Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яшәрбез, Алла боерса!

    Менә тагын бер ел артта калып, 2015 елга аяк бастык. Яшь буын кешесе аны яңа планнар белән каршы ала, өлкән буын исә, гомер көзе якыная баруын сизеп, картлыгының тыныч, имин булуын тели. Бу елны төрле фаразлар белән каршы алучылар күп, кризис дип тә куркыталар. Әйбер бәясе кыйммәтләнер, тормыш итү авыр...

    Менә тагын бер ел артта калып, 2015 елга аяк бастык. Яшь буын кешесе аны яңа планнар белән каршы ала, өлкән буын исә, гомер көзе якыная баруын сизеп, картлыгының тыныч, имин булуын тели. Бу елны төрле фаразлар белән каршы алучылар күп, кризис дип тә куркыталар. Әйбер бәясе кыйммәтләнер, тормыш итү авыр булыр дип борчылалар. Минем уйлавымча, яхшы яшәү үзебездән тора. Авыл халкы терлек асраса, бакчасында бәрәңге, яшелчә үстерсә, ач булмас. Бер-береңә ярдәмләшеп яшәү дә кирәк. Җитәкчеләребез - үз төбәгебездә туып-үскән кешеләр, алар да ярдәм кулы сузарга әзер тора.

    Без, Пычак авылы халкы, мәчет төзергә хыялланабыз. Нигезенә җитәрлек таш әзер. Агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин белән күп еллар төзелеш эшләрен алып баручы Роберт Галимуллиннар безгә ташын сүтеп алырга дип, Арпаяз авылындагы тимерче алачыгын бирделәр. Роберт һәрвакыт изгелек эшләргә тора, Пычактан хәзерге мәчетнең манарасын эшләгәндә дә төзелеш материаллары бирде, төзелештә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүгә иреште. Пычак авылы чишмәсен төзекләндергәч, елга аша салырга бетон плитә бирде. Болар аз әйбер түгел. Җирлегебездә мондый җитәкчеләр эшләгәндә, нигә авырлыклардан куркырга?

    Чын күңелен биреп эшләүче механизаторларыбыз да аз түгел. Тимерхан Хабетдинов, Шамил Хәбибуллин, Нуретдин Ганиевлар барлык кыр эшләрен башкаралар. Һәрчак техникаларын төзек тоталар, буш вакытлары булса, тракторлары янында кайнашалар. Тимерхан урам юлларын да гел чистартып тора, таң атканчы инде эшкә керешкән була.

    Мин, олыгаеп килсәм дә, бу хәлләргә сөенеп һәм яхшыга өметләнеп яшим. Безнең халык авыр сугыш елларын да кичерде. Хәтеремдә: әни өйгә кайтып, сугыш башлануын хәбәр итте. Миңа ул чакта 4 яшь иде. Әни - мәктәп директоры, партоешма җитәкчесе. Әтинең, фин сугышы тәмамланып, кайтырга җыенган чагында аларны Герман сугышы бөтереп алды. Аннан соң укытучы Мәхмүт абыйны сугышка җибәрделәр. Хәлим абыйның, нигә мине алмыйлар, дип елаганы әле дә күз алдымда тора. Яше җиткәч, ул да сугыш кырына китте. Бөтен авырлык өлкәннәр, хатын-кызлар җилкәсенә салынды. Әмма сынатмадылар, кыенлыкларны җиңә алдылар.

    Кайберәүләр сугыш булмасмы дип борчыла. Юк, булмас, моны ышанып әйтәм. Мин 1956-59 елларда армиядә Германиядә хезмәт иттем. Ел саен уздырылучы өйрәнүләрдә Америка солдатлары белән Эльба елгасын кичәргә туры килде. Алар кара сукно киемдә, кулларында - ак перчаткалар. Студобеккер машиналарында елганы кичәләр. Су аркылы салынган йөзмә күперләрдән читкә төшкән техниканы тягачлар тарта. Совет солдатлары, саперлар суда йөзеп йөриләр, кырыйга төшкән техниканы "урра" кычкырып этәләр. Америка солдатлары башларын чайкап карап торалар. Алар һәрхәлдә бу турыда балаларына, оныкларына сөйләгәннәрдер. Россия солдатлары белән сугышның ни дәрәҗәдә авыр икәнен беләләрдер. Шуңа күрә безнең илгә каршы сугыш башлау булмаячак, яшь буын сугыш күрмәс, алла боерса. Гади халыкка долларлар кирәкми. Хезмәт көненә 20 тиен түләгәндә дә ач булмадык. Пенсияләрне, хезмәт хакларын вакытында түләсәләр, бездә халык артыгына өметләнми, шөкер итеп яши белә. Җимерелгән күмәк хуҗалыкларны аякка бастыру җиңел булмас анысы, шулай да мин яшьләргә ышанам, чөнки алар - безнең балалар.

    Марсель КӘЛИМУЛЛИН, Пычак авылы

    Редакциядән: шушы көннәрдә редакциянең якын дусты, актив хәбәрчебез Марсель Кәлимуллин вафат булды. Аның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

    фото: http://www.krasivoe-slovo.ru/category/news/page/37/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: