Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яшәү өчен көч бирүче

    Әгәр дә табиб һөнәрен сайламаган булса, ул хөрмәткә ия мөгаллимә яки танылган актриса булыр иде. Чөнки һәр нәрсәне җиренә җиткереп, иң кирәкле сүзләр, фикерләр белән генә аңлата ала ул. Ышандыру көченә ия һәм, гомумән, аның белән сөйләшү, аралашу күңелгә тынычлык иңдерә, яшәү көчен арттыра.

    Реклама

    Үз-үзен белә башлаганнан бирле Нурзидә Нуретдин кызы киләчәген бары тик медицина белән генә күзаллый. Иптәшләре курчаклы уйнаганда ул песиләрне, этләрне, шулай ук дус кызларын "дәвалый". Ә инде башлангыч сыйныфны тәмамлауга... Ижау, Пермь шәһәрләрендәге медицина институтларына кабул итү шартлары, нинди имтиханнар тапшырасы, күпме балл җыярга кирәклеге турында сораулар белән хатлар яза башлый һәм шунысы кызык - әлеге хатларның барысына да җаваплар ала.
    Табиб һөнәрен сайлауга көчле омтылышы булса да, мәктәпне тәмамлаган кыз бала югарыга үрелмичә, иң элек көчен түбәннән сынап карарга уйлый - Минзәләдәге медицина көллиятенә имтиханнар тапшыра. Әлеге уку йортын яшь шәфкать туташы кызыл диплом белән тәмамлый һәм Казан шәһәрендәге 13нче поликлиникага эшкә билгеләнә. Һәм менә 31 ел инде район үзәк дәваханәсенең беренче категорияле гомумпрактика табибәсе, бик күп авыруларның олы хөрмәтенә ия булган Нурзидә Нуретдин кызы яраткан хезмәтендә - кешеләрнең сәламәтлеген саклауда армый-талмый эшли. Шушы еллар эчендә күпме авыруларны үлемнән алып калды, сихәтләндерде, күңелләрендә киләчәккә ышаныч уятты икән ул? Әйтүе кыен, чөнки көн саен, сәгать саен Нурзидә ханым алар янәшәсендә: бар күңелен биреп игътибар белән карый, зарларын тыңлый, диагноз куя, тиешле дәвалану билгели.
    Табиблык һөнәрен сайлау - зур батырлык ул, аны бары тик үз көченә ышанган, олы йөрәкле, башкаларның язмышы, тормышы өчен битараф булмаганнар гына башкара ала. Нурзидә Нуретдин кызына да тәвәккәллек, көчле рухлы булу, үз хезмәтенә чын күңелдән бирелү кебек сыйфатлар хас. Юкса, инде азмы-күпме тәҗрибә туплап, биш ел шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, балачак хыялын тормышка ашырып, медицина институтына укырга керер, көндез укып, төнге сменага дәваханәгә эшкә чыгар идемени? Әле бит гаилә, яшь бала - кызы Альбина да бар. Кайвакытта кызын эшкә алып барып, иртән аны шуннан гына балалар бакчасына илтеп, үзенә институтка йөгерергә туры килсә дә, эшендә дә, укуында да сынатмый ул. Кызларының авырлыклар алдында баш имичә алга баруы, һичшиксез, әти-әнисе - Кукмараның эш сөючән, булдыклы гаиләләренең берсе булган Гөлфура апа һәм Нуретдин абый Шәриповлар тәрбиясеннән килә.
    Ә инде тормыш көйләнеп, эшкә ияләнеп беткәч кенә барысын ташлап, гаиләсе белән Кукмарага эшкә кайтуы батырлык түгелмени? Ул чактагы баш табиб Наил Саматов ничек ризалаткандыр, Нурзидә ханым туган ягына кайтырга карар бирә. Наил Хаммат улы аңа берьюлы алты эш урыны тәкъдим итә. Табибә йөрәгенә якын булганын - участок терапевты урынын сайлый. Озак та үтми, баш табиб янә аңа зур ышаныч баглый - районда эндокринологка кытлык булганлыктан, аны әлеге белгечлек буенча укырга җибәрә. "Синнән башка бу төр авыруларга беркем дә тиешенчә дәва бирә алмаячак, ныгытып үзләштер, авыру белән очрашкач, бары тик үзеңә генә ышанырга туры киләчәген онытма", - ди ул, хәер-фатыйхасын биреп.
    Табибә Нурзидә Хәсәновага районда эндокринологик хезмәтне биш ел дәвамында алып барырга туры килә.
    -Әлеге авыруларга аерым якын килү, аралашу, алар турында барысын да белү кирәк. Без әлеге эшне ул вакытта районда кирәкле дәрәҗәгә күтәрә алдык дип ышанып әйтә алам. Күрәм, ул чакта миңа мөрәҗәгать иткән авырулар әле хәзер дә, шөкер, исән-сау гына йөриләр. Бу эш кызыклы булса да, көндезге кабул итүләрдән соң да дәвам иткән йокысыз төннәр алҗытты һәм мин янә яраткан хезмәтемә - үз участогыма кайттым, - дип искә ала ул чорларны Нурзидә ханым.
    Әмма үзенең авырулары белән янә "тыныч кына" эшләргә язмый әле аңа. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар, үзгәртеп корулар районга да килеп җитә һәм хәзерге баш табиб Р.Халиев карары белән ул поликлиника мөдире итеп билгеләнә. Поликлиникада төзелеш-ремонт алып бару, эшне оештыру кебек күпкырлы эшчәнлекне дә хезмәттәшләре белән уңышлы башкаларалар алар.
    Әйе, утыз елдан артык эшләү дәверендә меңәрләгән рәхмәт сүзләре ишетә, никадәр кешенең гомерен озынайта Нурзидә Нуретдин кызы. Шулардан берничәсе аеруча күңеленә кереп калган.
    Үзәк дәваханә буенча дежур булган көннәренең берсендә аны кардиология бүлегенә чакыралар. Ни күрсен - бер егет юрган астына кереп капланган да, кулындагы кан тамырларын кискән. Яшәү белән үлем арасын мизгелләр хәл итә торган вакыт. Иреннәре зәңгәрләнеп беткән, яшәү билгеләре калмаган егеткә беренче ярдәмне - авыз аша ясалма сулышны үзе өчен бернинди саклану чараларсыз ясаганын табибә соңыннан күреп ала. Исән калган егетнең әле хәзер дә очрашканда уңайсызланып, читтән-читтән генә үтеп китүен табибә елмаеп искә ала. Ә Казанда эшләгәндә булган очракны ул һичкайчан оныта алмас, мөгаен. Дары заводында шартлау булгач, дәваханәгә бик авыр хәлдәге бер хатынны алып киләләр. Күзләре генә ялтырап торган авыру нык пешкән, һәр секунд аны үлемгә алып бара. Табиблар ярдәме, яшәүгә булган омтылышы һәм әниләренең гомерен саклап калу өчен аның яныннан көн-төн китмәгән, бик кирәкле даруларны юнәткән ике яшүсмер улының тырышлыклары белән әни кеше исән кала, дәваханәдән үз аягы белән чыгып китә.
    Бүгенге көндә табиб үз участогында өч меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Эш сәгате тәмамлангач, Ворошилов урамындагы шәхси кабинетында да авырулар кабул итә. "Авыр булса да, бик яратып эшлим, бар күңелем белән кереп китеп, көннең кичкә авышканын сизми дә калам. Яраткан хезмәтең булу, тормышта үз урыныңны таба алу - зур бәхет ул, - ди ул. -Кеше өчен иң кыйммәтле булган тормышы өчен көрәшү, нәтиҗәсен күрү, алардан чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетү бар арганлыкны оныттыра, канат куя".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: