Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Янсыбыда яшәүче Марат Гайнанов - Татарстанда йөрәген алыштырган җиденче кеше

    25 яшьлек Марат Гайнановны табибларның: "Синең йөрәгеңне алыштырырга, икенче йөрәк куярга кирәк", дигән хәбәре өнсез калдыра. Ходайның рәхмәте киң - күзләр генә тимәсен, моннан 11 ай элек башланган авырлыкларны җиңеп чыгып, Мәскәү шәһәрендә операция кичереп, Марат бүгенге көндә исән-имин көе Янсыбыда яшәп ята. Ә барысы да гап-гади салкын тиюдән башлана....

    25 яшьлек Марат Гайнановны табибларның: "Синең йөрәгеңне алыштырырга, икенче йөрәк куярга кирәк", дигән хәбәре өнсез калдыра. Ходайның рәхмәте киң - күзләр генә тимәсен, моннан 11 ай элек башланган авырлыкларны җиңеп чыгып, Мәскәү шәһәрендә операция кичереп, Марат бүгенге көндә исән-имин көе Янсыбыда яшәп ята.

    Ә барысы да гап-гади салкын тиюдән башлана. Зәмһәрир гыйнвар аенда, тирләп-пешеп итек баскан җиреннән җиңелчә генә киенеп урамга чыккалап йөргәннән соң, Марат суык "эләктергәнен" сизеп ала. Тән температурасы өч көн дәвамында 37 градус була да бетә, йөткерми дә, башка авырткан җире дә сизелми. Ә ике атна үткәннән соң, ул суларга һава җитмәвен, кан басымының югары булуын, барлык эчке органнарының авырта башлавын тоеп ала. Түзәр әмәле калмагач: "Үпкәм кабаргандыр", - дигән уй белән үзәк дәваханәнең участок табибы Рөстәм Нуриевка күренә. Табиб: "Егет, синең йөрәгең начар эшли бит", - дип аны шунда ук йөрәк тибешен яздырырга җибәрә һәм ЭКГ кәгазен "укыгач", Маратны кардиолог Ринат Җиһаншин кулына тапшыра. Һәм Марат өчен сигез айга сузылган, тоташ авырту - газаптан торган яшәү белән үлем арасындагы аяусыз көрәш башлана.

    -Гомеремдә йөрәгемнең авыртканы булмады. Салкын тигәч, кайсы әгъза көчсезрәк эшли, шунда "бәрә" икән. Минем менә йөрәгемә зарар килгән булып чыкты, - дип, очрашкач сүзен башлады Марат. -Йөрәк начар эшләгәч, кан бавырга, үпкәгә барып җитми, су эшкәртелә алмыйча, тора-бара гәүдәмә җыела башлады. Ашый да алмыйм, ашказаным кысылган күк тоела. 70 килограммнан 59 килограммга кадәр ябыктым, 8 ай эчендә исә яңадан 80 килограммга кадәр җиттем. Шуның 21 килограммы - су, сыеклык иде. Авыруым көннән-көн көчәя барды, аякларым, йөзем шешенде. Аякларым шартлар дәрәҗәгә җитә иде, тиресенә кадәр ярылды. Мин инде тора-бара бөтенләй йөри, йоклый алмас хәлгә килдем. Күп төннәрем баскан килеш суыткычка терәлеп үтте. Ахырга таба инде су да эчә алмый башладым, бәвел кудырткыч даруларны миңа көнгә 40 миллиграмм урынына 400 миллиграмм кадый башладылар.

    Марат биш көн өйдә торса, унар көн дәваханәдә була. Гомумән, Мәскәүгә барганчы алты тапкыр район, өч тапкыр Казандагы медицина клиник диагностика үзәгендә ятарга туры килә аңа. Соңгы тапкыр Кукмара дәваханәсендә ятканда, күзаллавы да куркыныч - инде аның гәүдәсенә 17 литр су җыелган була.

    Аяктан егарлык хәбәр

    Март аенда диагностика үзәгендә тикшеренү узганнан соң, иртәгә кайтып китәсе дигән көнне дәвалаучы табиб Маратка аяктан егарлык хәбәр әйтә.

    -Әлеге үзәктә кемнеңдер йөрәк клапанын алыштыралар, кемгәдер шунтлау ясыйлар, кайберәүләргә стент (эндопротез) куялар иде. Авыруым бик көчле булса да, мин инде миңа бернинди дә операция булмас, дип сөенгән идем, - ди Марат. -Әмма табиб миңа: "Синең йөрәгеңне алыштырмыйча булмый, чиратка куйдык, ярты елдан, 17 сентябрьдә килерсең", -дигәч, озак кына аңыма килә алмыйча яттым, аннан соң йоклап киткәнмен. Уянганда бераз тынычланган идем инде.

    Марат йөрәген алыштырмыйча терелүе өметсез икәнлеген аңлагач, интернет, медицина энциклопедияләре аша трансплантация (яңа орган кую) турында бик күп мәгълүматлар укый, шушы өлкәдәге профессорларның язмалары белән таныша, күңеле белән үзен әлеге бик катлаулы операциягә әзерли башлый. Әмма табибларның "ярты елдан соң" дигәннәре генә җанына тынычлык бирми.

    Яшь егеткә мондый төрдәге операция кирәклеге турындагы мәгълүмат Россия шәһәрләрендәге барлык трансплантация клиникаларына җибәрелә. Шул исәптән Мәскәүдәге профессор ? В.Шумаков исемендәге ясалма органнарны трансплантацияләү фәнни-тикшеренү институтына да. Бер айдан - июль урталарында Мәскәүдән телефон шалтырый -үзләренә чакырганнар!

    Үлемнән коткарган КВОТА

    Маратның бәхетенә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы аңа бушлай дәвалану, операция ясату мөмкинлеге -КВОТА бирә. Әлбәттә, аның нәкъ менә аңа бирелүенә район үзәк дәваханәсе җитәкчелегенең, сеңлесе Венера Мөфтиеваның да өлеше зур була. Беренчеләре һәрдаим әлеге пациентның хәле турында Казанга хәбәр итеп торсалар, Венера абыйсының нинди хәлдә икәнен күреп, диагностика үзәге, министрлык сукмагын көнаралаш таптый.

    Мәскәүгә Марат әнисе, әнисенең сеңлесе белән поездда көч-хәл белән барып җитә. Тыны кысылганлыктан юл буе басып барырга мәҗбүр була ул. Ә инде институтка кабул иткәнче: "Син операциягә әзерме?" - дигән бер генә сорауны бирәләр аңа. "Миңа барыбер иде инде, бәлки уңышлы чыгар, дип өметләндем", - ди Марат, ул чакларны искә алып.

    Институтта исә аның хәле тагын да авырлаша. Бер атнадан инде кан тамырларына кертелә торган добутрекс катнашмасы да ярдәм итми башлый. Соңрак бөтенләй сөйләшә дә, селкенә дә алмас хәлгә килә. Кислород җитмәгәч, суларга бик авыр була. Су эчәргә ярамаганлыктан, бик нык сусаса да, гәүдәсендәге 17 литр сыеклыкка тагын 5 литр сыеклык өстәлә. Әнисен борчымас, куркытмас өчен хәле яхшы икәнен белгертеп, шат күңелле булырга тырышып, телефоннан соңгы көчләрен җыеп сөйләшүе ничек авыр булганын үзе генә белә ул. "Үз-үземне тотарга, елмаерга тырыштым, дөнья беткән шикелле тоелса да, яшим әле мин дип яттым, сабыр иттем", - ди ул.

    Әлбәттә, Мәскәү табиблары да егетнең хәле кыл өстендә торганын күреп, белеп торалар. Донор йөрәге булмау гына операцияне һаман кичектерә килә. Табиблар инде кул-аягы тартышкан, сулыш алуы авырлашкан егетне ясалма аппаратка тоташтырабыз, дигән фикергә киләләр. Операциягә әзерләнер алдыннан алар Марат яныннан: "Түз, ике сәгать яши генә күр, - дип чыгып китәләр. Шушы вакыт аеруча озак үткән кебек тоела егеткә - ясалма аппаратка тоташтырылуның нинди нәтиҗәләргә китерәсен, башка органнарга да зыян килергә мөмкинлеген, күпләрнең аны күтәрә алмыйча үлеп китүләрен ул яхшы белә...

    Шулай итеп, якташыбызны 14 августта, төнге сәгать 11дә операция бүлегенә алып китәләр. Өстәлгә яткыргач та, хирурглар 4 сәгать дәвамында Мәскәүнең төрле клиникаларына шалтыратып, донор йөрәге юкмы, дип белешәләр әле. Инде аппаратка тоташтырабыз дигәндә генә бер коллегаларыннан хәбәр килә.

    Реклама

    -Хирург алардан миңа ярый торган йөрәкме, кан төркеме туры киләме, дип кат-кат сорашты, - ди Марат. -Чөнки буема, гәүдә авырлыгыма туры килгән, ир җенесеннән булган кешенең генә йөрәге бара иде. Наркоз биргәнче белгән догаларымны укыдым да, 5кә кадәр санадым һәм йоклап киткәнмен. Баш мие эшчәнлеге туктаган кешенең йөрәге туганнарының рөхсәте белән генә алынганлыгын да белә идем. Донор йөрәге 16 сәгать дәвамында яши икән. Газизен югалту ачысын кичергәндә дә, бөтенләй ят кешенең гомерен саклап калу өчен чын мәгънәсендә олы йөрәкле булып кала алган донорымның якыннарына мин гомерем буе рәхмәтле. Хәзер, Йә раббым, миңа куелган йөрәк иясенең дә урынын рәхәттә кылсаң иде, дип телим.

    Ул - исән

    Маратның үз йөрәген алып, икенчесен кую операциясе 6 сәгать дәвам итә. "Уянып киткәннән соң, сөенечемнән берәр сәгать елап яттым", - ди ул елмаеп. -Авырлыгым кимегән, гәүдәм үз хәленә кайткан иде. Иркенләп сулый да алам. Дәваланучы табиб Илһом Муминов яныма килеп: "Әниең белән телефоннан сөйләшәсеңме? - дип сорады. Әни белән тагын рәхәтләнеп еладык, икенче көнне ул яныма килде.

    Операциядән соң тугыз көн үткәч, Маратка аягына басарга рөхсәт итәләр. Беренче көннәрне аның организмы чит йөрәкне кабул итми, русча әйткәндә "отторжение" башлана. Табиб аңа курыкмыйча кызу-кызу йөрергә, йөрәккә "нагрузка" бирергә куша, тиешле процедуралар билгели. Һәм берникадәр вакыттан соң йөрәк яңа хуҗасына ияләнеп, аның белән бер ритмда "тибә" башлый.

    Рәхмәт сүзе

    Маратның авырып китүе, аңа матди яктан ярдәм кирәклеге турында күпләр хәбәрдар иде. Егетнең язмышына битараф калмыйча ярдәм кулы сузучылар, теләктәшлек күрсәтүчеләр дә операциянең уңышлы чыгуына да сөенгәннәрдер. Гайнановлар гаиләсе аларга бик рәхмәтле. Марат әнисенең энесе Шәүкәт абыйсы, аның тормыш иптәше Гөлназ апасы турында бик җылы сүзләр сөйләде: "Әтием урынына булды ул, матди яктан да бик булышты, бөтен җиргә ул йөртте. Күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә, Шәүкәт абыйга аз булыр күк. Район үзәк дәвахасеннән баш табиб урынбасарлары Раиф Мортазин, Рашат Җиһаншин, табиблар Ринат Җиһаншин, Рәфидә Йосыповаларга рәхмәт. Мине тәүлекнең кайсы гына вакытында "Ашыгыч ярдәм" машинасы алып килмәсен, дәваханәдә урын табып, дәвалый башлыйлар иде. Янсыбыга кайткач та, өебезгә килеп, хәлемне белмәгән авылдашларым калмады, ахрысы. Мине авылда шуның кадәр якын итәләр дип уйламаган да идем".

    Соңгы сүз

    Маратка хәзер организмы чит йөрәкне кире какмасын өчен гомер буе дару эчәргә кирәк булачак. Шулай ук билгеле бер вакыт саен кан тамырлары аша кереп, йөрәгенең торышын да тикшереп торачаклар. Чынлап та күз тимәсен үзенә, шуның кадәр авыртулар кичереп тә, яшәү ямен югалтмаган ул. "Чит йөрәк белән яшәсәм дә, холкым үзгәрмәде, ахрысы, чөнки кеше бит йөрәк белән түгел, ә баш белән уйлый, фикер йөртә. Операциядән соң күпмедер дәрәҗәдә тынычрак кешегә дә әверелдем бугай. Мин бу авырлыкларны Ходайдан бирелгән сынау дип кабул иттем. Шөкер, аны уңышлы уза алдым дип сөенәм, дөньяга карашым да үзгәрде.

    Әйе, киләчәккә матур хыяллары, планнары бар Маратның. Чынга ашсын иде алар, ул аңа лаек.

    Марат Гайнанов:

    Палатабызда гел яшьләр генә иде, барысы да минем кебек трансплантациягә дип килүчеләр. Башкортостаннан ике игезәк егет бар иде, табиблар генетик тайпылыш нәтиҗәсендә йөрәкләрен алыштырырга кирәклеген әйткәннәр. Себердән килгән егеткә ике тәүлек буе операция ясадылар - беренче донор йөрәкне организм кабул итмәгәч, икенчене куйганнар. Үзләренә ярый торган йөрәкне көтеп ала алмыйча үлеп китүчеләр дә күп, диләр. Яңа йөрәгемнең кемнеке икәнен белергә теләсәм дә, табиблар әйтмәделәр. "Бик яшь йөрәк туры килде, "отторжение" шуннан, үз йөрәгең капчык хәтле булган, шуның кадәр таушалган иде, диделәр. Кеше 16 яшьтән 50 яшькә кадәр донор була ала икән. Димәк, миңа үземнән дә яшьрәк егетнеке куелган. Дөрес мәгълүмат булса, мин -Татарстанда йөрәк алыштырган 7нче кеше. Шунысына сөенәм - йөрәк начар эшләп китсә, өстәмә рәвештә кардиостимулятор куялар. Ә минеке, шөкер, күз генә тимәсен, "челт" итеп эшли, кардиостимулятор да кирәк булмады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: