Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Янәшәңдә кемнәр яши?

    1 май төнендә Чистайда булган көчле шартлаулар кабат барыбызны да хафага салды. Ул көнне махсус операция нәтиҗәсендә террорчылык юнәлешендәге акцияләрдә катнашучылар, шул исәптән моннан ике ел элек Татарстан мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүдә һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенең уку бүлеген җитәкләгән Вәлиулла Якуповны үтерүдә гаепле булган җинаятьчеләр төркеменең эшчәнлеге туктатылды....

    1 май төнендә Чистайда булган көчле шартлаулар кабат барыбызны да хафага салды. Ул көнне махсус операция нәтиҗәсендә террорчылык юнәлешендәге акцияләрдә катнашучылар, шул исәптән моннан ике ел элек Татарстан мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүдә һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенең уку бүлеген җитәкләгән Вәлиулла Якуповны үтерүдә гаепле булган җинаятьчеләр төркеменең эшчәнлеге туктатылды. Моңа чик куелмаса, "Татарстан мөҗәһидләре" диверсион-террорлык төркеме төзегән әлеге затларның киләчәктә тагын нинди явыз гамәлләр кылу уе белән йөргәнлеген күз алдына китерү дә куркыныч.

    Сакланганны Ходай саклар, диелә халык мәкалендә. Террорлык актларын кисәтү, экстремистлыкка каршы көрәш юнәлешендә күпмилләтле районыбызда бүгенге көндә нинди эшләр башкарыла соң?

    -Экстремист һәм террорчыларның икесенең дә төп максаты булып халык арасында шау-шу кубарып, куркытып, үз планнарын тормышка ашыру, шул рәвешле үз дәүләтләрен төзү тора. "Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами" халыкара террорлык оешмасы да нәкъ менә шундыйлардан. Безнең районда иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең, кайбер физик затларның экстремистлык, террорлык актларын кисәтү, аларны тудыручы сәбәпләрне ачыклау һәм бетерү юнәлешендә хокук саклау органнары тарафыннан эзлекле эш алып барыла. Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан системалы рәвештә интернет ресурсларга мониторинг үткәрелә. Аларда экстремистлык һәм террорчылыкны пропагандалаучы мәгълүматлар, тыелган атрибутлар, фашист свастикалары куелу очраклары ачыкланганда ул кешеләргә карата административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылу каралган, - ди Кукмараның полиция начальнигы Рамил Нургалиев. -Ә менә дин өлкәсенә килгәндә, районда Кукмара мөхтәсибәте составына керүче 71 мәчет эшләп килә. Аларда бернинди дә җитди законсыз гамәлләргә һәм экстремистлык юнәлешендәге хокук бозуларга юл куелмый. Шулай ук җирле халык та традицион булмаган ислам тарафдарларына тискәре карашта тора. Әмма Кукмарада кайбер яшьләрнең "сәләфит" агымына кушылуы, аларның традицион исламга каршы булып, район халкы арасында үз идеологияләрен пропагандалау очраклары булуын да искәртеп узарга кирәк. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан дини оешма лидерлары, мәчетләрнең имам-хатыйблары белән һәрдаим кисәтү чаралары үткәрелә. Моның нәтиҗәсе буларак, районның күпчелек дин йортларында террорчылык, дини экстремистлык оешмаларын тәнкыйть утына тоткан вәгазьләр сөйләнә.

    Террорлык оешмалары әгъзаларын ачыклау максатында районда оператив-тикшерү чаралары еш оештырыла, Урта Азия республикалары, Украина вәкилләре аерым контрольгә алына. Соңгы дүрт айда Кукмара районында яшәүче 19 чит ил кешесе (Үзбәкстаннан - 13, Таҗикстаннан - 2, Кыргызстан, Әзербайҗан, Украинадан - 1әр) тикшерелгән, Кукмара полиция бүлегендә дини экстремистлыкка каршы хәрәкәт линиясе буенча исәптә торучыларга карата да административ күзәтчелек куелган. Полициянең участок инспекторлары начальнигы урынбасары Рамазан Мамлиев хәбәр итүенчә, исәптә булучылар участок вәкилләре тарафыннан яшәү урыны буенча тикшерелеп, кисәтү әңгәмәләренә чакырылып торалар.

    -Район халкы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез, бер мәгълүмат та игътибардан читтә калмый, - ди Рамазан Мамлиев. - Моннан берничә ай элек поселокның Майский тыкрыгы урамыннан шалтырату булды. Без күрсәтелгән адрес буенча оператив рәвештә барып, анда яшәүчеләр белән сөйләштек. Аларның традицион булмаган ислам тарафдарлары түгел, ә Кукмарада законсыз торучы мигрантлар булуы ачыкланды. Авыл җирлекләре, полиция, Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Кукмара бүлекчәсе арасында өчьяклы килешү төзелде. Әлеге килешү бер җирдә дә теркәлмәгән хәлдә авылларда, поселоктагы буш өйләрне сатып алырга, яисә анда вакытлыча яшәргә теләгән затлар хакында хәбәрдар булып тору, тиз арада чаралар күрүдә ярдәм итәчәк. Балалар бакчасы, белем бирү учреждениеләре, медицина, социаль яклау оешмаларына, халык күпләп җыела торган урыннарга да пропуск белән керүне көчәйтү зарур, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларыннан су башняларын тикшереп тору да сорала.

    Кукмара миграция хезмәте бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә вакытлыча теркәлү узган 150 чит ил гражданының 62се миграцион исәптә тора.

    -Кукмарада вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре башлыча Үзбәкстан һәм Казахстан республикасыннан, - ди бүлекчә инспекторы Илсөяр Вәлиева. - Иң күп мигрантлар - Кукмарада, Зур Сәрдек, Янил авыл җирлекләрендә - 13, Зур Кукмарада 8 чит ил кешесе яши. Беренче кварталда 19 чит ил гражданы патент рәсмиләштерде.
    "Нелегал", "Маршрутка", "Базар" операцияләре барышында да чит ил гражданнары тикшерелеп, миграция закончалыкларын бозучыларга тиешле чаралар күрелгән. Башка республикалардан килүчеләр районның оешма-предприятиеләрендә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куялар. Чит ил гражданнары һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында аңлату эшләре алып барыла. Тиешле кагыйдәләрне бозучыларга административ чаралар күрелә. Кодекста документсыз эшләүчеләргә 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Федераль миграция хезмәте идарәсенең Кукмара бүлекчәсе һәм район прокуратурасы белән берлектә үткәрелгән тикшерүләр вакытында закон таләпләрен бозган бер шәхси эшмәкәр 25 мең сум штрафка тартылган.

    Исеңдә тот!
    Транспортта, фатир ишеге янында, учреждениеләрдә, җәмәгать урыннарында шикле әйбер (сумка, тартма, пакет һәм башкалар) күрәсез икән:
    -аңа бөтенләй кагылмаска, ул урыннан китәргә һәм шикле әйбер хакында башкаларга да әйтергә;
    -әлеге әйбер янында кәрәзле телефоннан шалтыратмаска;
    -150 метр читкә киткәч, кичекмәстән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яисә полициягә хәбәр бирергә кирәк.

    Экстремаль, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда түбәндәге телефон номерларына хәбәр итү сорала:
    Бердәм диспетчер хезмәте - 112, "Билайн" элемтә челтәреннән - 001, "МТС"тан - 010. Шәһәрара элемтә өчен - 01, 2-65-53.
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур часте - 2-70-80, 02. "Билайн"нан - 002, "МТС"тан - 020.
    Полиция начальнигы - 2-65-06.
    Ашыгыч ярдәм күрсәтү - 03. "Билайн"нан - 003, "МТС"тан - 030.
    Газ хезмәте - 04, 2-83-40. "Билайн"нан - 004, "МТС"тан - 040.
    Район башлыгының кабул итү бүлмәсе - 2-80-51.
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең кабул итү бүлмәсе - 2-84-43.

    фото: http://qalib.ru/a/kak-vizhit-soseda

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: