Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Фоат Галимуллин докторлык диссертациясе язганда 24 еллык газета төпләнмәсен карап чыга

    Мин докторлык диссертациясен 1917-1941 еллар әдәби хәрәкәтен (шул исәптән татарныкын да) өйрәнүгә багышладым. Бу олы хезмәтне башкарып чыгу өчен шул егерме дүрт ел эчендә дөнья күргән барлык диярлек вакытлы матбугатны да карап чыгарга туры килде. Шул чорларның газета-журналларында туган ягым Кукмара сүзе күзгә ташланса, ул материалларны да игътибарсыз калдырмадым (үзеңнеке...

    Мин докторлык диссертациясен 1917-1941 еллар әдәби хәрәкәтен (шул исәптән татарныкын да) өйрәнүгә багышладым. Бу олы хезмәтне башкарып чыгу өчен шул егерме дүрт ел эчендә дөнья күргән барлык диярлек вакытлы матбугатны да карап чыгарга туры килде. Шул чорларның газета-журналларында туган ягым Кукмара сүзе күзгә ташланса, ул материалларны да игътибарсыз калдырмадым (үзеңнеке үзәктә, диләр бит). Күбесен күчереп тә алдым.

    Менә хәзер, архивымны күздән кичереп утырганда, әлеге язмаларга юлыктым. Алар, минемчә, безнең төбәкнең, аның авылларының тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр. Никадәр вакыйгалар, кешеләр, аларның бер-берләренә мөнәсәбәтләре (бигрәк тә сыйнфый нигездә). "Күрүче", "Шунда булучы", "Комсомол", "Колхозчылар" кебек "имзалар" белән генә язылган ул хәбәр-хатларны бастырып чыгаруларын гына кара син! Бүгенге көн яктылыгына куеп караганда, күпме гыйбрәтле хәлләр бит болар.

    Тәнкыйть белән телгә алынган кешеләрнең исемнәрен алыштырып тәкъдим итәм. Чөнки, ник дигәндә, аларга карата әйтелгән ул сүзләрнең күбесе, безнең караштан чыгып бәяләгәндә, шул чор идеологиясенә бәрабәр караш белән сугарылганнар. Шуңа күрә аларны туры мәгънәсендә кабул итеп булмаска да мөмкин. Без бу хәлләрне Фатих Хөснинең "Утызынчы ел", Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" кебек әсәрләре буенча белә идек. Ә менә тормышның үзендә ничек булган соң? Күренекле әдипләребез дә, шул заманны сурәтләгәндә, чынлыкта булганнарга таянганнар икән бит. Менә аларның кайберләрен укучылар игътибарына тәкъдим итәм. (Сүзләрнең язылышы оригиналындагыча калдырылды)

    1931 елның май аенда Тәкәнеш районы бетерелде. Тәкәнеш районының Тәкәнеш, Сартык, Никифор, Тауиле, Микәй, Олыяз, Зории, Гурьев авыллары - Мамадышка. Башкалары - Кукмарага бирелде (Кызыл Татарстан. - 1931. - 20 май. - Б. 2).

    Кукмара районында 54 авыл советы кул астына керә торган 88 халык тора торган пункт бар. Районның җире 1080 дүрткел (квадрат - Ф. Г. ) километр. Крестьян хуҗалыклары саны 11368. Барлык халкы 56900. Шуннан татарлар - 43600, урыслар - 3500, вак милләтләр - 9000. Халыкның тыгызлыгы 52,6 (1 квадрат километрга туры килә - Ф. Г. ) (Кызыл Татарстан. - 1930. - 12 август. - 3 бит).

    Мәчкәрә авылында "Кызыл юрганчы" исемендә юрган сыру әртиле оештырылды. Әртилгә башта оешканда барлыгы 50 кустарь член булып керде (Кызыл Татарстан. - 1930. - 21 декабрь. - 3 бит).

    Ядегәр авылындагы кустарь әртил янында, әртил членнарының балалары өчен 40 балалык ясле оештырылды. Яследә урнашкан балалар кием-салым мәсьәләләре белән дә тәэмин ителделәр (Кызыл Татарстан. - 1931. - 1 февраль).

    Куспромсоюз аркылы быел Кукмарада зур кирпеч заводы салыначак. Бу заводны салу эшләренә Кукмарадагы дәүләт фабрикасы техника ярдәмен күрсәтәчәк һәм аны электр белән тәэмин итеп торачак (Кызыл Татарстан. - 1931. - 8 февраль. - Б. 4).

    Мәчкәрә купецы Гали бай Үтәмишев ХIХ йөзнең ахырларында үзенең сандыгында 33 мең сумнан артык акчасы барлыгын әйткән (Яңалиф. - 1931. - № 2. - Б. 61).

    Аксыбы авыл советы председателе Хәсәнов күмәкләшү һәм чәчү кампаниясенә салкын карый. "Без моңа кадәр план буенча чәчү чәчмәдек", - дип кенә җибәрә. Хәсәнов, үзе колхозга керсә дә, хуҗалыгындагы башка членнарын колхозга алып кермәгән. Аның кулакларга йомшаклыгын күрсәтү фактлары да юк түгел". Комсомол.

    (Кызыл Татарстан. - 1931. - 5 май).

    Кукмара районы, Янил авылындагы "Бүрек-тун" исемендәге кустарь әртиле, тиреләрне дуплау, иләү өчен, механизацияле яңа мастерской салдыра башлады. Бу мастерскойны салуга 150 мең сум акча билгеләнде (Кызыл Татарстан. - 1930. - 27 ноябрь. - Б. 3).

    Кукмара волостында колхозлардан зурлары 65-70 хуҗалык, ваклары 18-20 хуҗалык. Бу колхозлар, билгеле, аерым хуҗалыкларга күчергеч була алалар. Мәсәлән, Оштарма Юмья колхозында төзелгәндә 45 хуҗалык булган булса, ә хәзер 68 хуҗалык булды. Һәм Байлангар колхозында 48 булган булса, хәзер 55 булды. Ә. Л.

    (Кызыл Татарстан. - 1930. - 18 июль. - Б. 3).

    Татарстанның Х еллыгы уңае белән Татарстан радио центры нәрсә эшли?

    Кукмара: Радио центр үзе шефка алган "Сәрдек" волосына алдан барып, радиоалгычларны юлга сала (Кызыл Татарстан. - 1930. - 2 июль. - Б. 5).

    "Кызыл тукучы" фабригы февраль аенда 100 мең пар киез итек эшләп чыгару урынына 102 мең 567 пар эшләп, февральнең 25 көнлек планын 102,5 процентка үтәде. Назыйр.

    (Кызыл Татарстан. - 1933. - 28 февраль (сишәмбе). - Б. 6).

    Кукмара (7 июнь). Бүген ударник-колхозчыларның район съезды ачылды. Съездда меңнән артык делегат катнаша. Съездга Горький краеның Кукмарага чиктәш районнарыннан - Малмыж һәм Вятские Поляны районнары кунаклары да катнаша. Г. Назыйров.

    (Кызыл Татарстан. - 1933. - 8 июнь. - Б. 1).

    Кукмара районы Пычак участкасындагы партия ячейкәсен үрнәк итеп алырга була. Бу участка партия ячейкәсендә 14ләп партия-комсомол членнары бар. Ячейкә җитәкчелегенә "Кызыл тау", "Комминтерн", "Әсәнбаш" һәм "8нче март" колхозлары керәләр. Производствога беркетелгән һәм турыдан-туры производствода эшләүче партия көчләре нигездә үз эшләрен аңлыйлар. Колхозларның язга хәзерлекләре һәм иртә чәчүне уздыруда шактый уңышларга ирешүен тәэмин иткән. Ячейкә карамагындагы колхозлар язгы чәчүне үткәрүдә район күләмендә уртадан югары дәрәҗәдә баралар. Өлге авылындагы беренче - Шәйдуллин бригадасы аеруча уңышлы эшли (Кызыл Татарстан. - 1933. - 27 апрель. - Б. 3).

    Байлангар һәм Мәмәшир Кукмара районының бер-берсенә бик охшаган иң зур колхозлары. Икесенең дә киез итек эшләп чыгару производстволары, икесендә дә партия, комсомол ячейкәләре бар.

    Реклама

    Бу ике колхоз яшьләре ягыннан да бер. Алар районның 1929нчы ел оешкан иң "карт" колхозларыннан.

    Ләкин бу ике колхозның бүгенге эшләре, аларның хуҗалык итүләре искиткеч рәвештә бер-береннән аерылып тора.

    Районда Мәмәшир, Байлангар колхозларын рәттән куеп сүз кузгаткач:

    -Алар арасында аерма җир белән күк аермасы шикелле, диләр. Һәм бу дөрес.

    Менә Байлангар колхозы. Ул кулак һәм аның агентлары кулындагы колхоз.

    Колхоз председателе партия билетына яшеренгән сыйнфый дошман агенты. Ул кулакта тора. Кулакны канат астына ала. Аңар налогын түләүдә акча белән булыша. Айныксыз эчә. Колхоз идарәсенә үткәне бик караңгы булган җинаятьче элементлар кереп тула. Исәп-хисап эшен очына чыга алмаслык итеп бутау урлау өчен, колхозны эчтән җимерү өчен иң ансат юл. Күпме икмәк чәчелгән, күпме җыеп алынган икәнен беркем дә белми. 1932нче елгы чәчүне дә, урып-җыюны да һичбер төрле хәзерлексез каршылыйлар. Бригадалар төзелми. Кем урамда очраса, шуны эшкә җибәрәләр. Кырдагы эшкә һичбер төрле җитәкчелек булмый. Төнге, көндезге сменалар төзиләр. Төнге сменаның эше, гармун белән кырга барып, ашлык таптау белән чикләнә. Бу оешкан рәвештәге кулак саботажы партия һәм комсомол ячейкәсе күз алдында эшләнә.

    Байлангар колхоз "җитәкчелеге"нең чын йөзе соңгы көннәрдә ачылды. Партия сафыннан куылдылар һәм собатажны оештыручы кулаклар белән бергә судка бирелделәр. Кулак элементларының кайберләре колхоздан куылса да, "колхозда коммунистлар булмасын" дип ачыктан-ачык сөйләп йөрүче контрреволюцион элементлар колхозда яши бирәләр.

    Менә Мәмәшир авылының "Электр" колхозы. Ул Кукмара районының мактаулы, Кызыл Байраклы колхозы. Хөкүмәт каршында булган бөтен йөкләмәләрне вакытыннан элек үтәгәннән соң эш көне башына 20 кадактан артык ашлык бүлгән (8 килограмм - Ф. Г. ). Колхоз язгы чәчүгә тулысынча хәзер.

    Мәмәшир колхозчылары:

    -Безнең атлар өстендә пот ярым май йөри, дип мактаналар. Һәм алар мактанырга хаклылар. Алар моңа үз араларыннан колхоз милкен урлаучыларны, кулак агентларын рәхимсез рәвештә сөрү, нык хезмәт дисциплинасын урнаштыру нәтиҗәсендә ирешкәннәр.

    -Быел Бөре елгасы буенда су күтәрткеч чыгыр эшлибез. Бары-югы 56 эш көне җитә. Бер ат белән бер малай көн саен 7 гектар җир сугара алачак, - ди колхозның кырчысы Шәриф абзый.

    Колхозның киез эшләп чыгару производствосы 1932 елны 15972 пар киез итек биргән.

    Үзенә Мәмәшир авылының 300 гә якын элеккеге вак таркау хуҗалыкларын берләштергән "Электр" колхозының бу бик өстән генә саналган хуҗалык уңышлары белән бергә, культура фронтында да зур җиңүләре бар: соңгы көннәрдә генә балалар бакчасы һәм ясле өчен 15 мең сумга төшереп ике катлы зур йорт эшләп бетергәннәр. Тик клуб кына кечкенә. Колхозчы ударникларның Бөтенсоюз съездында катнашкан Габдрахмановка җыелышта колхоз председателе ярым шаяру белән:

    -Мәскәүдә съезд барган йорт безнең клуб чаклы бармы? - ди.

    Габдрахмановның:

    -Анда яна торган лампа гына да безнең клуб чаклы бар! - дип биргән җавабы Большой театрның зурлыгын күрсәтү белән бергә Мәмәшир клубының кечкенәлеген дә әйтергә теләве иде.

    "Электр" тәҗрибәләрен тулысы белән Байлангарга күчерергә һәм андагы кулак калдыкларын тәмам әрчеп кенә бетерәсе бар. Аннан соң Байлангар да "Электр"га әйләнер. (Мәкалә эчендә "Электр" колхозы рәисе Хисмәтов, партия ячейкасы секретаре, элеккеге шахтер Вәлиуллин рәсемнәре урнаштырылган - Ф.Г. ).

    (Назыйр Г. Җитәкчелекнең нәтиҗәсе//Кызыл Татарстан. - 1933. - 10 март. - Б. 2)

    Кукмара районы, Олыяз авылы "Урал" колхозына кереп оялаган кулак Хәкимов Талип (исем-фамилиясе алыштырылды. - Ф. Г.) колхозны эчтән җимереп таркатуга алып бара. Ул 1927 елга кадәр зур җир арендаторы, яргыч тоткан. 6-7 баш ат асрап, даими рәвештә ике ялчы хезмәтенннән файдаланган кеше.

    Ул 1927 ел, яргычын энесенә калдырып, Уралга күчеп китә. Озак та тормый, яңадан авылга кайтып, 29 нчы елда энесе белән колхозга керә. Бу вакытта аның яргыч ярдәм комитеты кулына күчкән була. Ләкин 30нчы елда яз, колхоз таралгач, яргычы яңадан алар кулына кайта. 31нче елда яңадан колхоз төзелеп, Хәкимов Талип та колхозга керә. Колхозның председателе дә булып ала. Ул колхозны эчтән җимерү эшен башлый. Колхозга кергәндә үзенең яхшы чанасын кодасына сатып керә. Колхозның яхшы атларын начар атларга алмашып, өстәүгә алган акчаларны кассага кертмичә, үз кесәсенә сала. Нәтиҗәдә көне-төне исереп чабуы аркасында колхозның иң яхшы нәселле аты янып үлә. Бу эше өчен район Хәкимовны, председательлектән алып, судка бирә. Ләкин авыл советы председателе, аны яклап, бу эшне томалап калдыра. 32нче ел көз "Урал" колхозына председатель була.

    Хәкимов, энесе белән бергәләп, ярдәм комитеты яргычын саталар, ә авыл советы, бу эшне белсә дә, яклап калдыра. Шулай ук аның төннәрдә, колхозчыларның йортларына кереп: "Сез мине районга барып чаккансыз, мин сезне колхоздан чыгарып ташларга да кыйбат алмам", - дип куркытып йөрүләре дә булды. Ә аерым хуҗалыклар арасында "сезне Магнитогорскига җибәрәләр" дигән кулак агитациясе алып барды. Хәкимов колхоз каравылчысына аталып тектергән толыпны да үзе киеп туздыра.

    Менә шушы эшләре өчен Хәкимов өстеннән колхозчылар берничә тапкыр районга барсалар да, шушы көнгә кадәр аның җинаятьләре капланып килде.

    (Колхозчылар. Колхозга кулаклар җитәкчелек итмәсеннәр (Колхозчылар хаты) // Кызыл Татарстан. - 1933. - 30 март(пәнҗешәмбе). - Б. 4).

    Редакция: Район РКИЕ бу эшләрне ашыгыч тикшерер, колхозны таркатучыларга карата кискен чаралар күрер, безгә ашыгыч хәбәр итәр.

    Фоат Галимуллин, КФУ профессоры

    фото: http://www.azatliq.org/content/article/1864839.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: