Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ядегәр мәктәбе директоры Самара өлкәсенең Гали авылыннан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша

    Кая гына барсам да, Кукмара районыннан икәнлегемне белүгә: "Мул тормышта яшәүчеләр, тырыш халык алар", - дип мактыйлар. Итекчеләре, суган үстерүчеләре, металл сабыт-саба җитештерүчеләре, тырышып-тырмашып көн күрүче халкым белән һәрвакыт горурланып яшим. Тормышыбызны тагын да ямьлерәк, җитешрәк итү өчен нәтиҗәле эшләргә, кыю булырга кирәк икәнен, камиллекнең чикләре булмавын Самара өлкәсендәге Гали...

    Кая гына барсам да, Кукмара районыннан икәнлегемне белүгә: "Мул тормышта яшәүчеләр, тырыш халык алар", - дип мактыйлар. Итекчеләре, суган үстерүчеләре, металл сабыт-саба җитештерүчеләре, тырышып-тырмашып көн күрүче халкым белән һәрвакыт горурланып яшим. Тормышыбызны тагын да ямьлерәк, җитешрәк итү өчен нәтиҗәле эшләргә, кыю булырга кирәк икәнен, камиллекнең чикләре булмавын Самара өлкәсендәге Гали авылына барып кайтканнан соң аңладым. Районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәркемгә үрнәк булырлык, даны Татарстанга, Рәсәйгә таралган әлеге татар авылына сәяхәт оештырды. Аларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү, мактауга лаек шәхесләре белән танышу, ике арада дуслык җепләре сузуга юнәлдерелгән иде аның изге максаты.

    Телевизордан карау, укып белү үз күзләрең белән күрүгә җитми шул. Похвистнево районында урнашкан Гали авылында яшәүче халыкның булганлыгына, кәсеп итү, товар җитештерү, сату осталыкларына гаҗәпләнеп кайттык. 714 хуҗалыгы, 2031 кешесе булган авылның яшәешенә, халыкның тормышына ис-акылларың китәрлек. Аларда нәрсә генә җитештермиләр дә, ни белән генә шөгыльләнмиләр. Ипи, камыр ризыклары пешерү, пилмән, мантый ясау, үсемлек мае, хәләл казылык, ит продукцияләре җитештерү, помидор, кыяр үстерү саллы, мул акча керткәнгә бай яшиләр. Хуҗалыкларының ныклыгы, авылларының зурлыгы, төзеклеге, киләчәкләренең ышанычлы булуы турында сөйли. Галидә 14 фермер хуҗалыгы исәпләнә икән. Шәхси хуҗалыкларда 230 теплица бар. Аларда 1000 тонна помидор, 500 тонна кыяр үстерәләр. Кышкы салкыннарда да меңләгән помидор, кыяр үсентеләре үсеп утырган шул теплицаларның берничәсендә без дә булдык. Теплица төзү, яшелчәләрне утырту, үстерү технологияләрен җентекләп өйрәндек.

    Урал таулары итәгендәге аланда төзелгән "Авыл җайлылыгы" дип исемләнгән агротуризм үзәге безне таң калдырды. Авыл җирлегендә шушындый күркәм үзәкнең төзелүе, эшләве, балалар, халык өчен тудырылган уңайлыклар чын мәгънәсендә хикмәт. Монда кафе, кунакханә, теннис, бильярд бүлмәләре, спорт уеннары һәм балалар өчен махсус мәйданнар, авыл халкы тормышын, хезмәтен чагылдыручы "Татар авылы йорты" таудан чаңгы-чана шуу комплексы, атлар абзары, хәтта дөя дә бар. Анда пейнбол уйнарга, квадроциклларда, атлар-пониларда, кар чаналарында йөрергә мөкин. Сатып та аласы юк, кил дә рәхәтләнеп куллан гына. Боларның барысын шәхси эшмәкәр, "Туган тел" җәмгыяте рәисе, "Хәләл" цех хуҗасы Расих Латыйповның хәләл көче белән тапкан акчасына эшләтүе сокландырды мине.

    Белем йорты безне нәрсә белән шаккатырыр икән дигән уйлар белән мәктәп бусагасын атладык. Мәктәпләренә капиталь ремонт ясалган, заманча, зәвыклы итеп эшләнгән, матди-техник базасы яхшы. 252 баланың белем алуы, укучыларның конкурсларда, олимпидаларда яулаган уңышлары белән мактана алалар. Мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаевның матди яктан бернинди мохтаҗлык күрмәгәннәрен сөйләгәндә көнләшү хисләре кичердем. Ел саен мәктәпкә әти-әниләр 300-400 мең сумлык спонсорлык ярдәме күрсәтүен, Мәскәүдә яшәүче авылдашларының мәктәп ремонтына 25 миллион сум акча бирүен белгәч, яшәп тә күрсәтәләр икән монда дип уйладым. Җирлеге бай, әти-әниләр терәкле булганга, мәктәпләрендә дә муллык, җитешлек белән яшәүләре күренеп тора.

    Үзләренең диннәрен, телләрен саклап кала алган бу авылда 3 мәчет һәм мәдрәсә бар. Мәчетләргә өлкән буын гына түгел яшьләр дә, балалар да йөри икән. Бер генә кибетләрендә дә спиртлы эчемлекләр сатылмый. Эчүчеләр, эшсез азып-тузып йөрүчеләр дә юк монда. Һәммәсе кешедән калышмаска тырышып, тормышның якасына теше-тырнагы белән ябышып яшиләр. Билгеле, эш урыннары белән тәэмин ителгәндә, тәртипсезлеккә дә урын юк, рәхәт тормыш эзләп читкә дә китмиләр. Гали авылы халкының тормышын күргәннән соң, бернинди авырлыкларга бирешмичә, курыкмыйча эшкә алынырга һәм аны нәтиҗәле итеп башкарырга кирәклегенә төшендем. Әлеге сәяхәттән без таң калып, канатланып кайттык. Гали авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе колллективы белән кукмаралылар арасындагы хезмәттәшлекнең беренче нигез ташлары салынуы ике як өчен дә уңышлы булды. Һәрбарчабыз дуслык күперенең ныклы, киләчәкле булуына өметләнде.

    Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, Ядегәр мәктәбе директоры

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: