Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яман чир һәм... мәхәббәт

    Яшьлек дустым Сөмбелә озын, зифа буйлы, бик чибәр кыз булып җитлекте. Мөлдерәп торган зәп-зәңгәр күзләрен тутырып караса, егетләрнең хушы китә иде. Уңган-булган да иде үзе. Әтисез үскәнлектән, әниләре эштә чагында йорт-җирдәге барлык авыр эш аның һәм берничә яшькә генә олы апасы җилкәсенә ятты. Чүкеч тотарга да, койма корырга да өйрәнделәр...

    Яшьлек дустым Сөмбелә озын, зифа буйлы, бик чибәр кыз булып җитлекте. Мөлдерәп торган зәп-зәңгәр күзләрен тутырып караса, егетләрнең хушы китә иде. Уңган-булган да иде үзе. Әтисез үскәнлектән, әниләре эштә чагында йорт-җирдәге барлык авыр эш аның һәм берничә яшькә генә олы апасы җилкәсенә ятты. Чүкеч тотарга да, койма корырга да өйрәнделәр алар.

    -Бүрәнәнең авыр башыннан кем тота? Әлбәттә, Сөмбелә! - дияргә ярата иде апасы. Көчле иде Сөмбелә, үзен рәнҗетергә ирек бирмәде. Шәһәргә килеп урнашкач булган хәлне хәтерлим. Кичкә таба парктан кайтып баруыбыз иде. Кинәт өч үсмернең артыбыздан куганнарын күреп алдык. "Йөгерик тизрәк!" - дип кулыннан тарттым дустымның. Ул аптырап калдымы, һич ашыкмады. Үсмерләр килеп җитеп, безне эләктермәкче булганда гына Сөмбелә аларның икесен бер-бер артлы егып салды, ә берсе качып китте.

    Мәктәпне тәмамлап, махсус белем алгач кына кияүгә чыкты ул. Тормыш иптәше - кызның матурлыгын күреп башы әйләнгән япь-яшь егет иде. Яраттымы икән Сөмбелә ирен - белмим. Туйда да ул башкалар кебек чат-чат үбешмәде, хисләрен йөгәнләде. Әмма, күп еллар бергә гомер кичереп, балалар үстереп, аларны "башлы-күзле" иткәннән соң, аерылышырмын дип башына да китермәгәндер. Югыйсә, өйдә үзләре генә торып калгач, тормышның тәмен белеп, рәхәтләнеп яшисе иде бит. Юк, нидер җитмәгән иренә. Көннәрдән беркөнне кайткан да: "Мин сине яратмыйм, синең белән тормыйм, китәм", -дигән. Бу сүзләргә ничек чыдагандыр дустым? Якыннарыңны югалтудан һәм аларның хыянәтеннән дә авыррак хәлләр юк бит тормышта. Күз яшьләрен күрсәтмәде Сөмбелә, нык булырга, берни сиздермәскә тырышты.

    -Бетерде мине Роберт, - дип кенә әйтте. Мөселманча киенеп йөрмәсә дә, дингә бирелүе, догалар укуы да сабыр булырга өйрәтте аны. Иренең яшь сөяркә янында яшәве белән дә ризалашкан кебек тоелды. Күңеленнән ниләр кичергәнен, ничек көеп-янганын үзе генә беләдер, әлбәттә. Барлык борчулы уйларын эченә, йөрәгенә җыеп барды ул.

    Сөмбеләнең күкрәгендә яман шеш тапканнарын да берничә елдан соң гына белдек. Шул хакта да әйтмичә, авыр серен чишмичә ничек яшәгәндер ул? Язмышның бу кадәр "кыйнавы"на ничек түзгәндер - белгән юк. Ә бит телефоннан көлә-көлә сөйләшә иде. Үзенчә бәхетледер, дип белә идем мин аны, шуңа күрә берни сорашмадым. Бу юлы очрашкач, ул бераз ачылып китте. Иң элек дәвалаучы табибы турында сөйләде.

    -Яшь әле ул, әмма төпле фикерле. Бик акыллы киңәшләр бирде. "Чирең башкаларныкы кебек түгел, җан авыртуы синдә. Син аны җиңәргә тиеш. Дәваланып, үзеңнең кадереңне белеп, бернигә исең китмичә яшә. Балаларың да инде үз тормышлары турында кайгыртырлык, шуңа күрә үзең турында гына уйла. Кояшны, якты дөньяны күрә алуыңа сөен. Үз аякларың белән атлап йөри алуыңа шатлан", - диде. Киңәшләрен тоту файда итә. Тик операция ясатырга ризалык бирмәдем, "пычак астына" керүдән язма рәвештә баш тарттым. Вафат булам икән, беркемне борчымыйча, шушы көе генә китеп барырга телим. Мин моңа әзер, үлемнән курыкмыйм.

    Тавышын калтыратмыйча, тыныч кына сөйләде дустым. Шуңамы, мин дә артык дулкынланмыйча тыңладым. Йөзенә карап, дустымның шундый хәтәр чиргә дучар булуына ышанырлык та түгел иде бит: яшәреп киткән, битләре шоп-шома. Зәңгәр күлмәге зур зәңгәр күзләрен тагын да матуррак итеп күрсәтә. Хикмәте бар икән. Дустым Казан янындагы санаторийларның берсендә дәваланып кайткан. Шунда яңа мәхәббәтен очратуы турында сүз кузгатты:

    -Ул иргә кайтып китәргә берничә көн генә калган иде. Аңарчы бер хатын-кыз заты белән дә танышмаган. "Яңа төркем килеп керүгә, барысы арасында сине генә күрдем", - диде. Кайтыр алдыннан бик матур, мул табын әзерләп, икебез өчен бәйрәм оештырды, кыйммәтле бүләкләр бирде. Мондый кадер-хөрмәтне, яратуны тою миңа, әлбәттә, ошады. Үземне чын хатын-кыз итеп сиздем, авыртуым турында онытып тордым. Алай гынамы, әлеге ир үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мөгаен, ясармын мин бу адымны. Парсыз яшәү кыен бит. Кунакка ялгыз барулардан, туй-мәҗлесләрдә берүзем утырудан читенсенә идем. Мәхәббәт миңа көч бирде. Ирем генә юлыма аркылы төшәр дип куркам: без бит аның белән рәсми рәвештә аерылышмаган. Минем турыда белешеп тора, кайтырга исәбе дә бар, диләр.

    Сөмбелә белән хушлашкач, сөйләшкәннәргә кабат-кабат кайтып уйландым. Күңелем тулды. Чирен җиңеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде дустыма. Илле яше генә тулып китте бит әле...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://ru.depositphotos.com/search/landscare-st100.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: