Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Югалмады сугыш балалары

    Язмам Чишмәбаш авылында яшәүче сугыш чоры балалары Марзыя һәм Сабирҗан Шәрәповлар турында. Сабирҗанның әтисе аңа дүрт яшьлек чагында сугышка алына һәм, батырларча һәлак булып, мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Балачагы ятимлектә, ач-ялангачлыкта үтә аның. Бервакыт Сабирҗан, комбайн урганнан калган башакларны җыеп ашарга дип, басуга бара. Ләкин аны "авыл куштаны" күреп...

    Язмам Чишмәбаш авылында яшәүче сугыш чоры балалары Марзыя һәм Сабирҗан Шәрәповлар турында.

    Сабирҗанның әтисе аңа дүрт яшьлек чагында сугышка алына һәм, батырларча һәлак булып, мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Балачагы ятимлектә, ач-ялангачлыкта үтә аның. Бервакыт Сабирҗан, комбайн урганнан калган башакларны җыеп ашарга дип, басуга бара. Ләкин аны "авыл куштаны" күреп ала һәм амбарга ябып куя. Сабый баланы бер тәүлектән соң гына чыгаралар. Берүзе караңгы амбарда ничек төн уздыргандыр ул, белмим, бу хакта хәтта уйларга да куркыныч!

    Әтисез, ятим балалар хәтта кыш көннәрендә таудан чана-чаңгы да шуа алмадылар. Сабирҗанның яшьтәшләрен кызыгып карап торуын күргән күптөрле һөнәр иясе Мөхлис абый Шәфигуллин аңа чаңгы ясап бирә. "Чаңгыларны кигәч, сөенечтән елап җибәрдем", - дип искә ала иде ул.

    Сабирҗан кечкенәдән тырыш, эш сөючән булып үсә. Армиядән соң ул шоферлар әзерләү курсын тәмамлый һәм колхозга шофер булып эшкә урнаша. Кирәкле товарлар алып кайту өчен ерак юлларга бик еш йөрергә туры килә аңа. Юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмый, таныклыгына тап төшерми ул. Сабирҗан яраткан хезмәтен 40 елдан артык намус белән башкарып лаеклы ялга чыга. Бик күп Мактау грамоталарына ия була, авыл советы депутаты булып сайлана, "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.

    Янилдә дөньяга килгән Марзыя исә үзенең киләчәк тормышын хезмәт белән бәйли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесына укырга керә һәм Чишмәбаш мәктәбенә мөгаллимә итеп билгеләнә. Аның дәресләре кызыклы, фәнни булуы белән аерылып тора, ул укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Үз хезмәтенең остасы булу белән беррәттән, Марзыя пропагандалаучы, агитатор булып та эшли, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, бик матур җырлый. Арчада укыганда хәтта оркестрга кушылып та җырлаган була ул, моны һәркем булдыра алмый! Авыл клубында бер генә чара, бәйрәм кичәсе, очрашу да аннан башка узмый торган була. Җыр конкурсларында да үзен сыйный ул. 35 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Марзыя "Мәгариф отличнигы" билгесе, күпсанлы Мактау грамоталары, "Хезмәт ветераны" исеменә ия була.

    Марзыяга да "әти" сүзен әйтергә туры килми. Чөнки әтисе кызы тууга сугышка китә һәм 1942 елның 16 маенда батырларча һәлак була, Новгород өлкәсенең Демянск поселогында җирләнә. Марзыя үзенең туганнары, кызы Рәмзия белән 2011 елда әтисе каберенә барып ясин укып кайта.

    Өлкәнәйгән көнендә үзенең пар канаты Сабирҗан белән яшисе дә яшисе иде әле аларга. Ләкин рәхимсез үлем гаилә башлыгын мәңгелеккә алып китә. Ул еллардан соң инде шактый сулар акты. Балаларының да үз тормышлары. Олы кызлары Рәмзия Зур Сәрдек клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли, уллары Расих гомер буе терлекчелектә хезмәт куйды, ферма мөдире вазыйфасын башкарды. Кече уллары Раниф - шофер. Өчесе дә җыр-моңга гашыйклар.

    Реклама

    Соңгы елларда сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына игътибар аеруча зур булды. Әмма сугыш чоры ятимнәренең һаман читтә кала бирүе генә кызганыч...

    Мәрхәмәтле, авыл тәрбиясе алган, яшьләй тормыш арбасына җигелгән безнең буыннан саф күңелле, тирән белемле, нык ихтыярлы, тырыш, белемгә омтылучан егет-кызлар үсеп чыкты. Мин аны үземнең язмамда да ачык күрсәттем. Алдагы шигъри юллар Сабирҗан һәм Марзыя кебек сугыш ятимнәренә багышлана:

    "Каһәр суккан сугыш булмасын ул,

    Балаларыбыз ятим үсмәсен.

    Безнең кебек әтиләрен көтеп,

    Гомерләре сагынып үтмәсен".

    Салихҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ, Кукмара

    фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcTl1SzR2WkpYdjIzYlhhdWpqRjVpZS1sanB3ZzdZcC1zaUxRSGZ2bFRFdEZSMlhJbEloNmlGbjRkallDd0xqYVlnbjFDZnlHUXUwM3VVOXNoaHg0bmd4V2gyYWstRTJDZw&b64e=2&sign=adba68c329b3042ebc92b13be494cac9&keyno=0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: