Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Фоат Галимуллин: "Олыгаеп беткәч, беренче тапкыр әтинең рәсемен күрдем"

(Әниемнең сеңлесе Гайшә апа сөйләгәннәрдән. 1915 елгы) Мин әниемнең сеңлесе Гайшә апам белән сөйләшеп утырам. Аңардан әтием турында сорашам. Мин әти турында кайбер нәрсәләрне беләм дә кебек. 1911 елда туган. 1941 елның 14 августында сугышка алынган. 14нче аерым армия составына җибәрелгән... Әйе, болары билгеле. Әмма кеше буларак,ир, ата буларак, башкаларга...

(Әниемнең сеңлесе Гайшә апа сөйләгәннәрдән. 1915 елгы)

Мин әниемнең сеңлесе Гайшә апам белән сөйләшеп утырам. Аңардан әтием турында сорашам. Мин әти турында кайбер нәрсәләрне беләм дә кебек. 1911 елда туган. 1941 елның 14 августында сугышка алынган. 14нче аерым армия составына җибәрелгән... Әйе, болары билгеле. Әмма кеше буларак,ир, ата буларак, башкаларга мөнәсәбәттә ул ниндирәк булган? Боларны мин, әлбәттә, белеп бетермим. Белсәм дә кемнәрнеңдер сөйләве, искә алуы аркасында гына.

Гайшә апам әкрен генә сөйләп китә:

-Әтиең миңа җизни була инде. Бик хәрәкәтчән, шат күңелле кеше иде, мәрхүм. Кирәк икән, җир җимертеп эшли, уен-көлкедә дә кимен куймый. Ярдәмчел. Бервакытта да тик тормас, нәрсәдер эшләр, бер дә булмаса гармун уйнар. Безне - әниеңнең сеңелләрен дә үз итте. Берәр җиргә барса, Гайшәгә, Нәсимәгә, Зәйтүнәгә дип аерым-аерым бүләкләр алып кайтыр иде. Түбән очтагы әти-әнисенә, туганнарына да җылы карашлы булды. Әй-й, нинди кешеләрне харап итте бу сугыш!

Җизни сәвитне бер дә яратмады. Сәвитне чыгаручылар ярлы-ябагайны яклыйбыз дип шапырындылар. Әтиең бернинди яклауны да кирәксенмәде. Ник дисәң, ул үз тормышын үзе алып барырлык егет булды. Һөнәре дә бик әйбәт иде - тимерче. Әтисе Сәмигулла кода аны, Югары Өшенбаш дигән ар (удмурт) авылына җибәреп, атаклы тимерче Әләкчәйгә (Алексейга) һөнәрче итеп бирде. Берничә елдан егет аннан менә дигән тимерче булып кайтты. Атасы белән бергә су буенда алачык корып җибәрделәр. Элгәре заманнарда татарлардан тимерче булмаган. Патша безнең кавемнең корал ясавыннан курыккан. Галимулла җизни - безнең авылда беренче тапкыр тимерче булган кеше. Әүвәле ат дагалатырга, сука-тырма төзәттерергә, комган-табак кебек нәрcәләрне яматырга кирәк булса, әнә шул биш чакрымдагы Югары Өшенбашка йөри торган булганнар. Галимулла җизни тимерче булгач, халык рәхәткә тиенде. Якын-тирә авыллардан да аңа килә торган булдылар. Шулай итеп, ул тирә-якта бик кирәкле кешегә әйләнде.

Әтиеңнең тагын шуңа ачуы килде: колхозлашу башлангач, аңа алачыгын ябарга, колхоз тимерчелеген оештырып эшләргә куштылар. Ул көн буе бушлай чүкеч сугарга тиеш булды. Ачуың да килмәгәе, эшләгән өчен хезмәт көне дигән нәрсә генә яза башладылар. Ә ул хезмәт көне дигәненә ничә йөз грамм икмәк бирәселәре билгеле түгел, әллә бирәләр, әллә юк. Менә шуның өчен ул яңа хөкүмәтне гел сүгә торган булып китте. Теге утыз җиденче елларда аны ничек исән-имин калдырганнардыр. Сүз сыярдай кешеләр янында гына сүккәндер шул.

Сугыш чыккач, Галимулланы озак тотмадылар, берәр ай үттеме икән, кулына военкоматка барырга язу тоттырдылар. Аңа шул көннәрдә генә утыз яшь тулган иде. Ул елларда бездә туган көннәр уздыру дигән гадәт юк иде. Удмуртларда булгандыр шул, шуннан күреп кайткандыр. Бүген минем туган көн дип, үзе кушып аш-су әзерләтте. Ул вакытта хәмер дигән нәрсәнең өйгә кергәне юк иде. Дус-ишләре белән бергә чәй эчеп күңелле итеп утырдылар. Әтиең ул вакытта, ата-анасы йортыннан аерылып чыгып, югары очка - безнең йортка күчкән иде. Безнең әти үлгәннән соң, йортта ир-ат кулы кирәккәч, шулай иткәндер инде. Түбән очтагы үз йортларында әле Дәүләтша, Габдрахман исемле туганнары бар иде. Кодабыз Сәмигула үзе дә исән-сау. Өй тулы ир-ат. Галимулла җизни, өч баласы да булгач, әниең Нурхәят тәтә белән безнең өйдә тора башладылар. Өй иркен, ике катлы. Абзар-кура әйбәт. И безнең җиләк-җимеш бакчасы! Яршәпкә урысларында гына була торган иде андый мул уңышлы алма агачлары.

И, балаларын ярата да иде җизни. Абыйларың Мәлик белән Хәкимулланы, икесен ике кулына утыртып, ишек алды буйлап йөгереп йөрер иде. Әле син бишек баласы гына. Нибары ике-өч айлык. Сине тартып йөрер өчен өсте ябулы җайлы бишек-арба ясады. Аны алма, чәчәк бизәкләре төшереп, бик матур итеп бизәде. Иртәгә сугышка китәсе дигән кичне, сине шул арба белән тартып, Кырмачтагы Гали чишмәсенә чаклы барган. Син ими сорап елый башлагач, тиз генә кире кайткан.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев