Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшылык кылыгыз!

    Район газетасының быелгы 19-20 санында басылган Салихҗан абый Әгъләмҗановның язмасын бирелеп укыдым. Элеккеге чорларны бик дөрес яктырткан ул. Әлеге чор балаларының бәхетсезлегенә ачлык-ялангачлык, ятимлек, шул ук вакытта заем җыючылар, уполномоченныйлар, аңлы-белемле саналган кайбер укытучылар да гаепле.

    Реклама

    Әнинең сөйләгәне бар: кырда эшләүчеләр өчен икмәк пешерелгән. Кыр бригадирының улына икмәк ашатканын күреп әни: "Минем малайның да ашыйсы килә, бир әле", - дип сораган. "Юк, сезгә ашарга ярамый", - дип җавап биргән бригадир.
    Салихҗан абый яшендәге абыем бар. Башта ул Нократ елгасы аръягында бозаулар көтте, аннары ат җигеп, урманнан агач ташыды. Бервакыт тәрәзәдән карап утырам: абыем ат чанасына басып кайтып керде. Күп тә үтмәде, колхоз рәисе һәм колхозның ике активисты килеп керделәр. Рәис, абыйның камчысын тартып алды да, аны кыйнарга тотынды. "Әти, әни!" - дип кычкырып елый башладым. Әни тәрәзәдән карады да: "Миннемулла, малаеңны кыйныйлар. Бар, чык!" - дип кычкырды. Әтинең чыкканын хәтерләмим, әни чыгып, бу мәхшәрне туктатты.
    Әтием 1942 елның апрель аенда әсирлеккә эләгә һәм 1945 елның 5 маена кадәр Дрезден шәһәрендәге концлагерьда иза чигә. Тоткынлыктан азат ителгәннән соң, СССР Югары Советы Указы белән 1945 елның 25 сентябрендә демобилизацияләнә. Әтиемне оперуполномоченный Кукмарага алып китеп кыйный, тешләрен коеп бетерә. Ә авылга килсә, әни кыйнарга ирек бирми. Бу газаплауларның максаты күбрәк заемга яздыру һәм салым түләттерү була. Каян килеп түли алсын, баеп кайтмаган бит ул. Заемга яздыру өчен укытучы: "Син немецларда өйрәнеп кайткансың, шуңа түләмисең", - ди. Чит телләрне белми, партиясез, белемсез, дип хәрби билетында язылган, югыйсә.
    Колхоз рәисе 1959 елда башка хуҗалыкка китте. Әтием көндез әвендә ашлык киптерә иде, кичен ындыр табагында каравыл торды. Кичке якта колхоз рәисе ындыр табагына килде, ахыргы мәртәбә күрәсе килгәндер. "Китәсеңмени, иптәш председатель, безне бик рәнҗеттең инде, теге чакта малайның эшләп алган агачын алып чыгып киттегез", - дигән әти аңа. "Әнә, пилорама янында ята, алып китәрсез", - дигән рәис. Теге вакытта абыем колхоз агачын урлады дип әләкләгәннәр икән. Шулай итеп, дөреслек ачылды.
    Колхоз активистының берсе асылынып үлде. Икенчесен күп еллар үткәч очраттым. "Кешеләрнең үзәгенә бик үттең, үкенмисеңме?"- дип сорадым. "Әниең үткен телле иде, бераз укыган булса, күп нәрсәгә ирешер иде. Ә инде үкенүен үкенәм. Нигә кирәк булгандыр миңа? Заманасы шундый иде бит", - диде ул. Заманага гына сылтап калдыру ярамый, нинди урын биләсә дә, адәм баласы кеше булып калырга тиеш.
    Фашист концлагеренда тилмерүләр, аның өчен кыерсытылулар, авыл җитәкчеләренең ваемсызлыгы һәм эшләгән эшең бәяләнмәгәч, кеше кадере турында әйтеп буламы? Әни әтинең ни пенсиясеннән, ни ташламаларыннан файдалана алмады. Шулай булгач, аның балаларына юк та юк инде.
    Салихҗан абый! Без сезнең белән бик яхшы таныш, балаларым сезнең кул астында укыдылар. Алар сезне яхшы яктан гына искә алалар. Әтиегез белән горурланып яшәгез, ул ил алдында бурычын үтәде, дип әйтәсем килә минем дә. Гәрчә хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөрсә дә. Әтиегезнең сугышчан юлы турындагы мәгълүматларны дәүләт архивларыннан эзләтеп карагыз, анда бит күпме ачылмаган серләр ята.
    Салихҗан абый! Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде, дип язасыз. Бу юлларны мин без сайлаган депутатларга, социаль яклау министрлыгына юллар идем. Урындагы җитәкчеләребез дә "Без законны үтәүчеләр" дип кенә утырмасыннар, шушы авыр чорны кичереп олыгайган кешеләргә игътибар итсеннәр иде. Безгә җылы сүз, якты йөз кирәк. Мәчкәрә авылыннан Вакыйф абый Зәйнуллин язган бит "Рәнҗеп китмәгез" дигән мәкаләсендә:"Иптәшем вафат булгач, беркем хәлемне белмәде", - дип. Өлкәннәр көнендә бәйрәм бүләген бирмәүләрен, үлемтеккә бирелгән акчаның аз булуын яза ул.
    Бу язмамны начар ният белән юлламадым, тәнкыйтьләү юлы белән генә дөреслек табылып, мәсьәләләр хәл ителә дигән фикерне алга куйдым. Язмамдагы шәхесләрнең күбесе вафат инде. Явызлык кылганнарының да, яхшылык эшләп киткәннәренең дә урыннары җәннәттә булсын. Алар миңа пышылдыйлар кебек: "Министр булсаң да, урам себерүче булып эшләсәң дә, "теге" дөньяда ике метр җир җитә. Якты дөньяда яшәгәндә яхшылык кылып калырга тырыш".


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: