Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшылык дөньяны коткарыр

    Леонардо Ди Каприо, Америка актеры һәм продюсеры: -Мин шактый вакытымны Африкада үткәрдем һәм кешеләрнең нинди проблемалар белән очрашуын күрдем. Өйгә кайтканнан соң, мин үзем тирәсендәге кешеләрнең бер генә проблемалары турында да ишетергә теләмәвемне аңладым. Африканың Кения дәүләтенә инде өч ел рәттән баручы бер төркем христианнар белән мин октябрь аенда әлеге...

    Леонардо Ди Каприо, Америка актеры һәм продюсеры:

    -Мин шактый вакытымны Африкада үткәрдем һәм кешеләрнең нинди проблемалар белән очрашуын күрдем. Өйгә кайтканнан соң, мин үзем тирәсендәге кешеләрнең бер генә проблемалары турында да ишетергә теләмәвемне аңладым.

    Африканың Кения дәүләтенә инде өч ел рәттән баручы бер төркем христианнар белән мин октябрь аенда әлеге илдә булдым. Газета укучыларга үземнең тәэсирләремне сөйләргә телим.

    Әйтергә кирәк, мин үзем христиан динен тотам. Менә шушы күңел халәтем мисионерлык эше белән юлга чыгарга этәрде дә инде. Аллаһ бит ачларга, мохтаҗларга, ташланган яки авыру кешеләргә ярдәм итү теләге тудыра.

    Ике ел элек мин Мәскәү семинариясенә укырга кердем, Кениягә барырга остазыбыз тәкъдим итте. Кешеләргә ярдәм итү өчен минем көчем дә, мөмкинлегем дә, теләгем дә булуын аңладым. Моңа мин ике ел буе әзерләндем: китаплар укыдым, илнең үзенчәлекләрен өйрәндем, догалар кылдым һәм акча тупладым. Акча белән миңа танышларым, дуслар, төрле евангелие чиркәүләреннән дини кешеләр ярдәм итте. Мин аларга бик рәхмәтле.

    Шулай итеп, тиешле сумманы җыйганнан соң, 2 октябрьдә без Мәскәүдән Кения башкаласы Найробига очтык. Күчеп утырулар, көтеп торуларны санамаганда, юлга 14 сәгать вакыт китте. Килеп җиткәч, сумкаларны хостелда (тулай торак, дисәң була) калдырып, шәһәр читендәге бик ярлы кварталларга киттек. Анда 600 мең кеше яши. Яшиләр дисәң, дөрес булмас, яшәү өчен көрәш бу. Әлеге урыннар турында бик күп китаплар һәм мәкаләләр укыган булсам да, анда килеп, чүп-чар, канализация, калдыкларның сасы исе борынга бәрелүгә, биредәге тормыш турында берни белмәвемне аңладым. Ярлы кварталларда ак кешеләргә куркыныч, шуңа күрә безне җирле кешеләр озатып йөрде. Фотога һәм камерага да төшерергә ярамый.

    Андагы яшәү шартлары белән таныштырыйм әле. Электр уты юк. Канализация юк. 6-7 кешелек гаилә 3х4 метр зурлыктагы өйдә көн күрә. Хәер, аны өй дип әйтү кыен. Мин үзем районыбызның Түбән Үрәс авылында туып үстем һәм шуны әйтәсем килә: безнең сыер абзарлары андагы өйләрдән күпкә әйбәт һәм җылы. Кагыйдә буларак, ата-аналары, әгәр карават булса, шунда йоклый, балалар - идәндә. Карават чаршау белән бүленеп алына, почмакта ләгән һәм савыт-саба тора - бу аларда кухня дип атала. Шушы "өй" өчен алар әле акча түлиләр. Күп кенә ата-аналарның балаларын укыту өчен акчалары юк. Ашау турында әйтеп тормыйм, алар безнең кебек көненә 3-4 тапкыр ашамыйлар, әгәр кич белән бер тапкыр ашау эләксә, бу алар өчен бәхет.

    Шуңа күрә христианнар, мондый проблемаларны күреп, гомумбелем бирү мәктәпләре ача башлаганнар. Биредә балалар, белем алудан тыш, иртәнге һәм төшке аш белән тамак ялгый алалар. Мәктәптә сабыйларга аларны яратулары турында фикер җиткерелә. Балалар мәктәптә иртәнге 6 сәгатьтән кичке 4-5 сәгатькә кадәр, ягъни мөмкин кадәр озаграк булалар, чөнки алар өйләрендә ачлык һәм җәбер-золымнан башканы күрмиләр.

    Кениядәге олы йөрәкле бер гаилә турында сөйләргә телим. Бервакыт Найробиның ярлы районында яшәүче кешеләрне өйләреннән куып чыгарганнар да, чүп ташый торган машиналарга төяп, чүплеккә илтеп ташлаганнар. Йортсыз-җирсез, азыксыз калган бу кешеләр беркемгә кирәк булмаган. Балалар үлә башлаган. Ул елны 418 бала үлгән, аларны җирләмичә, канализациягә генә тотып атканнар. Бер гаилә, шул хакта белеп, үзләренең җыйган акчаларына мәктәп ачкан. Бу 1996 ел булган. Акчалары тик бер айга гына җиткән, әмма төрле илләрдән ярдәм кулы сузучы иганәчеләр, дини кешеләр булышлыгы белән мәктәп әле дә эшләп килә. Мәктәп ачылганнан бирле бер бала да үлмәгән! Аллага шөкер!

    Бу мәктәптә без хезмәткәрләргә балаларны ашатырга булыштык. Иртәнге аш мондый: 3-6 яшьлек балаларга - сөтле чәй һәм икешәр кисәк ипи, олыракларга - чәй белән өчәр кисәк ипи. Мондый ризык өчен аларның ничек рәхмәтле булуларын әйтеп бирер сүзләр юк. Безнең килүебез хөрмәтенә биредә бәйрәмчә төшке аш бирелде: тозсыз һәм тәмләткечләрсез пешерелгән дөге, кишер белән пешерелгән ясмык. Кайберәүләргә бәрәңге эләкте, бу алар өчен бик зур сөенеч иде. Гадәти көннәрдә төшке аш пешкән ясмык яки ногыт борчагыннан тора. Бу мәктәптә кызлар бик күп, алар мәктәп интернатында яшиләр, чөнки өйләрендә әтиләре тарафыннан һәм урамда аларны җәберләүләр көтә. Әмма бу проблема хәзер малайларга да кагыла, шуңа күрә биредә алар өчен тагын бер интернат ачарга җыеналар. Бу балаларның бик кызыксынучан булуын да әйтеп китәсем килә. Без өлкән сыйныфларда дәресләр үткәреп, Россия турында сөйләгәндә, алар безне кызыксынып тыңладылар.

    Вакытыбызның күп өлешен без Моло авылындагы балаларны тернәкләндерү үзәгендә үткәрдек. Бу авыл Найробидан биш чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 45 бала тәрбияләнә. 25е шушында яши, башкалары - авылда. Әмма алар ач булганлыктан, үзәк аларны үз канаты астына алган. Бу балалар ташландык: кайсысын тәрәзәдән тотып атканнар, чөнки кирәк булмаган, кайсысын урманга илтеп куйганнар, шуннан соң ул күрми башлаган, эпилепсия авырулы булып яки имгәнеп калган, кайсыныңдыр аягын кисәргә туры килгән. Бу - чынбарлык. Үзәк директоры Флоренс - мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше, ул беркем дә теләмәгән эшкә алынган. Җәмгыятькә файда китерми торган инвалидлар беркемгә дә кирәкми анда. Без аннан күп нәрсәгә өйрәндек. Иртәнге сәгать 7дән кичке 4кә кадәр без эшләдек: буядык, егетләр стеллажлар ясадылар, ватылган әйберләрне төзәттеләр. Ә сәгать 4тән соң җиденче яртыга кадәр без балалар белән дин дәресләре үткәрдек. Беләсезме, алар безнең өчен үрнәк булдылар, алар безне канәгать булырга, азга гына да шатланырга, көчсезрәккә ярдәм итәргә өйрәттеләр. Саулыклары яхшырак булганнарының сәламәтлеге начаррак балаларга булышканнарын күрдек. Мин шуңа сөенәм, без шактый гына хуҗалык эшләре башкардык, үзәккә синтезатор, балаларга аяк киемнәре бүләк иттек, үзәккә һәм ярлы районда яшәүчеләргә бераз акча калдырдык. Кагыйдә буларак, бер пар аяк киемен балалар бер ел кияләр икән. Без бу бүләкләрне биргән көнне авылда яшәүче балаларны иртәрәк җибәрергә куштылар, чөнки җирле халык яңа аяк киемен тартып та алырга мөмкин икән. Менә шундый курку хисе белән яши биредә нәниләр. Балачаклары шундый аларның.

    Ә бит мондый балачакны матурларга мөмкин. Безнең командадан күпләр берничә бала өчен иганәче булу турындагы карарга килделәр. Мәскәүдәге яшь Новоселовлар гаиләсе ай саен өч балага акча җибәреп торачак. Мин үземнең дус кызым белән тернәкләндерү үзәгендәге ике кызга - Мэри һәм Джейнга бераз акча җибәреп торырга булдык. Мэри ВИЧ-инфекцияле, аның аягына операция ясатырга кирәк, ул үзе мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Джейн карт әбисе белән яши һәм еш кына ач була, чөнки әбисе аны туйдыра алмый. Мондый балалар күп. Кем ярдәм итәр соң аларга, без дә булышмасак?

    Минем бу язмамны укып, әгәр мондый изге теләгегез бар икән, 891787677703 телефонына шалтырата аласыз.

    Күпләр Россиядә дә ятимнәр, авырулар күп, дип әйтергә мөмкин. Биредә ярдәм итәсе урынга Африкага баргансың дип, мине гаепләүчеләр дә булыр әле. Тик алар безнең үз илебездәге балалар йортларына да баруларыбыз, мохтаҗларга булышуыбыз хакында белмиләр. Шулай да минем Африка балалары өчен йөрәгем сыкрый, чөнки ачлык - коточкыч хәл. Аллага шөкер, бездәге балалар йортларындагы ятимнәр тук! Бу йортларда тәрбияләнүчеләр кимесен, һәр баланың үз гаиләсе булсын, дип хыялланам мин.

    Кениягә бару миңа гыйбрәт булды. Россиядә без бик әйбәт яшибез икән. Булмаган проблемаларны уйлап чыгарабыз. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәгез. Гаиләгез, эшегез булганга, тыныч төннәргә һәм табыныгыздагы ризыкларга шатланыгыз.

    Эльвира ЖОМБИНА

    фото: http://afisko.ru/forum/18-1324-1

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: