Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яшьләр - кыю халык

    Шушы көннәрдә башкалабызда V Бөтендөнья татар яшьләре корылтае узды. Форумда Кукмара районыннан делегат буларак Олыяз авылы кызы, үзе җырчы, үзе сәхнә остасы Римма Галиева белән без дә катнаштык.

    Реклама

    Дүрт көн дәвамында барган әлеге чарага Татарстаннан гына түгел, дөньяның төрле почмакларыннан - чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 800ләп делегат чакырылган иде. Милләт өчен янып-көеп яшәүче Европа һәм Урта Азиядән килүче яшьтәшләребез белән очрашу күңелләрдә аеруча җылы хисләр уятты. Татар яшьләренең барысы да туган тел, халкыбыз тарихын һәм мәдәниятне саклау юлларын эзли, милләтнең киләчәге өчен борчыла.
    Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан татар яшьләре җыены бүгенге көндә бөтен дөнья күләмендә йөзгә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешманы берләштерә. Аның әгъзалары татарларда милли үзаң формалаштыруны гына түгел, телебезне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау юнәлешендә дә зур эшләр башкара. Иркутск, Төмән, Тубыл, Екатеринбург, Мәскәү һ.б. өлкәләрдә узган татар яшьләре җыеннары, фестивальләр моның ачык мисалы.
    Быелгы форум үз эшен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлап җибәрде. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Руслан Айсин, чакырылган кунаклар һәм делегатлар катнашты. Казахстаннан килгән милләттәшебез Җәлил Ахунҗанов, Мордовия яшьләрен бергә җыйнап, үз өлкәләрендә милләт өчен янып-көеп яшәүче Марат Сәлимов, КФУның юридик факультетын тәмамлаган, Кытайда гомер итүче Илдар Габитов, Чиләбедән Оксана Ильюп, Европа татар яшьләре форумы җитәкчесе Олег Шәриповларның чыгышларын зал көчле алкышларга күмде. Алар бездән дистә меңнәрчә чакрым читтә гомер итүче татарларның яшәеше, үзләренең берләшмә эшчәнлекләре, татар телен өйрәнүдә килеп туган проблемалар хакында саф татарча шулкадәр үтемле итеп сөйләделәр ки, ике сүзнең берсен русчалап әйтеп җибәрүче, телне бозучы татарстанлылар өчен оялып утырдык. Читтән килгән милләттәшләребез Татарстанда татар теленең бик аз өлкәдә кулланылуына, яшьләрнең рус теленә өстенлек бирүләренә дә басым ясадылар. Әлеге проблема безне, шул исәптән халкыбызның киләчәген кайгыртучы яшьләрнең барысын да борчый, әлбәттә. Бәлки моңа мәктәпләрдә татар теле дәресләренең саны аз булу, бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә алып барылганлыктан, күпчелек ата-аналарның балаларын рус мәктәпләренә укырга бирергә теләве дә төп сәбәпләрнең берсе булып торадыр...
    Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов форумга килеп, һәркем өчен актуаль булган мәсьәләләр хакында сөйләшкән яшьләргә үзенең рәхмәтен белдерде.
    -Монда яңгыраган чыгышлар безнең өчен бик файдалы. Сезне борчыган проблемалар безгә дә чит түгел. Без барыбыз да татар милләте кешеләре, киләчәк үзебездән тора. Дөнья күләмендә инглиз телен, Россия күләмендә рус һәм татар телләрен белергә тиешбез, - диде ул.
    Шулай ук Президент укытучылар, уку урыннары җитмәү проблемаларына тукталды, "ТНВ планета" дигән яңа телевизион проект эшли башлау, тиздән "Әнкәй теле" дип аталган татар телен интерактив өйрәтә торган программа дөнья күрәчәге хакында сөйләде. Әлеге программа нигезендә читтә яшәүчеләргә дә тел өйрәнүгә мөмкинлекләр туачак. Рөстәм Миңнеханов милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен үзләреннән күп көч куйган төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләренә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.
    Башкарма комитет рәисе Рөстәм Закиров исә үзенең чыгышында тиздән "Татар иле" порталының ачылачагын әйтте. "Әлеге портал татар халкының бай мирасы, әдәбияты, мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк, татарның үз социаль челтәре барлыкка киләчәк", - дип сөендерде ул яшьләрне.
    Бу көнне делегатлар дүрт секциягә бүленеп, утырышларда катнашты. Татар яшьләре Казанның IT-паркында "Татар яшьләре һәм Web 2.0", "Казан" миили мәдәният үзәгендә "Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары", "Мәрҗәни" мәчетендә "Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре", КФУның филология һәм сәнгать институтында "Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр" дигән темаларга фикер алыштылар, милләтне борчыган проблемаларны барладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
    Секция эшләренә йомгак ясалганнан соң, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкче органнары сайланды. Башкарма комитет рәисе Рөстәм Закиров Бөтендөнья татар яшьләре рәисе итеп алдагы ике елга Тәбрис Яруллинны тәкъдим итте. Делегатлар җәмгытькә татар яшьләрен танытуда зур тырышлык куючы, соңгы ике елда татар яшьләре шурасы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарган, "Татар иле" социаль челтәре мөдирен бертавыштан хуплап, аның өчен тавыш бирде. "Милли татар брендлары: эчтәлеге һәм рәвеше" дигән дискуссиядә катнашканнан соң, Арча районына юл алдык. Анда исә халкыбызның милли гореф-гадәтләре, уеннар белән беррәттән, җыр-бию, такмак әйтү, җор сүзләр дә күп булды.
    Форумның программасында Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете белән танышу, спектакль-концертлар да бар иде. Ркаил Зәйдулланың беренче татар мөгаллимнәренең берсе, хатын-кызар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы Мөхлисә Бубыйның аянычлы язмышына багышланган "Үлеп яратты" спектаклен күз яшьләрсез карау мөмкин түгел. Сталинның кансыз сәясәте Мөхлисә абыстайны да аямый, төрмәләрдә җәзалануына карамастан, кансыз тикшерүчеләрне кызганырга үзендә көч таба, аларны Аллаһтан ярдәм сорарга өнди, соңгы сәгатенә кадәр үз диненә һәм халкына тугры булып кала. "Казан" бию ансамбле концерты, Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында, "Авыл кызы" бәйгесенең финал өлешендә катнашу да делегатларда онытылмаслык җылы тәэсирлар калдырды. Үзара танышып, аралашып, сөйләшеп, рухи байлык туплап санаулы көннәрнең узганын сизмәдек тә. Иң мөһиме: быелгы форум үзенең татар телендә алып барылуы белән безне, яшьләрне, бигрәк тә куандырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: