Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яман шеш үлем дигән сүз түгел

    4нче февраль - онкологик чирләр белән көрәш көне. Медицина алга киткән заман булса да, күпләр яман шеш дигән сүздән үк өркеп яши. Әмма "Чирен яшергән - үлгән" дигән гыйбарә дә бар бит әле. Районыбызда онкологик чирләр никадәр таралган, аны заманча дәвалау ысуллары нинди? Район үзәк дәваханәсе онкологы Алекс Әхмәтҗанов белән...

    4нче февраль - онкологик чирләр белән көрәш көне. Медицина алга киткән заман булса да, күпләр яман шеш дигән сүздән үк өркеп яши. Әмма "Чирен яшергән - үлгән" дигән гыйбарә дә бар бит әле. Районыбызда онкологик чирләр никадәр таралган, аны заманча дәвалау ысуллары нинди? Район үзәк дәваханәсе онкологы Алекс Әхмәтҗанов белән шул хакта сөйләштек.
    -Алекс Әнвәрович, онкологик авыруларның килеп чыгу сәбәпләрен аңлатыгыз әле?
    -Соңгы вакытта онкологик чирләрнең күбәюе күзәтелә: үпкә, тән тиресе, хатын-кыз күкрәкләре һәм эчәклекләрдәге яман шеш әлеге төр авырулар буенча беренче урында тора. Экологиянең бозылуы, начар гадәтләр, аз хәрәкәтләнү, төрле стресслар дисеңме - фәнни әдәбиятта яман шеш барлыкка килү сәбәпләре 100дән артып китә. Әмма нинди генә авыру булмасын, сәламәтлекнең нигезе өч нәрсәгә кайтып кала: дөрес туклану, актив хәрәкәтләнү, тулы йокы. Тәнебезгә яман шеш "ояламасын" өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.
    -Районыбызда яман шеш авыруының кайсы очраклары күбрәк теркәлә?
    -Күкрәк бизләре яман шеше. Бу диагноз узган ел 17 хатын-кызга куелып, 5 хатын-кыз вафат булды. Форсаттан файдаланып, гүзәл затларыбызга бу авыруга каршы тору чаралары буларак, берничә киңәш тә әйтәсе килә. Хәзер менопауза вакытында төрле гормональ препаратлар куллану гадәткә кереп китте. Моның күпмедер файдасы булса да, аларны өч елдан артык куллану яман шеш куркынычы китереп чыгарырга мөмкин. 12 яшькә кадәр күрем, 55 яшьтән соң менопауза башлану, беренче баланы 30 яшьне узгач табу, яки бер тапкыр да авырга узмау, бала тапмау һәм күкрәк белән имезмәү дә бу авыруның барлыкка килү куркынычын 2-3 тапкырга арттыра. Шулай ук мастопатия белән авыручыларга игътибарлы булырга кирәк. Мастопатия күбрәк гармональ тайпылышларга бәйле авыру булса да, аның артында яман шеш "яшеренеп" ятарга мөмкин.
    -Күкрәктәге яман шешнең билгеләре нинди?
    -Алар авыруның формасы һәм стадиясенә бәйле. Әйтик, ул күкрәктә төен барлыкка килүе, күкрәк тирәсендәге тиренең төсе үзгәрүе яки тартылуы, җәрәхәт хасил булуы, култык астында лимфа төеннәренең зураюы, күкрәкне кысканда үтә күренмәле яки карасу төстә сыеклык бүленеп чыгуы да булырга мөмкин. Бигрәк тә кан белән катышкан сыеклык бүленеп чыгуы сагайтырга тиеш. Күкрәктә нинди генә үзгәреш сизелсә дә, хатын-кызга ашыгыч рәвештә онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки яман шеш башлангыч чорда бернинди билгеләрсез дә уза ала. Бигрәк тә 30 яшьтән югары хатын-кызлар еш тикшеренеп торсыннар иде. Яшь күкрәкләрдәге яман шеш тиз үсүчән һәм дәвалануга да авыр бирешүчән.
    -Кайберәүләр яман шеш организмның шлаклануыннан барлыкка килә дип әйтә, әмма соңгы вакытта бу авыру белән балалар да интегә башлады. Яман шеш тумыштан яки нәселдән дә килә аламы?
    -Яман шеш диагнозын элек өлкәннәргә генә куйсак, хәзер ул 30 яшькә кадәргеләр арасында, хәтта балалар арасында да очрый башлады. Нәселдәнлек тә зур йогынты ясый. Бу өлкә галимнәре яман шеш күзәнәкләренең геннар аша күчү-күчмәвен әлегәчә төгәл әйтә алмый. Гомумән алганда, күкрәк яман шеше белән һәр унынчы хатын-кыз авырырга мөмкин. Гадәттә, ул 40 яшьләрдән соң башлана, иң кискен вакыты - 60-65 яшьләргә һәм аннан соңгы вакытка туры килә.
    -Районыбызда яман шештән дәваланып, тулысынча савыккан кешеләр бармы? Хәзерге вакытта яман шешне нинди ысуллар белән дәвалыйлар?
    -Әлбәттә, бик катлаулы авыру булса да, яман шешне дәвалап була. Әлеге диагноз үлем дигән сүз түгел. Соңгы вакытта яңа химиопрепаратлар җитештерелү сәбәпле, медицина нык алга китте. Бу препаратлар яман шеш күзәнәкләренә аларны сайлап алып тәэсир итә һәм сәламәтлеккә дә кискен зыян китерми. Дәвалау исә, нигездә, операция, нурланыш һәм химиотерапия рәвешендә башкарыла. Барысы да яман шешнең нинди стадиядә ачыклануына бәйле. Чөнки яман шеш башлангыч чорында тулысынча дәвалана һәм андый очраклар күп.
    -Яман шешне халык медицинасы белән генә дәвалап буламы?
    -Бу өлкәдә күпме эшләп, үзбелдеклелек белән тулысынча дәваланган кешене күргәнем юк әле. Әйе, ул турыда күп язалар һәм сөйлиләр, моның, бәлки, берәр файдасы да тиядер, психологик тәэсире дә буладыр. Әмма халык медицинасы белән генә дәваланам дип, табибка күренмичә йөрергә ярамый. Дөрес, ризыктан галимнәр хәзер кара виноградка басым ясый башлады. Аның составында яман шешкә каршы торучан матдәләр булуын ачыклаганнар һәм профилактика чарасы буларак та кулланырга киңәш итәләр.
    -Яман шешкә тагын нинди профилактика чаралары бар?
    -Иң төп профилактика - авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау. Диспансеризацияләр юкка үткәрелми, күп кенә яман шешләр шунда ачыклана. Хатын-кызларга 40 яшьтән соң - ике елга бер, ә 50 яшьтән соң - ел саен маммография үтәргә кирәк. Ә 40 яшькә кадәргеләргә УЗИ тикшеренүе узу зарур.

    Сүз уңаеннан: АКШ һәм Европада күкрәк яман шеше белән авыручылар Россиягә караганда ике тапкырга күбрәк. Урта Азия илләрендә авыручылар саны иң түбәне: 100 меңгә нибары 10 кеше туры килә. Районыбызда 2013 елда 167 авыру исәпкә алынса, 2003 елда 112 кеше теркәлгән булган. 10 ел буена авыручылар саны ел саен якынча бишәр кешегә арткан.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: