Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшы яшәү өчен теләк тә, хезмәт тә кирәк

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты март аенда авыл эшмәкәрләре җыены үткәреп, Чувашия Республикасындагы Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларына баруны оештырган иде. Җыенда катнашкан райондашларыбыз әлеге авыллар, алардагы тормыш-көнкүреш турында сокланып сөйләделәр. Ул төбәк турында телевидение тапшыруларын да караган бар. Әмма йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең әйбәтрәк диләр бит. Күптән түгел...

    Реклама

    Беренче тәэсирләр
    Дүрт сәгатьлек юл узганнан соң, ниһаять, Батыр районына килеп җиттек һәм... көтмәгәндә Шыгырдан авылына тап булдык. Баксаң, район үзәге белән Рәсәйдәге иң зур авылларның берсе булган Шыгырданны олы юл гына аерып тора икән. Шунда ук авылның поселокка караганда төзегрәк, матуррак булуы күзгә ташланды. Берсеннән берсе купшырак икешәр, өчәр катлы йортларны, өй түбәсе белән тоташ зур-зур бизәкле тимер капкаларны күреп таң калдык. Капка төбе саен 2-3 техника. Безне каршы алган җирлек башлыгы Рәшит Купкенов: "Кар яңа гына эреп бетте. Шуңа урамнарны җыештырырга, юлларны рәтләргә өлгермәдек әле. Гаеп итмәссез инде", - дисә дә, биредә төзелеш материалларына күмелгән урамнарны да, чүпкә баткан урыннарны да күрмәдек. Үзәк урамга асфальт түшәлгән, калган юллар вак таш белән ныгытылган.
    -Урам юлларының гомуми озынлыгы 33 чакрымга сузыла. Ел саен май аенда чакыр-чокырларга таш салып, юлларны төзәтеп чыгабыз, - ди Рәшит әфәнде.
    Әлеге авыл җирлеге ике торак пунктны: Шыгырдан белән Кызыл Камышны берләштерә. Ике авылда 1688 хуҗалык исәпләнә, 5770 кеше яши. Шыгырдан зур темплар белән үсә. Берничә ел элек 160 җир кишәрлеге бирелгән булган, аларда инде йортлар калкып чыккан. Тагын 500 җир кишәрлеге бүленгән. Яшьләр читкә китми, авылда гаилә кора. Шуңа сабыйлар да күп туа. Мәктәпкәчә яшьтәге 500дән күбрәк бала булу үзе үк авылның киләчәге зур булуы турында сөйли.
    Бер җирлек башлыгы, аның берничә хезмәткәре генә 583 гектар җир биләгән авылга күз-колак булып бетә алмый, әлбәттә. Шуңа һәр урамнан бер җаваплы кеше сайлап куелган. Ул шул урамдагы һәр нәрсә өчен - юлларның төзеклеге, гаилә хәлләре, ут-су белән тәэмин ителеш, яшеллекне саклау - барысы өчен җавап бирә. Шуңа да вәкил итеп, гадәттә, актив, башкалар хөрмәт итә торган кешеләрне билгелиләр.

    Динле халык -
    тәртипле халык
    Авыл буйлап сәяхәтебезне 2010 елда халык көче белән сафка баскан, "Өч сәхәбә" җәмигъ мәчете белән танышудан башлап җибәрүебез юкка гына түгел. Ул бөтен тирә-юнь мөселманнары өчен горурлык булып тора, чөнки башка авыл мәчетләреннән аермалы буларак, әлеге дин йорты махсус проект белән, Шәһри Болгарда хәрабәләр хәлендә яткан Хан мәчете үрнәгендә салынган. Җәмигъ мәчетнең эчке ягы да Алтын Урда, Болгар дәүләте, Урта Азиядә булган милли, төрки һәм татар халкына хас нәкышләр белән бизәлгән. Бизәкләрне Үзбәкстаннан килгән рәссамнар төшергән, ә догаларны диварларга Төркиянең гарәп язуы остасы иңдергән. Мәчет яңа булса да, аның тарихи тамырлары бар: нигезенә Шәһри Болгардан алып кайтылган кырык таш урнаштырылган, олы манарасы эченә дә Болгар мәчете михрабыннан сакланып калган бизәлеш ташлары куеп калдырылган. Әлеге мәчеттә 200 еллык мөнбәр дә саклана. Анда заманында мөселман дөньясының Шиһабетдин Мәрҗәни кебек күренекле дин әһелләре, галимнәре вәгазь сөйләгән. Мәчеттә ирләр, хатын-кызлар өчен аерым катлар ясалган, идәннәр җылытылган, Мәскәүдә махсус заказ белән тукылган калын келәмнәр җәелгән. Без моны мәчетнең имам-хатыйбы Рифкать хаҗи Крганов сөйләгәннәрдән һәм имамның хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе Рәүф Хафизовның "Өч мәчетнең бер гасырлык тарихы" дигән китабыннан укып белдек.
    Мәчет төзелеше чыгымнарын авыл халкы тулысы белән үзе күтәргән. Шулай ук мәчетнең баш имам-хатыйбы, мөфти Әлбир хәзрәт Кргановның ярдәме дә зур булган. Монда сүз берничә дистә миллион сумнар турында бара. Мәчетне тоту аена 15-18 мең сумга төшә икән. Ләкин моның авырлыгын күрмиләр, чөнки халык динле, Гает бәйрәмнәрендә берәр мең кеше җыела, ә җомга намазына 250шәр кеше йөри, диләр.
    - Әгәр халык дингә тартыла икән, аның тормышы турында күңел тыныч: ул инде эчеп-бозылып йөрми, җинаять кылмый дигән сүз. Шуңа яшьләрне дә мәчеткә тартырга тырышабыз. Мәчет ишегалдындагы фонтан янына да кичен егетләр, кызлар җыелып, эскәмияләрдә ял итеп утыралар. Ләкин эчү, сүгенү, тәртип бозу, чүпләү дигән нәрсә юк, - ди җирлек башлыгы.
    Авылда җиде мәчет, "Гөлстан" мәдрәсәсе халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Биредә Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте урнашкан.

    Авыл җитәкчедән уңган
    Кем белән генә сөйләшсәк тә, аның сүзләрендә Рәшит Зыятдин улына карата хөрмәт, ихтирам сиздек. Биредә ул җирлек башлыгы булып 9 ел элек эшли башлаган.
    -Шыгырданның хәле мактанырлык түгел иде ул вакытта. Юллар юк, язын-көзен тездән пычракка батарлык урамнарда халык тракторларда гына йөри ала иде. Бөтен җир төзелеш материаллары белән тулган. Кайчандыр көчле булган күмәк хуҗалык таралган, халык эшсез, акчасыз. Эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр дә күп иде. Иң беренче булып, вак таш салып, урам юлларын рәтләдек. 2003 елда өйләргә газ, су үткәрелде. Акрынлап яңа йортлар салына башлады. Халык эшмәкәрлек итүгә алынды, - дип искә алды үткәннәрне Рәшит әфәнде.
    Иң мөһиме - халыкта иртәгәге көнгә ышаныч уята алган ул. Төпле эше, шөгыле барлыкка килгән халыкның тормыш-көнкүреше җайга салына башлаган. Андыйлар акчага интекми, билгеле. Әмма биредә булган байлыкны башкалар белән бүлешә беләләр. Авылда нинди генә социаль мәсьәләләр хәл ителсә дә, ул эшмәкәрләр ярдәменнән башка узмый. Үзенең төзелеш оешмасы булган Ринат Әбделвәлиев, мәсәлән, мәчет төзелешенә генә дә 1 миллион сум акча бүлеп биргән. Шыгырданда составында 60-70 кеше - мәктәп директорлары, имамнар, эшмәкәрләр булган иҗтимагый совет эшли. Ул барлык бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә, авыл тормышының һәр тармагын күз уңаенда тота. Советның үз фонды бар, аңа теләгән һәркем үз өлешен кертә һәм бу акчалар булган проблемаларны хәл итү өчен кулланыла. Узган ел янгыннан зыян күргән ике гаиләгә шушы фонд ярдәме белән санаулы айлар эчендә өй төзеп биргәннәр. Мәдәни чаралар, спорт ярышлары үткәрү, урамнарны, юлларны, сулыкларны төзекләндерү, яңа парк ясау кебек эшләр дә шушы акчалар хисабына башкарыла. Әлеге совет каршында оештырылган аксакаллар шурасы, яшьләр оешмасы да һәркайсы үзенә кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнә һәм башкарган эшләренә караганда, берсе дә буш сүз сөйләү белән генә канәгатьләнми.
    Рәшит Зыятдин улы үзе дә көн үтсенгә йөрүчеләрдән түгел, тынгысыз, һәр нәрсәдән хәбәрдар булуы күзгә ташланып тора.
    -Дәүләттән нинди ярдәм каралган, барысын да алырга, файдаланырга тырышабыз. Барлык максатчан программаларда катнашабыз. 2006 елдан бирле банклардан 200 миллион сумнан артыграк ташламалы кредитлар алынды, - ди ул.
    Авылда ике урта мәктәп эшли. 2009 елда сафка баскан, 220 миллион сумга төшкән 400 урынлы яңа мәктәп ярты елда төзелгән. Биредә хәзер 367 укучы белем ала. Мәктәп заманча җиһазланган, зур спорт һәм актлар залы, китапханәсе, музее бар. Балалар башлангыч сыйныфларда татар телендә укыйлар, бер үк вакытта чуваш телен дә өйрәнәләр. Аннан укыту рус теленә күчә, татар теле дәрес буларак кына керә башлый. Балалар татарча, русча, чувашча иркен сөйләшәләр. Шыгырданда 160 урынлы балалар бакчасы бар. Нәниләр күп булу сәбәпле, ул гына ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмый, шуңа тагын бер 160 урынлык балалар бакчасы төзүгә керешкәннәр, аны сентябрь башында тапшыру планлаштырыла.

    Эшле кеше - ашлы кеше
    Шыгырданда күпчелек халык мал асрау хисабына көн күрә. Йортларның арткы ягына салынган зур сарайларда дистәләгән терлек тоталар. Узган ел мал хуҗалары 3 миллион литр сөт сатканнар. Литрын 10 сумнан дип исәпләсәк тә, кесәләргә 30 миллион сум акча кергән дигән сүз. Сөт җыючылар да - үз авылы кешеләре, биредә акча эшләү мөмкинлеге булган урыннарга - сөт, ит, тире җыю, төзелешләр һәм башка эшләргә читләрне кертергә ашкынып тормыйлар. Авылда көн саен якынча йөзләгән терлек суела диләр. Фермерларның берсе - Фәрит Чабатов иске ат абзарын үзгәртеп, зурайтып, сугым һәм эшкәртү цехы ачкан. Үпкә-бавыр, баш-аяк, терлекләрнең каны да әрәм ителми. Ит һәм үпкә-бавыр туры Мәскәүгә җибәрелсә, канны капларга тутырып, катырып, зоопаркка озаталар.
    Күмәк хуҗалык таркалгач, бушап калган терлек торакларын, ремонт мастерскойларын шәхси кулларга тапшырганнар. Кемдер анда маллар үрчетә, икенчеләре ит эшкәртә, өченчеләре төзелеш материаллары җитештерә. Бертуган Айдар, Радик, Айрат Бикмурзиннар ташландык хәлдәге мал абзарларын алып, үгезләр симертә башлаганнар. Монда шартлар бездәге яңа төзелгән, заманча җиһазландырылган гаилә фермаларыннан күпкә кайтыш булса да, иң мөһиме - эшкә теләкләре зур, авыл җирлеге башлыгы тарафыннан да һәрдаим ярдәм күрсәтелә.
    Хуҗалыкның иске техника паркына да хуҗа табылган. Миннерәис Хамбеков аны чистартып, капка-койма белән әйләндереп алган. Гаражга станоклар урнаштырып, профнастил ясауны җайга салган. Төзелешләр кайнап торган авыл өчен бик кирәкле товар бу. Шулай ук 8 кешене дә эшле иткән.
    500 еллык тарихы булган әлеге авыл халкының әнә шулай тулы канлы тормыш белән яшәвенә, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуына сокланып кайттык без.
    -Проблемалар бездә дә күп әле, аларны тулысынча хәл итү тагын 8-10 ел вакыт кирәк. Ул чагында авылыбыз танымаслык булып үзгәргән булыр, - дип озатып калды безне Рәшит әфәнде.
    Дистә ел эчендә Кукмарабыз да, шәт, бер урында таптанмас. Бездә дә халык эшчән, тырыш. Районыбыз территориясенә кайтып җиткәч, төзек йортларны, күңелгә якын басу-кырларны күреп, үз төбәгебез өчен дә горурландык. Шыгырданда шәп яшиләр, без дә алар янында төшеп калганнардан түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: