Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Янгын хуҗа булмасын

    Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенә, моннан 85 ел элек рәсми рәвештә нигез салынса да, Рәсәйдә аның тарихы үткән чорларга ук барып тоташа.

    Реклама

    Тарихка күз салсаң, янгыннан саклану - кисәтү буенча беренче чаралар XIV гасырда кулланыла башлый - хәрби янгыннардан саклану өчен шәһәрләр янында таштан стеналар төзелә. 1493 елның июлендә булган зур янгыннардан соң Иван -III янгыннан саклану буенча беренче норматив документларга кул куя. Анда җәй көне мичләрне якмаска, өйләрдән читтәрәк булган бакчаларда гына ашарга пешерергә, өйдә ут тотмаска, шәһәр эчендә пыяла ясау производствосы белән шөгыльләнмәскә, һ.б. язылган була. Соңрак хәзерге заман кагыйдәләренә берникадәр охшаш булган законнар җыелмасы өстәлә - җәй көне мунчалардан файдалану, учак ягу, һ.б. тыела. Еллар узган саен, зур янгыннардан соң чираттагы указлар, кагыйдәләр, инструкцияләр барлыкка килә. 1740 елда янгын чыгуның төп сәбәпләренең берсе эчүчелек дип бәяләнә һәм аның белән көрәшү өчен спиртлы эчемлекләрне сату вакытына чикләү кертелә. 1892 елда Санкт-Петербургта булган Россия янгын хезмәтчәннәре съездының беренче чакырылышында ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре төзү турында карар кабул ителә. Аннан соң инде янгыннарны сүндерү буенча беренче тәҗрибә станцияләре, янгын техниклары курслары оеша. Дәүләт янгын күзәтчелеге оешмасына нигез салучыларның берсе булып Александр Кривошеев санала. Нәкъ менә ул 1920-1924 елларда Үзәк янгын бүлеге мөдире булып эшләгәндә әлеге структураны төзү мәсьәләсе күтәрелә. Ә 1927 елның 18 июлендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм халык комиссарлары Советы тарафыннан "РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турындагы положениегә" кул куела.
    Бәйрәмнәре уңаеннан Кукмара Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте подполковнигы Фәнил Сәгыйтов белән әңгәмә кордык.
    -Фәнил Харисович, иң элек бүгенге бәйрәмегез белән котлыйбыз. Янгын дигән афәт сезнең дә, без, район халкының да тынычлыгын бозмасын, башкарылган хезмәтегезнең нәтиҗәсе булсын иде дигән теләктә калабыз. Сезнең хезмәтегезнең тарихы ерак заманнардан ук килә, ә менә безнең районда ул кайчан төзелә, аны кемнәр җитәкли?
    -Кукмарада да янгын күзәтчелегенә нәкъ менә 1927 елда нигез салына. Безнең структура элек район эчке эшләр бүлеге, аннан соң янгын сакчыллыгы, соңрак, бердәм күзәтчелек булсын өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамакларында булса, 2004 елдан аерым подразделение - янгын күзәтчелеге хезмәте булып формалаша. Кызганычка каршы, иң беренче булып кемнәр эшләгәне сакланмаган, ә менә инспекцияне 1950 елда Трифонов, 1950-60 елларда Тимофеев фамилияле кешеләр җитәкләгәне билгеле. Аннан соң Мөдәррис Касыймов, Харис Гобәйдуллин, Мансур Әхмәтшиннар дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе башлыклары булып эшләделәр. Ә мин бу вазыйфага 2002 елда билгеләндем. Озак еллар безнең структурада эшләгән ветераннар - дознователь Расим Шаһабиев, өлкән инспектор Ринат Хәсәновлар урынына алмашка яшьләр килде. Өлкән инспектор, эчке эшләр хезмәте майоры Нурфат Яппаров, дознаватель, өлкән лейтенант Эльбрус Әхмәтҗанов, инспектор, өлкән лейтенант Илмир Кашаповлар, эш башкаручы Рәсилә Гомәровалар белән бердәм, нык коллектив булып, иңне-иңгә куеп эшлибез.
    -Сезнең хезмәт нидән гыйбарәт?
    -"Күзәтү" дигән сүз бер караганда читтән карап, тикшереп тору дигән мәгънәдә булса да, хезмәтебез күпкырлы. Бүлекнең төп бурычы - янгыннардан кеше тормышын, матди кыйммәтләрне саклау, аларны кисәтү һәм киметү, милекнең нинди формада булуына карамастан, торак пунктларда, предприятие-оешмаларда, учреждениеләрдә, шәхси эшмәкәрләрнең объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәтүгә ирешү. Районда булган янгыннарны теркәү, тикшерү, сәбәпләрен ачыклау, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча кагыйдәләрне тикшерү дә безнең хезмәткә йөкләнелгән. Бүлегебез республика авыл районнары арасында алдынгылардан санала. 2007 елда барлык күрсәткечләр буенча җиңеп чыгып, республикада I урынны алган идек, төрле конкурс-ярышларда катнашып та призлы урыннар яулыйбыз. Хезмәт вазыйфаларын яхшы үтәгән өчен 2011 елда "МЧСның 20 еллыгы" дигән истәлекле медаль белән бүләкләнүем дә җитәкчелектән зур бәя. Көндәлек эш һәм тәҗрибә туплау нәтиҗәседер - өлкән инспектор Нурфат Яппаров 2008, 2010 елларда "Иң яхшы инспектор" республика конкурсында 2 урынны алып, Түбән Новгород шәһәрендә үткән Бөтенроссия конкурсларында Татарстан данын яклады. Халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау буенча да киң кырлы эш алып барыла, район газетасында язмалар, халык күп йөри торган җирдә махсус стендлар урнаштырылып информацияләр бирелә. Яшь, үсеп килүче буын хәтерендә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре формалашсын өчен актив эшлибез - мәгариф учреждениеләрендә рәсем ясау, инша язу буенча конкурслар, "Нараткай" лагеренда, "Төзүче" стадионында, "Олимп, боз сараенда төрле ярышлар үткәрәбез.
    -Бүлекнең никадәр күләмле эш алып барганын күзаллау өчен кайбер саннарга, күрсәткечләргә дә тукталыйк әле.
    -Заманалар, милек формалары үзгәрү белән беррәттән, "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" буенча законга өстәмәләр керә, даими яңартылып тора. Соңгы елларда илебездә булган зур янгыннардан соң янгынга каршы кагыйдәләр аеруча катгыйланды, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен штрафлар күләме артты. Бу, әлбәттә, ризасызлык тудырса да, фаҗигаләр, бер сәбәпсез кешеләрнең вакытсыз гомерләре өзелү шуны таләп итә.
    2011 елның 6 аена 117 планлы, 45 планнан тыш тикшерүләр алып барсак, быелның 6 аена 56 планлы, 33 планнан тыш тикшерү үткәрелгән.
    Узган елның 6 аенда безнең хезмәткәрләр тарафыннан райондагы 236 урындагы, 20 юридик, 45 физик зат - барлыгы 927 мең сумлык штрафка, ә быелның 6 аена гамәлдәге законны бозган өчен 146 урындагы, 11 юридик , 33 физик зат 931 мең сумлык штрафка тартылган.
    -Урындагы җитәкчеләрнең үзәгенә үткән бер мәсьәләгә дә ачыклык кертик әле. Янгын күзәтчелеге инспекторы тикшерү вакытында, әйтик балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йортының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәвен ачыклый да, җитәкчегә штраф сала. Ул аны гаилә бюджетыннан кысып калып түләргә мәҗбүр була.
    -Без һәрбер җирдә, шул исәптән яши торган өебездә дә элементар янгынга каршы кагыйдәләрне үтәп яшәргә тиешбез. Алда әйтеп киткәнемчә, безнең бурыч - аларның үтәлешен тикшерү. РФ Хөкүмәтендә расланган кагыйдәләрдә һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2007 елның 1 октябрендә кабул ителгән 517 номерлы административ регламентта әлеге кагыйдәләрне бозган очракта һәрбер кеше административ җаваплылыкка тартылырга тиеш диелгән. Безнең тарафтан күпкырлы аңлату эшләре алып барыла, ә инде кайбер очракларда штраф салырга туры килә. Әлбәттә, тикшерүче кешене, таләп итүчене беркем дә өнәми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп эшләү зур чыгымнар сорый. Шулай булса да, кеше сәламәтлеге, тормышы бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген аңлап эшләүче җитәкчеләр бар. Кукмара металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллин, киез итек-киез комбинаты җитәкчесе Шамил Әхмәтшин, тегү фабрикасы директоры Рафаэль Голов, Лубян урман хуҗалыгы техникумы директоры Мулланур Гобәйдуллиннар шундыйлардан.
    Район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе тырышлыгы белән дә мәгариф бүлегенә караган 146 учреждениенең 134е автомат янгын сигнализацияләре белән җиһазландырылды, зур күләмдә ут чыбыклары алыштырылды.
    -Әңгәмәне йомгаклап нәрсә әйтер идегез?
    -"Янгын куркынычсызлыгы турындагы" Федераль Законга өстәмәләр кертелде һәм анда янгын сүндерү машинасының янгынга килеп җитү вакыты билгеләнде. Шушы нормативны үтәү өчен республика, район җитәкчелеге белән берлектә Күкшел, Лубян, Ятмас Дусай авылы җирлекләрендә янгын сүндерү бүлекләре оешты.
    Районда ирекле янгын сүндерүчеләр отрядларын төзү буенча да эш бара. Күкшелдә "Ирекле янгын сүндерү клубы" ачылды. Киләчәктә бу эш тукталмаячак. Бүгенге көндә районда 1 федераль янгын сүндерү, 3 республика янгын сүндерү һәм 13 ирекле янгын сүндерү командалары бар.
    Соңгы вакытта һава торышы бик эссе тора, янгын чыгу куркынычы да арта. Шуңа күрә һәркем ут белән эш итүгә сак карасын иде. Ә бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне, ветераннарны, ирекле янгын сүндерү отрядлары хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләрендә иминлек, бәхетле тормыш телим.
    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: