Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якташыбыз, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешевка 60 яшь тулды

    Техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешевның исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Әтисе - авиация, космос, медицина техникасы өлкәсендәге эре белгеч, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән Рөстәм Үтәмешев истәлегенә багышлап, мәктәп балалары арасында дистә елга якын үткәрелеп килә торган регионара фәнни-тикшеренү конференцияләренең мактаулы һәм кадерле кунагы ул. Әтисенең...

    Техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешевның исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Әтисе - авиация, космос, медицина техникасы өлкәсендәге эре белгеч, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән Рөстәм Үтәмешев истәлегенә багышлап, мәктәп балалары арасында дистә елга якын үткәрелеп килә торган регионара фәнни-тикшеренү конференцияләренең мактаулы һәм кадерле кунагы ул. Әтисенең эшен дәвам итеп, Илдар әфәнде үзенең гомерен голографик, томографик тикшеренүләр һәм рентгенография өчен уникаль медицина җиһазлары булдыруга багышлаган. Галимне 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, шушы көннәрдә аның белән телефон аша элемтәгә кердек.

    -Илдар әфәнде, түгәрәк датагызны нинди ачышлар, фәнни эшләр белән каршылыйсыз?

    - Академиядә без хәзер нефть эшкәртү, электроника, медицина җиһазлары өлкәсендәге яңа технологияләр һәм биотехнологияләр өстендә эшлибез. Гарәп әмирлекләре, Греция, Монголия, Америка Кушма штатларының Юта штаты университеты белән хезмәттәшлек итәбез.

    -Россиягә каршы санкцияләр сезнең эшчәнлеккә йогынты ясыймы?

    -Юк, без күптәнге, ышанычлы партнерлар белән эш итәбез. Әйтергә кирәк, акчаны үзебезгә эшләп табарга туры килә, дәүләттән безгә ярдәм юк.

    -Мәскәү - бик зур кала. Андагы ыгы-зыгылы тормыш, тынгысыз хезмәтегез алҗытадыр...

    -Тормыш иптәшем Гөлнара белән без шәһәр читендәге бакчабызда хәл алабыз. Яшь кычыткан шулпасы белән сыйланабыз, карт агачларны утынга кисеп, ит кыздырабыз, хуш исле бөтнек чәе эчәбез. Хәзер менә гөмбәгә йөрибез. Көзге урман күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Әүвәл бакчада яшелчә үстерә идек, бу эш белән шөгыльләнүдән унөч еллап элек туктадык: аларга бит көн дә су сибәргә, чүпләрен утап торырга кирәк, безнең андый мөмкинлегебез юк.

    -Сезнең саф татар телендә сөйләшүегезгә сокланмый мөмкин түгел. Рус мохитендә яшәп, ничек итеп милләтебезгә тугры булып кала алдыгыз?

    -Моның өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Гаиләбездә туган телебезгә хөрмәт зур булды. Мин, өч яшем тулып, балалар бакчасына йөри башлагач кына рус телен өйрәнә башладым. Моннан тыш, кечкенәдән гарәп язуын үзләштердем. Кызыбыз Камилә дә татар телен яхшы белә, биш яшенә кадәр аның белән татарча гына сөйләштек. Хәзер аңа 28 яшь, кияүдә, һөнәре буенча психолог.

    -Илдар әфәнде, әти-бабаларыгызның йорт нигезе булган Мәчкәрәгә тәүге тапкыр кайткач, нинди хисләр кичердегез? Рәнҗү тойдыгызмы? Әтиегезгә нибары өч яшь булганда, аларның гаиләсе авылдан куылып, гаять авыр язмышка дучар булган бит.

    -Әтигә, зур уңышларга ирешә алу белән беррәттән, тормышта соңыннан да рәнҗетелүләрне күп кичерергә туры килде. Кемнедер гаепләмим, заманы шундый булган. Кукмарага килү миңа бик рәхәт. Ял итеп, көч алып китәм. Кукмара төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинага рәхмәтлемен, ул 2002 елда минем белән беренче булып элемтәгә керде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, Мәчкәрә коррекция мәктәбе директоры Шәүкәт Сабитов һәм башкалар да мине якын туганнарым кебек җылы каршылыйлар. Мәчкәрәнең матур табигате белән дә хозурланам, ерак бабаларымның рухын тоям кебек анда. Берничә тапкыр сабантуй бәйрәменә дә кайтып килдем. Мәчкәрә, башка авыллар һәм район сабантуйларында булып, бик күңелле тәэсирләр алдым. Мәскәүдә үткән бу милли бәйрәмебезне дә ел да тамаша кылам.

    -Сез соңгы Казан ханы Үтәмеш-Гәрәй нәселеннән дигән легенда яши. Моңа ничек карыйсыз?

    -Моны белү-ачыклау бик кыен. Явыз Иван вафатыннан соң, 17 гасыр башында Россиядә фетнә-чуалышлар башлана, илнең язмышы кыл өстендә кала. Шул чорларда Мәчкәрәгә килеп, мәчетләр-мәдрәсә төзи, бу авылны татар дөньясының мәгариф, сәүдә һәм сәнәгать үзәге итеп үстерә алганнар икән, димәк, Үтәмешевлар көчле нәселдән булгандыр, дип уйлыйм. Бәлки, хан нәселеннәндер...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: