Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яшәтәсе иде әбиләрне

    Кеше язмышлары бик төрле шул. Кемнәрдер гомер буе муллык-тигезлектә яши, ә кайберәүләр юклык күреп, авыр тормыш арбасын ялгыз җилкәсендә тартырга мәҗбүр. - Минем әбием Бибинур Сәлахова 1920 елда Өлге авылында дөньяга килгән, - дигән иде Бибинур карчыкның оныгы Эльдар Сәлахов. - Мин үзем әбиемне бик ярата идем. Кукмарада торсак та,...

    Кеше язмышлары бик төрле шул. Кемнәрдер гомер буе муллык-тигезлектә яши, ә кайберәүләр юклык күреп, авыр тормыш арбасын ялгыз җилкәсендә тартырга мәҗбүр.

    - Минем әбием Бибинур Сәлахова 1920 елда Өлге авылында дөньяга килгән, - дигән иде Бибинур карчыкның оныгы Эльдар Сәлахов. - Мин үзем әбиемне бик ярата идем. Кукмарада торсак та, һәр ял саен авылга әби янына кайтып йөрдем. Авылыбыз Арпаяз табигатьнең иң матур җирендә - таулар арасында урнашкан. Әнә шунда үтте инде минем балачак.

    Әбиемә 19 яшь тулгач, аны Чокырча авылына клуб мөдире итеп эшкә җибәрәләр. Булачак тормыш иптәше, ягъни минем бабай Фәтхелбаян белән ул әнә шунда баргач таныша да инде. Бер-берсен ошаталар алар, тормыш корып җибәрәләр. 1940 елда дәү әтине Ядегәр мәктәбенә директор итеп билгеләп куйганнан соң, гаиләләре белән шунда күченәләр. Беренче шатлыклары булып кызлары Сильвия туа. Ләкин шушы нәни кызчыкны тигезлектә, бергәләп үстерергә язмый аларга. Дәһшәтле сугыш чыгып, дәү әтине яу кырына алып китәләр. Әбием нәни бала белән әнисе йортына кайтып китә. Ачлык, ялангачлык башлана. Өстәвенә корылык. Авылларда эшкә ярардай ирләрнең барысын да сугышка алалар. Шулай итеп, тормышны алып бару хатын-кыз җилкәсенә йөкләнә. Әнә шулай чамасыз көч куеп, бик авырлык белән көн күрә алар. Дәү әти Ленинградны саклаганда яралана. Ләкин барыбер бирешми. Дошманнарны җиңеп, 1946 елны гына кайта ул сугыштан. Әби аны биш ел буе сагынып көтеп ала.

    Реклама

    Аларның очрашу мизгелләрен сөйләгәндә әбиемнең күзләре яшьләнә иде. Дәү әти кайтканда кызы инде тәпи йөри, сөйләшә торган була. Әйе, бары дәү әти белән яңадан кавышканнан соң гына, чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлый дәү әни. Сугыштан соң бабай Пычак мәктәбенә эшкә урнаша. Берсе арты берсе балалар туа. Римма, Фәния, Дания, иң соңыннан көтеп алынган малай, ягъни минем әтием дөньяга килә. Язмыш җиле шундый бит ул, үсеп буйга җиткәч, балаларның төрлесен-төрле якка куып тарата. Олы кызлары Сильвия Якутиягә китә. Тормышы җайланып шунда яшәргә кала. Римма апа Казанда, ә Фәния апа - әби янында.

    Әтиемә 16 яшь булганда, гаиләләре өчен тетрәндергеч хәл була: минем әтием Хәйдәр һәлакәткә очрый. Озак кына вакыт үлем белән көрәшә ул. Дәү әнием догалары, бертуктаусыз Аллаһка ялварулары белән әтиемне шул үлем тырнагыннан тартып ала. Әнә шулай көч хәл белән аякка баса әти. Аннары озак та тормыйча, дәү әтием дөнья куя. Тормышны алып бару, гаиләне карау тагын бер әбием җилкәсенә йөкләнә. Әби гомере буе хат ташучы булып эшләде. Авыл халкы да бик яратты, үз итте аны. Берәр киңәш кирәк булса да аның янына киләләр иде бит. Берәүгә дә юк дип әйтә, күңелен кайтарып кире бора белмәде әбием. Соңгы көннәренә кадәр, елмаеп, бөтенесен үз кулында тотып яшәде. Җомга көнне китеп барды ул безнең арадан. Әллә ничек өйләр бушап калган кебек булды. Төп йортның йөзек кашы булып тора иде бит ул. Бик юксынам мин дәү әниемне. Шуңа күрә, әйтәсе килгән сүзем шул: әбиләр исән чакта кадерләргә ашыгасы икән үзләрен. Бу тормышта бик күпне күреп, тәҗрибә туплаган, иң кыйммәтле асылташларга тиң хәзинә - ул әбиләребез икән.

    Юлия БИЛАЛОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: