Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ялганган боҗра

    Көз әллә нинди быел. Көн аралаш яңгыр ява, әбиләр чуагы да сизелми үтте. Көз айларын бик ярата иде ул. Бигрәк тә сентябрь урталарын. Аяк басу белән батып китә торган йоп-йомшак кара җирдән бәрәңге җыю - үзе бер ләззәт. Быел юк, кайта алмады. Әнисе рәнҗидер инде. Нишлисең, аның үз хәле хәл....

    Реклама

    Шулай да авылда торып калган сөйгәне Айсиясен күңеленнән уйлап җәфаланган чаклары аз түгел Илһамның. Олы бала булганлыктан: "Әти-әниемә туганнарымны үстерешергә минем ярдәмем кирәк, бераз көтик инде, Илһам", - дип тәкъдимен кире какканын хәтерләп, кызны онытырга тырышты. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә яшәлгән рәхәт, мул тормыш, вакытлар үтү белән Айсиясен тәмам оныттырды. Ләкин Илһамга язмыш рәхимсез булды. Көтмәгәндә аларның тормышлары чәлпәрәмә килде. Авариягә эләгеп, умыртка баганасын имгәткән ир, яткан җиреннән дә тора алмый, кеше ярдәменә мохтаҗга әйләнде. Дуслары арасында, үзеннән ун яшькә кече егетне карата алуы белән горурланган, үзен җаны-тәне белән яраткан хатыны, әкренләп иренә карата суына төште. Эшеннән соңлап кайтулар, кайдадыр йоклап калулар ешайганнан-ешая барды.
    Көннәрдән бер көнне хатыны әйберләрен җыеп:
    -Илһам, син мине дөрес аңла, минем болай да ярты гомерем бушка үтте, калганын инвалид ир карап түгел, дөньяның рәхәтен татып, сау-сәламәт кеше янында үткәрәсем килә. Гафу итә алсаң, гафу ит мине, мин сиңа авылга әниең янына кайтырга киңәш итәр идем. Әни кеше үз баласын нинди хәлдә булса да кабул итә, ялгышларын кичерә. Сау бул, Илһам! - дип чыгып китте. Хатыны киткәннән соң чарасызлыктан, нишләргә дә белмичә өзгәләнде ир. Яткан урыныннан торырга тырышып карый, юк, булдыра алмый. Берничә мәртәбә талпынып карады, юк, гәүдәсе аңа буйсынмый. "Их, арбага утырып булса иде", - дип өзгәләнде. Тешләрен кысып, үҗәтләнеп, тагы кузгалырга тырышып карады. Юк шул, булмый. Берничә көн ашамаган ирнең тәмам көче бетте. Күз яшьләренә буылган ир, башын уңга-сулга бәргәләде-бәргәләде дә, аңын югалтты.
    Күпме аңсыз яткан булыр иде икән, хат ташучы пенсия акчасын бирергә дип кермәгән булса, ярый әле, ул күреп алып, "Ашыгыч ярдәм" чакырта.
    Көннәр әкренләр үтә-үтә ярты ел узып та китә. Хатыны ташлап китсә дә, Илһам япа-ялгыз калмый: социаль яклау бүлегеннән аңа ярдәмгә хезмәткәр билгелиләр. Күршеләре, таныш-белешләре, дуслары һәрчак ярдәм итәргә әзерләр. Шулай булса да, аның күңеленә төрле уйлар килә.
    -Үләргә! Бары үләргә генә кирәк миңа. - Аның күзләре үзеннән аз гына читтәрәк урнашкан өстәлдәге даруларга төште. - Менә бит, хәзер шуны үрелеп алам да, барысын да берьюлы эчәм. Тилмерәсе дә түгел, бары йокыга гына таласы, җиңел үлем бит.
    Авыртуыннан тешләрен кыса-кыса ул хәлсезләнгән куллары белән өстәлне үзенәрәк тартып китермәкче булды. Ничек итсә итте, өстәл кырыена тотынды да, даруга үрелергә теләде, әмма кулы таеп китеп, шапылдап идәнгә килеп төште. Өстәл почмагына эләккән башыннан кан китте. Каннан курыккан ир аңын югалтты.
    Аңа ерактан, бик ерактан "Илһам, Илһам" дип, кычкырган тавышлар ишетелеп киткәндәй булды. Менә шул тавыш аңа аңына килергә ярдәм итте дә инде. Янына чүгәләп: "Илһам, Илһам", - дип елый-елый такмаклап торган Айсиясен күреп:
    -Айсияме? Синме? Әллә саташаммы? Нишләп әле син биредә? - дип сорады.
    -Мин бу, Илһам. Әгәр кабул итсәң мин синең яныңа бергә яшәргә дип килдем. Хәлеңне бик авыр диде әниең. Ул үзе дә сиңа ярдәм итә алмавына өзгәләнә. Яше бар бит инде...
    Бүгенге көндә бу гаиләнең дөньясы түгәрәк. Илһамга ясалган операция уңышлы чыкты. Түземсезләнеп бәби көтәләр, бигрәк тә Илһамның әнисе Наҗия әби көтә.
    Дөньяның рәхәтен татып, калган гомеремне сау-сәламәт кеше янында үткәрәсем килә, дип инвалид ирне ташлап чыгып киткән хатын - бүген үзе инвалид. Салырга яраткан икенче ире, бик каты кыйнап, аны шундый хәлгә китергән. Мондый кешеләр турында, төтеннән куркып, утка барып керүчеләр, диләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: