Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яшьлеккә хат

    Айнур, бу хатны миңа бәлки 25 ел элек язарга кирәк булгандыр. Хәзерге акылым булса, шулай эшләгән дә булыр идем. Хәзер соң инде, бу хатым сиңа барып ирешмәячәк. Шулай да ахыргы хатларыңа җавап язасым килде. Яшь барган саен, Айнур, ешрак искә төшәсең. Хисләрне дә тыеп булмый, бәлки тынычланып китәрмен дип, сиңа...

    Реклама

    Хәтерлисең микән,
    дустым, беренче
    тапкыр очрашкан кичне. Кәефне бозмаслык булып кына дулаган буранлы кич иде ул. Бөтен җир өсте ап-ак. Шомыртлар, алмагачлар чәчәк аткан диярсең. Шушы кичке матурлыкка сокланып үзем генә кинодан кайтып килешем. Сизәм: артымнан кемдер кайта. Безнең чорда кызларның, артыннан егетләр кайтканын сизсәләр, өйгә кадәр йөгереп кайту гадәте бар иде. Мин дә йөгерергә тотындым. Ләкин син, Айнур, җитез булдың, бик тиз эләктереп алдың. Син икәнен белгәч, сөенгәнемне күрсәң икән. Әбием кайткан саен сине мактый, бик эшчән, тәртипле егет дип әйтә иде. Әбием белән синең әниең килешәләр иде шул, күрәсең, әниеңнең йогынтысы сиңа да тәэсир иткән. Бу кичне урамны ничә әйләнгәнбездер, капка төбенә кайтып җиткәч тә, бер генә дә өйгә кереп ятасым килмәде. Бик матур кич иде шул, безнең күзләребез белән генә булса да мәхәббәт аңлашкан кичебез. Синең дә китәсең килмәгән сыман иде. Шушы кичтән соң, бар дөнья матурлыкка күмелде, бөтен кеше әйбәт булып күренде, дуслар артты, хәтта кышкы ун көнлек каникул да бик тиз узып китте. Аннан хатлар алышу, каникулларны зарыгып көтеп алу, болар барысы да искиткеч күңелле вакытлар иде. Җәй кайтсам, кичкә урман чәчәкләре белән каршы ала идең. Кыш көне бик матур боздан ясалган "бәллүр ваза" була иде. Без бик бәхетле идек. Һәр мизгелнең кабатланмас булуын һәм бер-беребезгә кадерле икәнлегебезне тоя башлаган идек инде. Хисләребезгә ышана, беркайчан да бер-беребезне югалтмаячакбыз дип әйтә идек, ләкин хисләрнең дә ялгышырга мөмкин икәнлеген балалыгыбыз белән аңлап бетермәгәнбез.
    Исеңдәме, Айнур,
    син унынчы сый-
    ныфны бетергән елны, беренче тапкыр Сабантуйга баруыбыз. Син мине мәйдан янына алып барып куйдың да, "хәзер киләм" дип киткән җиреңнән Сабантуй ахырында гына килеп алдың. "Нишләп ялгызымны гына калдырдың? - дигән сүземә: "Әнә, каршыдагы ялгыз каенны күрәсеңме, шул каен янына басып, көне буе сине күзәтеп тордым. Мин бит яныңда алай озак итеп сиңа карап тора алмыйм. Син бит озакламый тагын китәсең", - дидең.
    Әйе, ике көннән мин
    киттем. Тагын ике
    айдан очрашачакбыз, дип аерылышсак та, без бары унбиш елдан соң гына очраша алдык. Ялгышыбыз булдымы, язмышыбызмы, хәзер аңлатып та булмый инде. Сәбәбе, бәлки, башка кешене очрату булгандыр. Күрәсең, яшь кызның үзе янында кемнедер күрәсе, тоясы килү теләге көчлерәк булгандыр, дип уйлыйм. Бу унбиш ел эчендә син армиягә барып кайткансың, аннан кайткач, бик озак әле кызлар озатмагансың. Хатларыңа җавап язмагач, авылдаш кызың белән очрашып йөреп, нәкъ өч елдан соң гына өйләнгәнсең. Боларның барысы турында да туганымның туенда очрашкач сөйләдең. Әйе, без нәкъ унбиш елдан соң туганымның туенда очраштык. Тәнәфескә чыккач, парлы бию башлануга, син мине биергә чакырдың. Ничек сагынганбыз икән без бер-беребезне. Еламас өчен чак түзеп тордым. Бер-беребезгә сорауларыбыз күп җыелган булса да, җавапларыбыз аз иде шул. Ләкин бер биюдә генә сорап та, җавап та алып бетереп булмады. Мин икенче тәнәфескә чыкмадым. Үзем ялгыз булгач, сезнең араны бозармын дип курыктым. Менә хәзер гомер буе шуңа үкенеп яшим. Ул бит безнең соңгы очрашу, ахыргы сөйләшүләребез булган. Күпме әйтеләсе сүзләрем, сорауларым калды. Синеке дә шулай булгандыр. Шулай булмаса, ахыргы тәнәфескә дә чыкмагач, берничә мәртәбә мине эзләп өйгә кермәгән булыр идең.
    Шушы очрашудан соң җиде ел вакыт узгач, көтмәгәндә сине "үлде" дигән хәбәр алдым. Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Кайчан да булса тагын бер очрашып сөйләшеп булыр әле дигән уйлар бу көнне бөтенләйгә өзелде. Айнур, ишетәсеңме, без бу көнне мәңгегә аерылдык. Менә өч ел инде исәр кеше кебек йөрим, һич кенә дә синең үлемең белән килешә алмыйм. Дөнья бетмәсә дә, дустыңны мәңгелеккә югалту бик авыр икән. 42 яшь кенә иде бит сиңа, Айнур. Дөньяның матурлыгын, рәхәтен татып кына яши торган вакытың иде. Их, дустым, соңгы вакытларыңда аракыны бигрәк үз иткәнсең шул. Айнур, чираттагы шайтан суы салынган кружкаңны күтәрер алдыннан, ялгышмыйм микән дигән уйлар күңелеңә дә кереп карамадымени соң?
    Әйе, дустым, син киттең. Хатыныңны, балаларыңны, туганнарыңны һәм мине - яшьлек дустыңны калдырып, кайтмаска дип киттең. Нишлисең, Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер, урының җәннәттә булсын. Ярый әле хатларыңны саклаганмын. Авыр вакытларымда, күңел төшенкелегенә бирелгәндә алар миңа сердәш. "Тормышыңда елмаюлар күбрәк, көрсенүләр азрак, күз яшьләреңнең бары шатлыктан гына булуын телим", - дигән теләкләрең җылы сүзгә мохтаҗ вакытларымда йөрәгемне җылыта, күңелемдә ышаныч, өмет уята.
    Синең вафатыңнан
    соң өч ел вакыт
    узгач, нәкъ егерме биш елдан соң, мин беренче тапкыр ирем белән туган авылыма Сабантуйга кайттым. Сабантуй әле дә шул урында, ләкин хәзер икенче төрлерәк уза, без бала вакыттагы кебек түгел икән. Алып баручылары да, көрәшчеләре дә, хәтта тамашачысы да башка, үзгәргән. Җайлы гына урынга басып мәйданны күзәткәндә, күзем каршыдагы ялгыз каенга төште. Ялгыш күрәм мәллә дип күземне ачыбрак карасам, әллә нишләп киттем: анда каенга сөялеп, ямансулап син басып тора идең. Без шулай бер-беребездән карашларыбызны ала алмыйча бик озак тордык. Күзләрдәге яшьләремне тыя алмыйм, беләм син дә елый идең. Шулчак ирем кулымны кысып куйды: "Ник елыйсың, ни булды?" - диде. Мин аңа: "Мин Айнурны күрдем", - дидем. Ул елмаеп куйды да, Сабантуй каравын дәвам итте. Күрәсең, ул мине аңламады. Сиңа каршы барырга талпынып карыйм, никтер аяк атламый. "Айнур" дип кычкырасым килә, тавышым да пышылдап кына чыккан кебек. Бермәлгә айнып киткәндәй булдым. Ярабби Ходаем, бир сабырлык. Мин бит егерме биш ел элек басып торган урыныма барып басканмын икән.
    Сабан туеннан кай-
    ткач бик озак уйла-
    нып йөрдем. Нәрсә булды соң бу? Мин бит сине ачык күргән кебек булдым. Әллә инде чынлап та безнең уйлар очрашып, без бер-беребезне күрдекме?! Ничек кенә булса да, мин Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен, сине шулай күземә күрендергәне өчен. Үзенә күрә кечкенә генә очрашуыбыз булды бит бу, Айнур. Дустым, кулымда соңгы хатың, соңгы шигырь юлларың.
    ...Ачуланма, дустым,
    Ачу фәкать
    җанны көйдерә.
    Ачык йөзле,
    көләч кеше исә
    Һәркемгә дә
    үзен сөйдерә.
    Бүген мин бары икебез генә белгән, ничә еллар буе күңелемдә йөрткән серемне бар дөньяга ишеттердем. Бәлки, хәерлегәдер. Тыныч йокла, балачак, яшьлек һәм беренче мәхәббәтем. Сәлам белән яшьлек дустың Фәридә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: