Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшы анадан яман бала тумас

    Ислам динендә гүзәл затларыбызның хакы бик югары. Ул һәркөнне хатын-кызны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өнди. Әлхәмдүлилләһ, гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Тәгалә Коръәнне иңдерде, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәтенә ияреп бәхеткә ирешү юлын күрсәтте. Кайсы гына ата-ана балаларының тәүфыйклы, тәртипле булып үсүен теләмәс тә, кем генә картлык көнендә алардан игелек,...

    Ислам динендә гүзәл затларыбызның хакы бик югары. Ул һәркөнне хатын-кызны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өнди. Әлхәмдүлилләһ, гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Тәгалә Коръәнне иңдерде, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәтенә ияреп бәхеткә ирешү юлын күрсәтте.

    Кайсы гына ата-ана балаларының тәүфыйклы, тәртипле булып үсүен теләмәс тә, кем генә картлык көнендә алардан игелек, миһербан, шәфкать өмет итмәс икән? Беребез дә ул-кызларны начарлыкка өйрәтмәсәк тә, әйләнә-тирәбездә нинди генә язмышлар юк.

    Бүгенге көндә күп гаиләләрдә ир белән хатын үз вазыйфаларын белмиләр. Шушы мәсьәләдәге аңлашылмаучылык гаиләдәге низагларга, хәтта аерылуларга да китерә. Шуның нәтиҗәсе буларак, бала тәрбияләү мәсьәләсе аксый. "Баланы кайчан тәрбияли башларга кирәк?" - дип сорагач, Гомәр (р.г): "Туганчы 100 ел элек",- дигән. Димәк, бала тәртипле булсын өчен 1-2 буын нәселнең дә юньле булуы шарт.

    Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч - бала тәрбияләү. Шул сәбәптән әни кешенең хакы да әти кешенекеннән артыграк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: "Хатыннар өстендә булган хакларның олучысы -ир хакы вә ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның олучысы ана хакыдыр дигән".

    Төрле вазыйфалар йөкләнгәнгә күрә Аллаһ Раббыбыз ирләр белән хатыннарның табигатен дә төрлечә яралткан. Ир-ат баш белән уйлап, фикер йөртүче, салкын канлы, хисләргә бирешмәүчән итеп яратылган. Ә әни кешегә гаиләдәге төп тәрбияче бурычы йөкләнгәнгә күрә, аның табигате йомшак, җылы. Ул ана - Аллаһ җылысын балаларына җиткерүче. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча эшне йөрәк аша эшләүче итеп яралткан. Ана карынында чакта ук дөрес тәрбия алган бала тәрбияле була. Туачак бала белән сөйләшергә, теләк теләргә, тәнеңне чиста тотарга, начар сүзләр сөйләшмәскә, хәрәм эчмәскә, гайбәт сөйләшмәскә, кыскасы, яхшылыкны балага ана карынында ук сеңдерергә тырышырга кирәк. Ананың тәүге тамчы сөтеннән үк балага аның әдәп-әхлагы, иманы, тәрбиясе керә. Шуның өчен мөселман ирләре баласын чын-чынлап кайгыртса, хәләл җефетенең тәкъва булуына да зур игътибар бирәчәк. Ә моның өчен гыйлемле булу кирәк.

    Сер түгел, бүгенге көндә мөселман гаиләләренең дә таркалуы еш күзәтелә. Уйланырга урын күп монда. Мөселман егет вә кыз корган гаилә учагының сүнү сәбәпләренең берсе дини тәрбия җитмәүгә кайтып кала. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр! Яшьләр Коръәнне, хәдисләрне дә өйрәнәләр, яхшы гамәл, әммә иң мөһиме - Ислам әхлагы юк! Ә аны каян аласы? Фәкать иманлы ата-анадан, әбидән-бабайдан, туганнардан, ягъни гаиләдән.

    Кызганыч, бүген Аллаһ биргән гармония югалды. Өебез тулы җиһаз, байлык күп, ә баланы тәрбияләп үстерә алмыйбыз. Байлыкны һәм үз-үзебезне яратабыз, балаларга бүлеп бирергә җылыбыз калмаган, барысын да мал-мөлкәт алып бетергән. Шуның нәтиҗәсе буларак, Аллаһ аңа әманәт итеп биргән нечкә хисләрне югалта, бала тәрбиясе икенче планга күчә. Аллаһ биргән җылыны баласына түгел, ә байлыкка биргән кеше картаймыш көнендә гаилә җылысын татып сөенә алмый. Байлыкның асылы - салкын: "Ул күзне сөендерсә дә, күңелне өшетә".

    Әүвәл заманда, әле сугыштан соң да әти-әниләрнең 7-8-10 бала тәрбияләрлек рухи көчләре булган. Ирләре сугышта һәлак булганнар да ничәшәр баланы аякка бастырганнар. Бүген зур өйләрдә, байлык-зиннәт эчендә, адәм рәтле итеп, 1-2 бала үстерә алмыйбыз. Болар барысы да ана зәгыйфьлегеннән һәм Аллаһ кануннарына буйсынып яшәмәүдән килә.

    Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Аллаһ безне гүзәл, хисле зат итеп яралткан икән, аңа шөкрана кылыйк, үз сыйфатларыбызны югалтмыйча, шундый гүзәл сыйфатлы балалар тәрбиялик.

    Бүген тормыш алып барырга сәләтсез ирләр күп икән, бу да бит безнең җимешләр. Ни өчен бер буынның эшләгән ялгышын алдагы буын да кабатларга тиеш? Заманадан зарланмыйча, тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче әти-әниләр турында күбрәк сөйлисе иде.

    Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Хатынның малына, матурлыгына, нәселенә, диненә карап никахланырга була, иң хәерлесе - диненә карап өйләнү", - дигән. Алда әйтелгән 3 сыйфат фани, ягъни кайчан да булса бер бетәчәк, ә менә иман - мәңгелек. Анасы иманлы бала нигездә иманлы тәрбия ала. Нык иманлы әниләр күбрәк булса, бүген җәмгыятебезне борчыган бик күп мәсьәләләр уңай чишелеш табарлар иде.

    Аллаһ Раббыбыз барчабызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, һәм, бала хәсрәтләре күрмичә яшәргә насыйп итсә иде.

    Хәдис: Пәйгамбәребез (с.г.в) әйткән: "Иң күркәм хатын-кыз - сафлыгын саклаган һәм иренә буйсынган хатын-кыз".

    Хәдис: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Сезнең иң яхшыларыгыз - хатыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булганнарыгыз, ә мин сезнең арада хатыннарыма иң яхшы мөнәсәбәттә".

    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресләрен baytalhikma.ru - "Бәйт әл-хикмә" онлайн мәдрәсә сайтында тыңларга мөмкин

    Гөлсинур АКСАНОВА

    фото: http://beyetherins.3dn.ru/news/lapochka_dochka_i_chetyre_synochka_skolko_detej_nuzh/2013-03-24-114

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: