Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Чехиянең Злин шәһәрендә белем ала

    Бүгенге көндә никадәр генә тормыштан зарлансак та, бик рәхәт яшибез. Җәйге ялларны да хәзер авылларда, дачада үткәрү модада түгел. Әнә бит биш яшьлек кызым да: "Әни, Кара диңгезгә кайчан барабыз инде?" - дип аптырата. Теләсә кайсы илгә барып, туйганчы сәяхәт кылып, чит җирләр, аның мәдәнияте белән танышып, ком дәрьяларында кызынып...

    Бүгенге көндә никадәр генә тормыштан зарлансак та, бик рәхәт яшибез. Җәйге ялларны да хәзер авылларда, дачада үткәрү модада түгел. Әнә бит биш яшьлек кызым да: "Әни, Кара диңгезгә кайчан барабыз инде?" - дип аптырата. Теләсә кайсы илгә барып, туйганчы сәяхәт кылып, чит җирләр, аның мәдәнияте белән танышып, ком дәрьяларында кызынып кайту үзе ни тора! Ә менә Березняк авылы кызы Гөлчәчәк Сибгатуллина: "Мин вакытымны һәм эшләгән акчамны чит илләрдә ял итеп түгел, белемемне күтәрүдә куллануны кулайрак күрәм", - ди. Күптән түгел ул Ирландиядә булып кайткан, ә бүгенге көндә Чехиянең Злин шәһәрендә белем ала.

    Биш яшендә "Әлифба"га караганда "Крестьянка" кызыклырак булган аңа

    Гөлчәчәк белән безне аның укытучысы Нурзидә Абдуллина таныштырды:

    -Мин сезнең янга бик тырыш, белемле укучыларымның берсе белән килдем, - диде ул. - Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәненә берничә еллар узса да, мин әле дә аның белән горурланам. Дәресләрдән кайтып, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышканнан соң, тизрәк китапка тотына иде, хәзер дә бу гадәтен онытмый, һәрвакыт белемгә, яңа үрләр яуларга омтыла. Кайчан карама укуда инде безнең Гөлчәчәк, - диде ул.

    Чыннан да, Гөлчәчәк кечкенәдән кызыксынучан бала була. Биш яшендә апасыннан күреп, үзлегеннән укырга өйрәнә, әти-әнисе кызларының "Крестьянка" журналын укып утырганын күреп шаккаталар. Урта белем алганнан соң, ул Казан дәүләт техник университетын тәмамлый, сыйфат буенча менеджер белгечлеге алып чыга. Гөлчәчәккә югары уку йортында алган белемнәренең кирәге чыга, шул ук вакытта үз-үзен камилләштерү өстендә дә эшли. Ул эшләгән компания чит илләр белән хезмәттәшлек итү сәбәпле, Гөлчәчәккә инглиз телен тирәнтен өйрәнергә туры килә, курсларга, репетиторларга йөри.

    -Грамматиканы белеп кенә чит телдә иркен сөйләшеп булмый. Үземдә практика җитмәүне сизеп, сөйләм телен тагын да камилләштерергә уйладым. Моның өчен чит илгә барырга алдан әзерләндем, интернет аша мөмкинлекләрне белештем. Ахырда Ирландияне сайладым, - диде ул.

    -Әти-әниең ничек курыкмыйча берүзеңне чыгарып җибәрделәр? - дип сорыйм үзеннән.

    -Билгеле, курку хисе булгандыр, әмма алар һәрвакыт мине хуплыйлар, барлык башлангычларымда да теләктәшлек күрсәтәләр, мин аларга бик рәхмәтле, -ди Гөлчәчәк. Аралар ерак булса да, интернетның мөмкинлекләре чиксез, скайп аша һәрдаим аралашып тордык.

    Ирландиянең иң матур поселокларының берсе Малахайдта ике ай яшәп, инглиз телен өйрәндем.

    Чит илдә күргәннәре белән таныштыру өчен сүзне Гөлчәчәкнең үзенә бирик әле

    Искиткеч матур табигать

    Ирланд диңгезе буена урнашкан Малахайд поселогы яшеллек дөньясына күмелеп утыра. Биредә бездәге шикелле салкын кышлар һәм эссе җәйләр юк, әмма ике көннең берендә яңгырлар ява, дымлы һава. Җирле халык моңа ияләнеп беткән, артык исләре китми, яңгыр яшеллек өчен мөһим, диләр. Ирландия ямь-яшел, хәтфә үләнле парклар, бакчалар белән дә аерылып тора. Ул күпчелек ирландлыларның ял итү урыны да: кемдер чирәмгә утырып китап укый, бер-берсе белән сөйләшеп, аралашып, гомумән, табигать кочагында вакытын үткәрә. Әмма бервакытта да үзләреннән соң чүп-чар калдырмыйлар. Этләрен урам йөртергә алып чыккан хуҗалар да һәрвакыт дүрт аяклы дусларыннан соң җыештырып алалар. Балаларны да кечкенәдән чисталыкка өйрәтәләр. Үзләренең генә түгел, чит кеше баласының да чүп ташлаганын яки башка тәртипсезлеген күрсәләр, кисәтү ясыйлар. Моның өчен беркем дә үпкәләми. Ә чүп савытлары берничә төргә бүленә.

    Гел яңгыр яугач, урамнар пычрак булырга тиештер кебек, әмма биредә бик чиста. Килеп урнашкан вакытта хуҗаларның өенә, үзебездә ияләнгән гадәт буенча, урамда йөргән аяк киемен салып кермәкче идем, әмма мине "юк, юк, кирәк түгел", дип туктаттылар. Монда бер аяк киеме белән урамда да, өйдә дә йөрү - гадәти хәл.

    Иң тәмле сөт - Ирландиядә

    Мин урнашкан гаилә Татарстанны "Рубин" футбол командасы буенча ишетеп белә иде. Бик әйбәт, яхшы кешеләрдә яшәдем. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике уллары инде өйләнгән, аерым яшиләр, кызлары үзләре белән гомер итә иде, әмма ул без килгәч озак тормады, Тайландка ял итәргә китте. Әлеге гаилә өч катлы үз йортлары белән яши, беренче катта - аш, икенче катта - йокы бүлмәләре булса, өченче катта хуҗаның эш урыны, ягъни офис урнашкан. Ашарга хуҗабикә пешерә һәм башка йорт эшләре дә аның өстендә, шулай да ире һәр ризыкка төрле-төрле соуслар ясый, аларны әзерләү серләре белән бик теләп уртаклаша иде. Шулай ук ашаганнан соң өстәлне җыештыруны да ул башкара.

    Яшеллек, үлән күп булгангамы - Ирландиянең көнбатыш ягында күпләп сарык үрчетәләр, сыер асрыйлар, авыл хуҗалыгы бик алга киткән. Иң тәмле сөт Ирландиядә икән. Сөтне артык яратмасам да, мин аны биредә рәхәтләнеп эчтем. Аның тәмен әйтеп-аңлатып булмый, шикәр салып болгаткан кебек дисәм дә, дөрес булмас, искиткеч тәмле. Иртәнге ашка нәкъ менә сөт белән лачау (хлопья) ашыйлар. Аңа төрле җиләк-җимешләр кушалар. Ә иң еш әзерли торган ризыклары бәрәңге, аны күптөрле итеп пешерәләр: турап, йомры килеш, әрчемичә, фри ясап...

    Һәркайда кеше мәнфәгатьләре беренче урында

    Ирландиядә бик тыныч халык яши дигән фикер калды, чөнки монда ашыккан, кабаланган кешеләрне күрмәдем. Юлларда бөкеләр дә юк, машиналар аз, халык күбрәк җәмәгать транспортында йөрүне кулайрак күрә. Автобуслар ике катлы, аларда этеш-төртеш түгел, тыныч атмосфера хөкем сөрә. Кондукторлар да юк, электрон түләү аша яки шофердан билетны үзең сатып аласың. Әмма бездәге кебек "куян"нар биредә юк. Барлык автобусларда вай-фай көйләнгән. Һәркайда кеше мәнфәгатьләре, аны кайгырту сизелеп тора.

    Тагын китапханәләр системасы мине бик сокландырды. Китапны сайлаганнан соң, электрон инфоматка куеп чегын аласың, анда китап, аны кайчан кире китерергә кирәклеге турында мәгълүмат бирелә. Китаптан өч атна файдалану бушлай. Базаларын һәрвакыт яңартып торалар, искеләрен кем тели, шул алып китә ала. Балалар белән килүчеләр өчен уенчыклар куелган, рәхәтләнеп гаилә белән китапханәгә йөреп ял итәргә була.

    Ирландиядә күпчелек вакытлы матбугат бушка таратыла, минем аңлавымча алар реклама хисабына яшиләр. Бездәге кебек газета белән бергә төрле реклама кәгазьләре дә тараталар. Әмма кайбер почта ящикларына "спам салмаска" дип язылган. Бу мине бик гаҗәпләндерде, шуңа карап салмыйлармы икәнни, дигән сорау туды. Уку йорты яшәгән урыннан ерак түгел иде. Укыту формасына килгәндә, бездә грамматикага игътибар күбрәк булса, монда дәресләр аралашуга корылган, уен формасында алып барыла. Үзең генә баруның да өстенлеге шунда: мәҗбүри чит телдә сөйләшергә туры килә. Ирландияне бик ошатып кайттым, мөмкинлек булса, тагын барырга теләгем бар. Үзем яшәгән гаилә белән дә, анда тапкан яңа дусларым белән дә араларны өзмәдем, скайп аша аралашып торабыз.

    Мин Гөлчәчәктә әрсезлек тә, мактанчыклык та сизмәдем. Сабыр, ягымлы, тыйнак кына гади авыл кызы. Бары тик үз алдына куйган максатларына туры атлап, югары үрләр яулый. Бүгенге көндә исә ул Чехиянең Злин шәһәрендә. Биредә ике ел яшәү дәверендә һөнәре буенча белемен арттырачак. Аннан кайткач та Гөлчәчәк хис-кичерешләре белән уртаклашыр дип, очрашулар көтеп калабыз.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: