Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якташыбыз, Саба районының Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев белән әңгәмә

    Якташыбыз, Саба районының Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты директоры, Татарстан һәм Россиянең атказанган хезмәткәре, Татарстанның социаль тәэмин итү отличнигы, фидакарь хезмәт медале иясе, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең "Олы йөрәкле ир-ат" номинациясендә Президентның Рәхмәт хатына ия булган, "Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы...

    Якташыбыз, Саба районының Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты директоры, Татарстан һәм Россиянең атказанган хезмәткәре, Татарстанның социаль тәэмин итү отличнигы, фидакарь хезмәт медале иясе, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең "Олы йөрәкле ир-ат" номинациясендә Президентның Рәхмәт хатына ия булган, "Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" дигән конкурста беренче урынны алып, "Социаль өлкәдә иң озак эшләгәне өчен" махсус премия белән бүләкләнгән Имаметдин Гәрәев белән элемтәгә чыктык.

    -Җитмеш биштә дә заман белән бергә атлап, яңалыклардан һәрдаим хәбәрдар булып, киләчәккә якты өмет-хыяллар белән яшәүче Имаметдин абыйның хәлләре ничек икән?

    -Хезмәтемне гомер буе яратып башкардым, шуның өчен хәзер дә эшсезлектән тилмереп, күңел төшенкелегенә бирелеп утырырга һич вакыт юк. Мине медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 1965 елда юллама белән Югары Утар балалар йортына фельдшер итеп җибәрделәр. Ике елдан соң әлеге йортның директоры итеп билгеләндем. Шуннан бирле хәрәкәттә-бәрәкәт, дип йөгерәм дә йөгерәм. 50 ел вакытның узганы сизелмәде дә...

    Хезмәт юлымны башлап, җитәкчелек эшенә алынганда әлеге интернатта ут та, су да юк, җимерек биналарның эченә керергә дә куркыныч иде. Балалар йортын бүгенге көндәге сыман әкият шәһәрчегенә әверелдерү өчен шактый тир түгәргә туры килде, билгеле. Хәзер, Аллага шөкер, бар җиребез балкып тора. Матди-техник база буенча хәтта Россиядә беренче урынны билибез.

    -Бүгенге көндә балалар йортында күпме бала тәрбияләнә?

    -Интернаттагы 80 баланың 45е бөтенләй ятып кына тора. Сигезенең әти-әнисе килеп йөри үзе, әмма калганнарыннан баш тартканнар. Татарстанның төрле районнарыннан китерелгән балалар арасында 14-15 яшьлек Кукмара малае да бар. Шунысы кызганыч: Даун синдромы, эпилепсия белән авыручы акылга зәгыйфь балалар газиз кешеләренә дә кирәк түгел шул. Бездә дәвалану өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, яңа төр технологияләрнең тернәкләндерү чаралары да елдан-ел ныграк кулланылышка керә. Язмыш хозурына ташланган балаларны азмы-күпме тормышка яраклаштыру өчен бар көчебезне куябыз. Аякларына баса, кулларына әйбер тота алмаган малай-кызларның төрле күнегүләрдән, дәвалану процедураларыннан соң атлап китүләрен, төрле хәрәкәтләр ясауларын күрү барыбыз өчен дә зур шатлыкка әйләнә.

    Тернәкләнү курсларына, дәвалану, массажга чиратлар бик зур. Шуның өчен тиздән бинабызны зурайтырга җыенабыз. Проект эшләнеп беткәннән соң, интернатта тагын 30 балага урын булачак.

    -Имаметдин абый, сезне борчый торган иң мөһим проблема нинди?

    -Яшьләрнең күбесенең сәламәт яшәү рәвеше алып бармавы, начар гадәтләр белән дус булулары нәтиҗәсендә авыру балаларның саны артканнан-арта. Кайберләре хәтта үз өсләренә җаваплылык алудан куркып, нарасыйларын бала тудыру йортларында ук калдырып чыгалар. Без, әлбәттә, авыру балалар үзләрен уңайлы хис итсеннәр, ятимлек турында бераз булса да онытып торсыннар өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Әмма мин балалар йортындагы һәр сабыйның әти-әнисен табып, гаилә җылысында үсүен теләр идем.

    -Туган авылыгыз Ятмас Дусайга еш кайтасызмы?

    -Әлбәттә. Анда минем әти-әнием, тормыш иптәшем җирләнгән. Туганнарыбыз һәрчак ачык йөз белән каршы алып, мул табыннар артында кунак итәләр. Минем әтием Гәрәй көрәшче иде. Ел саен кыш көне аның истәлегенә - Гәрәй батыр призына көрәш ярышлары уздырабыз. Спортка тартылган яшьләрнең елдан-ел артуына күңел сөенә.

    Форсаттан файдаланып, интернатта тәрбияләнүче, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны һәр ел саен өс киемнәре белән тәэмин иткән тегү фабрикасы җитәкчесе Рафаэль Головка, кышкы салкыннарда кию өчен киез итекләр белән сөендерүче киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшинга зур рәхмәтемне ирештерәсем килә.

    Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: