Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Язмыш сынаулары аша

    Авылдашым, озак еллар Янил авылында гомер иткән, балалар, оныклар үстергән, I төркем инвалид Һаҗәр апага 1 октябрьдә 95 яшь тулды. Бүгенге көндә ул Кукмарада кызы Зәйнәп апа тәрбиясендә яши. Аның белән очрашырга баргач: "И, җаныкаем, яшьрәк чагым булса, бик сөйләр идем дә, күбесе онытылган инде",-дисә дә, хәтер сандыгында үзәгенә үткән...

    Реклама


    Өлкән буын кешеләре белән сөйләшеп утырганда, аларның сабырлыгына, күпме михнәт күреп тә сынып төшмичә, яшәү көче туплауларына шаккатасың. Һаҗәр апа да шундыйлардан. Кечкенәдән инде ул язмыш тарафыннан кыйналып яши.
    -Без гаять тату, ишле балалы, матур гаилә идек. Әтиебез Ибәтулла бик тырыш кеше булганлыктан, таза, нык крестьян тормышы белән яшәдек, 20 шәр баш сарык асрый идек, - дип сүз башлады ул. - Әмма яшәешебездән көнләшүчеләр, күралмаучылар да табылды. Көннәрдән беркөнне безнең тормышыбызның да асты-өскә килде. Әти өйдә ястү намазы укый, әни кече якта мич янында кайнаша иде, дөбер-шатыр килеп, өебезгә наган таккан кешеләр килеп керделәр дә, әтине алып чыгып киттеләр. Намазын да укып бетерә алмады. Әтиебезне 8 ай Кукмарада тотканнан соң, Архангельск шәһәренә җибәрделәр, ә безне өйдән куып интектерделәр. Бай булмасак та, байлар исәбенә кереп таландык. Амбарларны колхозга тартып алдылар. Әти янына Кукмара зинданына барып йөри идек, аннан кайтканда чабаталарым тишелеп, аяк бармакларым канап бетә иде.
    Һаҗәр апа дүрт класс белемне, бик яхшы билгеләренә генә укып, туган авылы Түбән Аты башлангыч мәктәбендә ала, ә бишенче сыйныфка Янил авылындагы мәктәпкә бара. Шул вакыттан бирле инде ничә еллар үтсә дә, онытылмаган, гомерлеккә йөрәгенә уелып калган вакыйга була. Юкка гына бу турыда кайта-кайта берничә тапкыр сөйләмәгәндер ул:
    -Янил мәктәбендә бер ай укыганнан соң, бер иртәдә Гайшә исемле укытучы: "Безнең арада кулак калдыгына урын юк", -дип мине - кеп-кечкенә кызчыкны укыган җиремнән урамга куып чыгарды. Мәктәп безнең авылдан өч чакрым ераклыкта иде. Башка вакытта мин бу араны бик тиз үтсәм, бу көнне өебезгә елый-елый, кояш баегач кына кайтып кердем. Үлгәнче онытасым юк бу хәлне.
    Озак та үтми Архангельскидан әтиләре "Бер ел дәвамында Татарстанга керергә ярамый" дигән шарт белән акланып кайта. Шуңа күрә ул Малмыжга эшкә урнаша. Балалары, хатыны аның янына хәл белергә йөри. Ибәтулла абыйга Архангельск якларында бик авырга туры килми үзе, җитәкчеләр өчен урманнан җиләк җыю эше тапшырыла аңа. Балаларына күлмәкләр, хатынына бүләкләр белән кайта ул.
    -Әти бик "йөрәкле" кеше иде, шул әнигә ышаныч өстәгәндер, әти кайтканчы әни тормышны саклады, бетәргә ирек куймады. Бер елдан соң ул авылга кайтты. Сугыш башлангач, яше узу сәбәпле аны сугышка алмадылар, әмма озак яшәмәде инде ул, - дип сүзен дәвам итте авылдашым.
    Әтисе-әнисе генә түгел, Һаҗәр апа үзе дә "йөрәкле" кеше булган.
    -Бик тере, эшкә батыр идем мин яшь чагымда, -ди ул. - Сугыш вакытында безнең авылда "Ил" артеленең аерым цехы бар иде. Мин анда цех мөдире булып эшләдем. Бүрекләр, мех курткалар тегә идек. Колхозда эшләгәндә дә кулны кесәгә тыгып йөрмәдем - бригадир булсам да, пар ат җигеп чәчүен дә чәчтек, тырмаладык, ындырда чабагач белән ашлык суктык. Сөйләп кенә бетерерлек түгел инде, барысы да йөрәккә уелган.
    Озакламый язмыш аны Янил авылына китерә. Тормыш та бер җайга тәгәри башлый... Колхоз сепараторында эшли, бер-бер артлы уллар үстерә, күршеләре белән бик дус яши. Аеруча ахирәте, сыйныфташым Гөлнараның дәү әнисе Сара белән серләре килешә иде . Кемдә тәмлерәк ризык пешсә, кайнар килеш бер-берсен сыйларга ашыга иде алар.
    Һаҗәр апа Ибәтуллина соңгы елларны Кукмарада гомер кичерә. Бик нык авырып алып, урын өстенә калгач, I төркем инвалидлык бирәләр аңа. Шөкер, Зәйнәп апаның тәрбиясе, әнисенә булган җылы мөгамәләсе эзсез калмый, Һаҗәр апа аягына баса, үз-үзен йөртер хәлгә килә. Бер-берсенә зур терәк, иптәш алар. Әмма яшәү урыннары гына уңайсыз - Эшчеләр тыкрыгы урамындагы, торак шартлары начар булган өч катлы йортта яшиләр алар.
    -Киләсе елга яңа фатир көтәбез инде, әнине һава суларга алып чыгып булмый, тәрәзәдән дә саф һава керә торган түгел, - дип Зәйнәп апа.
    Саубуллашканда Һаҗәр апа: "Бик озак гомер иттем, әмма яшәүдән туймадым, Аллаһы Тәгалә 100не тутыр әле, ди торгандыр инде. Сугыш вакытында карт-карчыкларны, бер телем ипи сорап капка төбенә килеп баскан сабыйларны бик тәрбияләгән идем, шуларның хәер-догасыдыр ул", - диде.
    Язмыш сынауларын үтә-үтә бер гасырга якын гомер иткән Һаҗәр ападан зарлану, уфтану сүзләрен ишетмәдем. Ничек сокланмыйсың инде аңа?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: