Үз колагыңа җитми
Типография коридоры айга бер иртәдән үк гөр килеп ала. -Ишетмим бит, ишетмим, катырак кычкырып әйт әле, син үзеңне кайсы авылдан дидең әле? -Автобус белән килдем инде, нәрсә белән булсын. Безнең машинабыз юк бит, - дигәнрәк сөйләшүләрне ишетсәң, тагын бер-ике сәгатьтән бинага колак аппаратлары белән сату итүченең керүен көт тә тор....
Типография коридоры айга бер иртәдән үк гөр килеп ала.
-Ишетмим бит, ишетмим, катырак кычкырып әйт әле, син үзеңне кайсы авылдан дидең әле?
-Автобус белән килдем инде, нәрсә белән булсын. Безнең машинабыз юк бит, - дигәнрәк сөйләшүләрне ишетсәң, тагын бер-ике сәгатьтән бинага колак аппаратлары белән сату итүченең керүен көт тә тор.
Көлкесен көлке дә, әмма начар ишетү бер бәла бит ул. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, җир йөзендә яшәүче халыкның 2-3 проценты колагы "каты" булудан тилмерә икән. Әлеге чир белән хәзер өлкәннәр генә түгел, хәтта яшьләр, балалар да авырый, ди.
-Мин күп еллар район үзәк дәваханәсендә колак, тамак, борын авырулары табибы булып эшләп лаеклы ялга чыктым, - ди Хатыйп Гыйззәтов. - Әлеге авыру хәзер аеруча заман чиренә әйләнеп бара, дисәм дә ялгыш булмас. Көчле тавыш чолганышында яшибез бит, шуның өчен колак белән бәйле авыруларның артуына шигем юк. Аннары күпләр үз сәламәтлегенә бармак аша гына карый. Әмма үзеңчә генә, кемнәрдәндер ишеткән ысуллар белән дәвалану, табибка бармыйча гына интернет челтәрендә язылганнарны үтәү колакның бөтенләй саңгыраулануына китерергә мөмкин. Хәтта томау төшсә дә, бетәр әле дип җиңел генә уйларга кирәкми. Колак авырулары күп очракта нәкъ менә борын-тамактан башлана да инде. Үз сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга, табибларга барып, тиешле дәвала процедуралары алырга киңәш итәм.
Табиб, белгечләрнең сүзләренә колак салсак та, һәрчак үзебезчә эшлибез шул, дәваханә юлын бер генә дә таптыйсы килми. Аннары зәңгәр экраннардан яисә радиодан үзебез яраткан артистның бик матур җыр башкаруын ишетсәк, җайланманың бар тавышын ачмыйча йөрәк түзәме соң?! Колакка колакчын (наушник) киеп музыка тыңлау да шулкадәр уңайлы бит ул: беркемне, чит-ят тавышларны ишетмисең, рәхәтләнеп үз дөньяңа чумасың! Тик менә бер яхшының бер яманы бар. 90 децибил тавыш колакта авырту барлыкка китерә, ә тавыш 150 децибилга җитсә, аеруча куркыныч икән. Транспортта барганда көчле музыка тыңлау нәтиҗәсендә дә ишетү сәләте 20-30 процентка кимергә мөмкин, ди табиблар.
Альфира АНДРЕЕВА:
-Колагым 30 яшьләр тирәсендә начар ишетә башлаган иде, еллар узган саен бөтенләй саңгырауландым. Барысы да тамакны үзвакытында дәваламаганнан килеп чыкты. Югыйсә шәһәрдәге поликлиникаларның берсендә медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан кеше инде мин. Башкаларның сәламәтлеге өчен борчылып, көн-төн эшләп, кызганыч, үземә вакытым тимәде шул...
Мөбарәкҗан САЛИХОВ:
-Мин - сугыш ветераны. Яшьтән Калининград янында барган көчле бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Аннары 30 елдан артык тракторда эшләдем. Берсендә атышлар, граната, снарядлар шартлавы үзәккә үтсә, икенчесендә трактор гөрелтесеннән колаклар өйгә кайткач та шаулап тора иде. Боларның берсе дә сәламәтлеккә тәэсир итми калмады, билгеле: сиксәнне тутырганда бер колагым бөтенләй чукракланды. Икенчесе азрак ишетә үзе, анысына колак аппараты сатып алдым да, шуны киям. Аның белән бик рәхәт, бар тавышны, хәтта пышылдап сөйләшкәннәрен дә ишетәм. Батареясы бетеп китсә, "сызгыра" башлый, бу исә яңартырга вакыт дигәнне аңлата. Зыян юк, кыйммәт тормый ул. Әмма ни генә әйтсәң дә, үз колагыңны берни алыштыра алмый. Шуның өчен колакларны бик сакларга кирәк.
Ә сез беләсезме?
- тавышның катылыгына карап гадәти сөйләшү - 45-60 децибил (дБ)
-автомобиль сигналы - 120 дБ
-бала елавы - 80 дБ
-офис җайланмалары, пылесос - 80 дБ
-поезд, эшләп торучы мотоцикл - 90 дБ
-төнге клубта музыка - 110 дБ
-һавадагы самолет - 140 дБ
-ремонтлау эшләре - 100 дБга кадәр
-плитәдә азык әзерләү - 40 дБ
-урман - 10-20 дБ
-шартлау кеше гомере өчен бик куркыныч, 200 дБ үлемгә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев