил гармония, татар милли моң алымнары белән сугарылган көйләр төзелеше күңелләрне җәлеп итә. Алар, күп кенә җырчыларның репертуарында озын гомерле яшәеш табып, музыка сөючеләргә рухи азык бирәләр". Бу югары бәя белән килешми мөмкин түгел.
    Марс Нәҗип улы Кәшипов үзенең 75 яшен әнә шундый күңелле һәм зур эшләренә йомгак ясап каршылады. Ә андый уңышлары алга таба да булып торыр. Мондый тынгысыз иҗади шәхес башкача яши алмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: